Үпкә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Үпкәкеше һәм күп кенә коры җир хайваннарының күкрәк куышлыгында урнашкан сулыш органы.[1] Җир өсте умырткалылары үпкәләре белән сулыйлар. Үпкәләр күп сандагы кан тамырларының куе челтәре белән капланган ячейкалардан торган капчыкларга охшаган. Үпкәләрнең ячейка сыман төзелеше аларны эчке өслеген күп тапкырлар арттырырга мөмкинлек бирә. Җир өсте умырткалылары арасында үпкәсез хайваннар да очрый. Мәсәлән үпкәсез саламандралар, алар тире аша сулыйлар.

Сулыш вакытында газлар алмашы бара. Организмга кислород керә, организмнан углекислый газга бай һава чыгарыла. Яшәү өчен кислородның даими кереп торуы кирәк, ә организмда аның запасы юк. Кислород ни өчен кирәк? Чөнки кислород катлаулы органик матдәләрнен таркалуы белән бара торган химик процессларда катнаша. Бу процесс вакытында организмның тереклек эшчәнлеге, үсүе, хәрәкәтләнүе, туклануы, үрчүе һәм башка бик күп процесслар өчен кирәкле энергия аерылып чыга.

Искәрмәләр[үзгәртү]