Метаболизм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гемоглобин структурасы. Протеин берәмлекләре — кызыл һәм зәңгәр төстә, тимер булган гемнар — яшел төстә.

Метаболи́зм (грек. μεταβολή — «әверелү, үзгәреш»), яки матдәләр алышынуы — тере организмда тереклекне саклау өчен зарур булган химик реакцияләр җыелмасы. Бу процесслар организмнарга үсәргә һәм үрчергә, үз структураларын саклап калырга һәм тышкы тәэсирләргә җавап кайтарырга ирек бирәләр. Метаболизм гадәттә ике баскычтан тора: катаболизм барышында катлаулы органик матдәләр гади матдәләргә таркалалар; анаболизм барышында энергия чыгымнары белән аксымнар, шикәр, майлар һәм нуклеин кислотасы кебек матдәләр барлыкка килә.

Матдә алышынуы организм күзәнәкләре һәм составының даимилеге кан әйләнеше ярдәмендә тәэмин ителүче күзәнәкара сыекча арасында урын ала.

[үзгәртү] Катаболизм

Төп мәкалә: Катаболизм

Катаболизм дип шикәрләр, майлар һәм аминокислоталарның чагыштырмача зур булган молекулаларының таркалуына китергән метаболик процесслар атала.

[үзгәртү] Анаболизм

Төп мәкалә: Анаболизм

Анаболизм дип энергия чыгымы белән баручы катлаулы молекулаларның биосинтезының метаболик процесслары атала.

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә