Бактерияләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Бактерияләр
Бактерияләр
Кишечная палочка (Escherichia coli)
Фәнни классификация
Өспатшалык: Төшсезләр
Патшалык: Чын бактерияләр
Латин атамасы
Bacteria

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

ITIS 202421
NCBI 2

Чын бак­терияләр — 3 млрд чамасы ел элек күренә башлаган борынгы орга­низмнар. Бактерияләр микроскопик кечкенә, ләкин аларның тупланмаларын (колонияләрен) еш кына микроскопсыз да күреп була. Күзәнәкләренең формасы һәм үзенчәлекләре буенча чын бакте­рияләр берничә төркемгә бүленә: шар формасындагы кокклар;

Бактериаль күзәнәк өслегендә гадәттә төрле камчылар һәм төкләр күренә. Болар — хәрәкәт органоидлары, алар ярдәмендә бактерияләр шуышып хәрә­кәтләнә. Төзелеше белән алар үсемлек­ләр яки хайваннарның камчыларыннан һәм керфекчекләреннән аерылып тора. Кайбер бактерияләр «реактив» ысул белән лайла чыгарып хәрәкәтләнә. Прокариотларның күзәнәк стенкасы бик үзенчәлекле төзелгән һәм аның соста­вында эукариотларда, ягъни күзәнәк­ләрендә формалашкан төше булган ор­ганизмнарда (мәсәлән, үсемлекләрдә һәм хайваннарда) очрамый торган кушыл­малар була. Гадәттә алар шактый нык. Аның нигезен целлюлозага, яки клет­чаткага якын матдә тәшкил итә. (Клет­чатка — үсемлек күзәнәге стенкасын төзүче катлаулы углевод.) Күп бактерия­ләрнең күзәнәк стенкасы лайла белән капланган. Цитоплазма үзен күзәнәк стенкасыннан аерып торучы мембрана белән чикләнгән.

Цитоплазмада мембраналар аз һәм алар тышкы цитоплазматик мембрана чыгынтыларыннан гыйбарәт. Мембрана белән чикләнгән органоидлар (митохон­дрияләр, пластидлар һ. б.) бөтенләй юк.

Төшсезләрнең эволюция процессы

Аксымнар синтезы эукариотлардагыдан кечкенәрәк рибосомаларда бара. Терек­лек эшчәнлеген тәэмин итүче барлык ферментлар цитоплазмага таралган яки цитоплазматик мембрананың эчке өсле­генә береккән.

Бүленү һәм үрчү[үзгәртү]

Гадәттә прокариотлар икегә бүленеп үрчи. Башта күзәнәк озыная, анда акрынлап аркылы бүлге ясала, ә аннан соң бала күзәнәкләр аерылып китә яки үзенчәлекле төркемнәр — чылбыр, пакет һ. б. хасил итеп бәйләнгән хәлдә кала (бактерияләрдә).

Уңайсыз шартларда күп бактерияләр споралар хасил итәләр: нәселдәнлек материалын йөртүче цитоплазманың бер өлеше аерыла һәм күп катлаулы калын капсула белән каплана. Күзәнәк «кипкән» кебек була — матдәләр алмашы процесслары туктала. Бактерияләрнең споралары бик тотрыклы; кипкән хәлдә алар тереклек сәләтен озак еллар буена саклый һәм, антибиотиклар белән актив дәвалануга да карамастан, авыру кеше организмында исән кала ала. Споралар җил һәм башка юллар белән тарала. Уңайлы шартларга эләгеп, спора актив бактериаль күзәнәккә әверелә.

Туклану[үзгәртү]

Бактерияләр, энергия алу өчен, төрле органик һәм неорганик кушылмаларны һәм кояш нурларын файдаланалар. Күпчелек бактерияләр — гетеротрофлар (грекча «гетеро» — төрле һәм «трофос» — тукландырам), ягъни алар әзер органик матдәләр белән тукланалар яки башка организмнарда, шул исәптән кешедә дә, паразитлык итәләр. Күзәнәкләре күперчекләр белән тоташкан кайбер колониаль бактерияләр үзенә бер төрле җепселле структуралар барлыкка китерәләр. Мондый колонияләр, хәрәкәтләнеп, вак тере организмнарны (бактерияләрне, иң түбән төзелешлеләрне һ. б.) эләктерәләр, аларны чолгап алалар һәм кайнаталар.

Автотроф (грекча «авто»—үзем һәм «трофос»— тукландырам) бактерияләр аз. Аларның бер өлеше, хемосинтезга сәләтле булып, үз тәнен төзү өчен кирәкле органик матдәләрне неорганик матдәләрдән барлыкка китерә. Моның өчен алар неорганик кушылмалар оксидлашканда аерылып чыккан энергиядән файдалана. Кайбер прокариотлар неорганик молекулалардан органик молекулаларны фотосинтез процессында кояш нурлары энергиясе исәбенә барлыкка китерә. Кислородка карата мөнәсәбәте буенча, бактерияләр аэробларга һәм анаэробларга бүленә. Аэроблар — фәкать кислородлы тирәлектә генә яши ала торган бактерияләр. Анаэроблар кислородсыз тирәлектә яши. Болардан тыш, кислородлы һәм кислородсыз тирәлекләрдә дә яши алучы бактерияләр төркемнәре билгеле.

Бактерияләр әһәмияте[үзгәртү]

Табигатьтә бактерияләр гаять киң таралган. Алар, туфракта урнашып, анда органик матдәләрне — үлгән хайван һәм үсемлек калдыкларын таркатучылар булып торалар. Органик молекулаларны неорганик молекулаларга әверелдереп, бактерияләр планета өслеген черек калдыклардан чистарталар һәм химик элементларны биологик әйләнешкә кертәләр.

Кеше тормышында да бактерияләрнең роле гаять зур. Мәсәлән, күп кенә азык һәм техник продуктларны табу әчеткеч бактерия­ләрдән башка мөмкин булмас иде. Бактерияләрнең тереклек эшчәнлеге нәтиҗәсендә әчегән сөт, кефир, сыр, кымыз, шулай ук ферментлар, спиртлар, лимон кислотасы ясала. Азык продуктларын тозлау шулай ук бактерияләр эшчәнлегенә бәйле.

Үсемлек һәм хайван организмында яшәп, аларга билгеле бер файда китерүче бактерияләр дә очрый. Алар симбионтлар (латинча «сим» — бергә, «биос» — тереклек) дип атала. Мәсәлән, төерчек бактерияләре. Алар, кайбер үсемлекләрнең тамырларына урна­шып, туфрактагы һавадан газсыман азотны үзләштерергә сәләтле һәм, шул рәвешле, бу үсемлекне тереклек эшчәнлеге өчен кирәкле азот белән тәэмин итә. Үсемлек корыганнан соң, туфрак азотка баеп кала. Бу процесс бактерияләр катнашында гына була ала. Прокариотларның башка төрләренең вәкилләрен «ашаучы» ерткыч бактерияләр барлыгы билгеле.

Бактерияләрнең зарарлылары да күп. Аларның төрле төрләре азыкка үтеп, үзендә барган матдәләр алмашы нәтиҗәсендә, кеше өчен агулы матдәләр бүлеп чыгара һәм азыкны боза. Патоген (грекча «патос»— авыру һәм «генезис»— килеп чыгу, туу) бактерияләр аеруча куркынычлы. Алар кешедә һәм хайваннарда үпкә ялкынсынуы, туберкулез, аппендицит, сальмонеллёз, чума, ваба һ. б. шундый авырулар китереп чыгара. Бактерияләр үсемлекләрне дә зарарлый.

Кулланылган чыганаклар[үзгәртү]

  • Захаров В.Б., Сонин Н.И. Биология.Тере организмнарның күптөрлелеге = Биология. Многообразие живых организмов. / Сонин Н.И.. — М: Дрофа, 2003. — ISBN 5-7107-8300-5

Шулай ук карагыз[үзгәртү]