Домен (биология)
Домен (лат. Domain) — биологиядә таксоннарның иң зуры. Домен патшалыктан (өспатшалыктан) биегрәк тора.
1990 елда Карл Везе белән кертелгән. Везе организмнарны 3 доменга бүлгән:
- архейләр (лат. Archaea);
- бактерияләр (лат. Bacteria);
- эукариотлар (лат. Eukaryota).
Бу классификациянең яңалыгы прокариотлар (лат. Procaryota) доменының археяләргә һәм бактерияләргә аеруында. Әмма прокариотлар һәм эукариотлар хәзер дә ике империя булып саклана.
Соңрак вируслар (лат. virus) доменын куша алалар. Хәзерге вакытта вирусларның рангы билгесез.
Кайвакыт археяләрне, бактерияләрне, эукариотларны һәм вирусларны Биота (лат. Biota) супердоменына (өсдоменына) берләштерәләр.
Башка классификацияләрдә Тереклек 5 патшалыкка бүленә (алардан биегрәк ранг юк): прокариотлар, протистлар (лат. Protista), гөмбәләр (лат. Fungi), үсемлекләр (лат. Plantae), хайваннар (лат. Animalia) (соңгы дүртләре эукариотларга тигез).
Чыганаклар [үзгәртү]
|
|
||
|---|---|---|
| Домен - Domain > Патшалык - Regnum > Тип - Phylum, Divisio > Сыйныф - Classis > Тәртип - Ordo > Гаилә - Familia > Триба - Tribus > Ыру - Genus > Төр - Species | ||