Халык театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халык театры latin yazuında])

Халык театры — даими труппалы һәм тулыканлы репертуарлы үзешчән театр.

"Халык театры" исеме иң көчле профессиональ булмаган коллективларга бирелә, әгәрдә аларның спектакльләр һәм чыгышлар ясарга шартлары булса.

Халык театрлары Россиядә XIX гасыр уртасында пәйда булалар. СССРда 1959 елдан башлап рәсми статус һәм финанслау алалар.

1974 елда СССРда ике меңнән артык халык театры исәпләнгән, шул исәптән иллесе - музыкаль халык театры. Татарстанда халык театры исеменә лаек йөздән артык үзешчән коллектив бар. Соңгы елларда иң яхшы коллективларның һөнәри театр, дәүләт яки муниципалитет тәэминатында торучы стационар театрларга әйләнү тенденциясе күзәтелә.[1][2]

Татарстанда Халык театрлары өчен даими “Идел-йорт” республика халык театрлары фестивале уздырыла.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әтнә театры
  2. Буа театры(үле сылтама)
  3. “Идел-йорт” X республика халык театрлары фестивале тәмамланды/ "Ватаным Татарстан", 2010(үле сылтама)