Әстерхан
Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
| Шәһәр
Әстерхан
|
Әстерхан – Иделнең тамагында урнашкан шәһәр. Әстерхан өлкәсе башкаласы.
Әстерханда халыкның 79,3%ын урыслар, 7,7% татарлар, 4,2% казакълар тәшкил итә. Шәһәр Каспий буе түбәнчелегенең 11 утравында, Идел тамагының өске өлешендә урнашкан. Төп өлеш иделнең сул ярында урнашкан, уң якта 20% халык яши. Идел аша 2 күпер салынган. Барлык күперләр саны – 30. Әстерхан Идел буйлап 45 чакрымга сузылган.
Шәһәрдә биш югары уку йорты (Дәүләт техник университеты, Медицина академиясе, Дәүләт педагогия институты, Сарытау юридик институты филиалы, Рыбный институт), шулай ук ике театр (рус һәм татар) белән дәүләт консерваториясе, картиналар галереясы һәм биш дәүләт музее бар.[2]
Эчтәлек |
Тарихи мәгълүмат [үзгәртү]
1552 елның 12 октябрендә Иван Грозный Казан ханлыгын яулап алганнан соң, аның башкисәрләре 1554 елны Әстерханга яу белән чыгалар. Алар су юлы белән аска төшәләр дә, тар гына участокта Иделгә хуҗа булып, Кремльне сугышып кулга төшерәләр. Җиңелгән Друбиш хан хәзерге Царев елгасы (елга буенча хан чигенгәнгә күрә бу суны Царев суы дип йөртә башлыйлар) буенча Дагстанга кача. Бу әле Әстерханны тулысынча алу булмый. Урыс хөкүмәте 1554-1558 елларда Хаҗитархан киңлекләрен, мал-мөлкәтен үзләштерә.[3]
Хаҗитархан урыс кулына төшкәнче үк Иделнең ике ягында да бер үк вакытта яшәп килгән. Сул якта нугай татарларының кышкы ставкалары, Караван сарай булып, ике якны тоташтыручы кичү эшләгән. Су аз вакытта кышын ул туңа торган булган. Әстерханның сул ягында: хәзерге Кремль урынында татар Кремле булып, анда мәчетләр эшләп килгән (алар җимертелеп, өсләренә хәзерге чиркәүләр салынган), Кремльдә әүлияләр, изгеләр күмелгән булган. Кара Дауыт әүлиянең кабере хәзер дә Кремльдә саклана, тик инде ул, христиан дине изгеләре рәтенә күчерелеп, кабер өсте дә үзгәртелгән. Облвоенкомат урынында элек Девичий монастырь иде. Хаҗитархан тарихы исә монда Дәрбиш Гали ханның (Хаҗитархан елъязмасына ул Друбиш Али дип тә кереп китә) ставкасы, хан мәчете булган дип күрсәтә. Кремль тирәсендә урнашкан Аккош күле (ул элеккеге Иделнең бер кисәге) алдында "Газпром" үзенә мәһабәт, зур замана бинасы төзеп куйды. Бина нигезен төзе¬гәндә борынгы мөселман каберләре килеп чыккан. Татар базары Идел ярында урнашып, аңа килеп туктаган сәүдәгәрләр Хаҗитарханга Татар капкасы аша уза торган булганнар. Татар базары түбәсе (калкулык) өстендә Иван Золотоус чиркәве бар, анда элек хан мәчете һәм хан каберлекләре булган. Чиркәү эчендә хәзер дә 3 мөселман кабере урыны билгеле. Хрис¬тиан дине руханилары бер кабер урынына, атап килгән мөселманнарны, монда Фатыйма әүлия күмелгән, калган икесенең исемнәрен белмибез, дип бер почмакка китереп бастыралар. Кайбер татарлар бу урынга килеп, нәзер әйтеп, аннан чиркәүгә кереп садака да салалар.
Әстерхан татар халкы [үзгәртү]
Әстерханның татарлар күмәкләп яши торган борынгы Тияк бистәсе бар. Кайчандыр Тияк гөрләп торган. Бистәнең унбиш җирендә унбиш мәчеттә азан әйткәннәр. Буйдан-буйга сузылган Менжинский урамы буйлап трамвайлар йөргән. Хәзерге Тиякнең урамнары чакыр-чокырлы. Өйләре күбесенчә электән калган кечкенә агач йортлар тезелеп. Татарлар өчен икенче истәлекле урын – әле дә сафтагы Татар базары.[4]
XX гасыр башында Әстерхан бөтен Түбән Идел буена мәгърифәт нуры чәчкән. 1906-1914 елларда монда дистәләрчә татарча газета-журнал чыккан. “Идел”, “Прогресс дәлиле”, “Мизан”, “Халык” шундыйлардан. 1907 елда татар театры барлыкка килгән. Аннан “Вулкан” театры үскән. Мөселманнарның мәчетләре, даруханәләре. Тияктәге “Кызыл Шәрык” бинасында татарча кинолар күрсәтелгән. 1928 елда шунда Һади Такташ эшчеләргә төнге сәгать 3кә кадәр үзенең әсәрләрен укыган. Мөхәррире Габдрахман Гомәри, җаваплы сәркатибе Сәгыйть Рәмиев булган “Идел” газетасына 1911 елда Тукай да килеп киткән.
Әстерханда туып-үскән танылган шәхесләр [үзгәртү]
- Зәйни Солтан
- Гали Ильясов (актер)
- Мәрзия Давытова
- Газиз Иделле
- Гөлсем Мөхәммәдова
- Җиһанша Фәйзуллин (1904-85)
- Ибраһим Дубин (1921-96)
- Исмаил Йосыпов (1922-92)
- Зиннур Нурмөхәммәтов (1941-2003)
- Абдулла Дубин
- Ринат Дасаев
Мәчетләр [үзгәртү]
Искәрмәләр [үзгәртү]
|
|
||
|---|---|---|
| Шәһәрләр: Әстерхан | Актүбә | Знаменск | Камышак | Нариманов | Хәрәбәле
Районнар: Актүбә районы | Володарский районы | Янтау районы | Икряное районы | Камышак районы | Красный Яр районы | Лиман районы | Нариманов районы | Идел буе районы | Хәрәбәле районы | Янкала районы |
||
|
|
||
|---|---|---|
| 1 000 000нан артык кеше | Мәскәү • Санкт-Петербург • Новосибирск • Екатеринбург • Түбән Новгород • Самара • Омск • Казан • Чиләбе • Тындагы Ростов • Уфа • Волгоград | |
| 500 000 — 1 000 000 кеше | Пермь • Красноярск • Воронеж • Сарытау • Краснодар • Тольятти • Ижау • Сембер • Барнаул • Владивосток • Ярославль • Өркет • Төмән • Махачкала • Хабаровск • Новокузнецк • Ырынбур • Кемерово • Рәзән • Томск • Әстерхан • Пенза • Яр Чаллы • Липецк • Тула | |
| 250 000 — 500 000 кеше | Киров • Чабаксар • Калининград • Брянск • Курск • Иваново • Магнитогорск • Улан-Удэ • Тверь • Ставрополь • Түбән Тагил • Смоленск • Белгород • Архангельск | |
| Шәһәрләрнең халык саны 2010 халык исәбе буенча китерелгән. | ||