Габдулла Тукай һәйкәле (Мәскәү)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Тукай һәйкәле (Мәскәү) latin yazuında])
Һәйкәл
Габдулла Тукай һәйкәле

Габдулла Тукай һәйкәле
Урын 115184
Россия байрагы РФ
Мәскәү, Новокузнецкая ур., 13
Сынчы Салават Щербаков
Материал бронза, гранит

Габдулла Тукай һәйкәле ― Мәскәүдә 2011 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга ачылган һәйкәл. Монумент авторы ― Россиянең атказанган рәссамы Салават Щербаков[1]. Монумент ― Россия башкаласына Татарстан Республикасы хөкүмәтенең бүләге.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдулла Тукайга һәйкәл ачу инициаторлары ― Мәскәү татарлары. Алар бу мәсьәләне күп еллар Мәскәү шәһәре хөкүмәте каршында күтәреп килгән.

Мәскәү шәһәр Думасының башкаланың үзәгендә, Татар бистәсендә Тукай һәйкәле кую турындагы карары 2005 елның мартында ― Казанның меңьеллыгы елында барлыкка килә. Ул вакытта бронза һәйкәл өчен урын да билгеләнә. Әмма шуның белән һәйкәл кую эше тукталып кала. 2011 елның мартында Казанда Мәскәү шәһәре мэры Сергей Собянин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Татарстан Республикасы белән Мәскәү арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү»гә кул куюы әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен зур этәргеч була.

Һәйкәл кыска вакыт эчендә ясала һәм урнаштырыла. Эшләр 4 апрельдән көндез һәм төнлә алып барыла һәм 26 апрельгә тәмамлана. Проектны гамәлгә ашыруда Татарстанның һәм Россиянең атказанган төзүчесе, Җир асты эшләре буенча махсус идарә (СУПР) генераль директоры Азат Вәлиев зур ярдәм күрсәтә. Һәйкәл «Лит Арт» скульптура предприятиесендә бронзадан эшләнгән. Бронза һәм граниттан ясалган һәйкәл Мәскәүнең Замоскворечье(рус.) районы (элек Мәскәүнең Татар бистәсе булган урында) Кече Татар тыкрыгы һәм Новокузнецкая урамы киселешендә, Әсәдуллаев йортыннан ерак түгел урнашкан[2].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәл фрагменты

Бронзадан ясалган шагыйрь фигурасы граниттан ясалган пьедесталда утыра, шагыйрь уйланып еракка карый кебек. Янәшәдә генә ачык бронза китап ята, аңа рус һәм татар телләрендә юллар язылган [3].

Һәйкәлне ачу тантанасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәл бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында куела. Монумент Россия башкаласына Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан бүләк ителгән.

Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Владимир Платонов, Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин, Төркия Республикасы илчесе Айдын Аднан Сезгин, Азәрбайҗанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Полад Бүлбүлоглу, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россия Федерациясенең 10нан артык субъектыннан вәкилләр, 10нан артык Илчелекнең илчеләре һәм вәкилләре һ. б. катнаша.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]