Фәрит Мөхәммәтшин
| Фәрит Мөхәммәтшин | |
Фәрит Мөхәммәтшин
|
|
| Тулы исеме | Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин |
|---|---|
| Һөнәре | сәясәтче, галим |
| Туу датасы | 22 май 1947 (65 яшь) |
| Туу җире | Әлмәт |
| Гражданлыгы | Русия |
| Милләте | татар |
| Сайт | http://tat.speaker.tatarstan.ru/ |
Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин – Татарстан сәясәтчесе, Татарстан Дәүләт Шурасы спикеры.
[үзгәртү] Биография
- 1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә туган.
- 1972 елда – производствода эшләгән килеш Әлмәт газ сәнәгате техникумын, 1979 елда – Уфа нефть институтын, 1986 елда Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый.
- 15 яшендә Миңнебай газ-бензин заводында токарь булып эшли башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайтканнан соң, "Әлмәтнефть" нефть промыселы идарәсе җитештерүенең автоматлаштыру цехында контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшли.
- 1970 еллар башыннан Ф.Х.Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәрендә партия, Совет һәм хуҗалык эшләрендә була: КПССның шәһәр комитеты сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы; халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, беренче урынбасары, рәисе; КПССның шәһәр комитеты секретаре, икенче секретаре; "Әлмәтнефть" НГДУда катламнар басымын тоту өчен технологик сыекча әзерләү буенча идарә башлыгы.
- 1980 еллар ахырында Ф.Х.Мөхәммәтшин республика Хөкүмәтендә җаваплы урыннар били: сәүдә министры, Министрлар Советы Рәисе урынбасары, соңрак – Татарстан Республикасы Премьер-министры.
- 1998 елдан башлап хәзерге вакытта Ф.Х.Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советына җитәкчелек итә.
[үзгәртү] Бүләкләре
Дәүләт алдындагы казанышлары һәм халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән зур өлеше өчен Дуслык ордены белән бүләкләнде (1997 ел, май).
Россия дәүләтчелеген үстерүдәге казанышлары һәм законнар чыгару эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Мактау ордены белән бүләкләнде (2005 ел, ноябрь).
Татарстан Республикасы икътисадын үстерүдәге һәм федератив мөнәсәбәтләрне камилләштерүдәге казанышлары өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы һәм Россия Федерациясе Федераль Җыен Федерация Советының Мактау грамотасы бирелде.
"Ел спикеры" номинациясендә "Россия милли Олимпы" премиясенә һәм Россиянең иң югары иҗтимагый бүләге – "За Честь и Доблесть" орденына (2005 ел, ноябрь) ия булды.
"Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале белән бүләкләнде.
Ф.Х.Мөхәммәтшин – сәяси фәннәр докторы, Русия Федерациясе Технологик фәннәр академиясе академигы. Федератив төзелеш, милләтара мөнәсәбәтләр, сәясәт һәм күчеш чоры икътисады проблемалары буенча күп санлы монографияләр һәм публикацияләр авторы.
Ф.Х.Мөхәммәтшин чын мәгънәсендә җәмгыятебез үсешенең демократик юлын яклаучы сәясәтчеләрнең яңа плеядасына керә. Ул республиканың һәм аның гражданнарының мәнфәгатьләрен тотрыклы яклаучы. Ике яклы хезмәттәшлекле киңәйтүдә федераль үзәк белән актив диалогны ныклы дәвам итә. Татарстан алдындагы катлаулы икътисадый һәм социаль бурычлар комплексын хәл итүдә иң актив катнашучы. Бүгенге этапта иң мөһиме – демократияне һәм базар институтларын үстерү, эшкуарлык активлыгын стимуллаштыру, нәтиҗәле социаль сәясәт алып бару һәм җирле үзидарә нигезләрен ныгыту дип саный ул. Фәрид Хәйрулла улы –хезмәт сөючән һәм үз-үзенә таләпчән кеше. Кешеләрнең компетентлы, намуслы һәм тәрбияле булуын хуплый.