Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Советлар Берлеге Коммунистик Фиркасе
Логотип
Лидер:

СБКП ҮК Генераль (беренче) скеретаре

Нигезләү датасы

1898

Таратылу датасы

6 ноябрь 1991

Штаб фатиры

Мәскәү, Иске мәйдан, 4

Идеология:

марксизм-ленинизм, социализм, коммунизм, большевизм

Яшьләр оешмасы:

Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге
В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы

Әгъзалар саны:

19 487 822 кеше (1989)

Шигарь:

«Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!»

Гимн:

Интернационал

Матбугат чарасы

Правда

Советлар Берлеге Коммунистик Партиясе яки Советлар Союзы Коммунистик Фиркасе (tat.lat. Sovetlar Berlege kommunistik firqäse, рус. Коммунистическая партия Советского Союза, КПСС, сөйләү телендә — па́ртия) — Совет Социалистик Республикалар Берлегендә хакимлек итүче фирка, 1920-еллардан 1990 елга кадәр — ССРБның бердәнбер фиркасе. Хакимлек итүгә монополия хокукына ия булган, шул статус ССРБ конституцияләрләрендә[1][2] беркетелә. Фирканең генераль секретаре Совет дәүләтенең Илбашы булып торган.

1991 елның 6 ноябрендә таратыла.

Тарих[үзгәртү]

Фирка 1898 елда берничә социал-демократик һәм марксистик түгәрәкләр нигезендә оештырыла. Русия социал-демократик эшчеләр фиркасенең оештыру съезды Минскида 1898 елның 13—15 мартында үткәрелә.

1917 елда Русия социал-демократик эшчеләр фиркасе составыннан Русия социал-демократик эшчеләр (большевиклар) фиркасе аерылып чыга. 1918 елданРусия коммунистик (большевистик) фиркасе, 1925 елданБөтенсоюз коммунистик (большевистик) фиркасе, 1952 елданСоветлар Берлеге коммунистик фиркасе.

1991 елның 23 августында КПСС хезмәте РСФСР территориясендә туктатыла, аның милеге конфискацияләнә.[3] 1991 елның 6 ноябрендә РСФСР Президенты указы буенча тыела һәм таратыла.[4]

Әгъзалар саны[үзгәртү]

Ел Әгъзалар саны[5]
1927 ел 786288 кеше
1937 ел 1453828 кеше
1941 ел 2490479 кеше
1945 ел 3965530 кеше
1950 ел 5510787 кеше
1955 ел 6610238 кеше
1960 ел 8017249 кеше
1965 ел 10811443 кеше
1970 ел 13395253 кеше
1972 ел 14109432 кеше
1973 ел 14330525 кеше
1989 ел 19487822 кеше

Генераль (беренче) сәркатипләре[үзгәртү]

1917–1924 Владимир Ленин
1922–1953 Иосиф Сталин
1953 Георгий Маленков
1953–1964 Никита Хрущёв
1964–1982 Леонид Брежнев
1982–1984 Юрий Андропов
1984–1985 Константин Черненко
1985–1991 Михаил Горбачёв
1991 Владимир Ивашко (в. б.)

Галерея[үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]