1989 ел
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
1989 ел — миллади тәкъвимендә якшәмбе көненнән башланган кәбисә булмаган ел.
| Еллар |
|---|
| 1985 · 1986 · 1987 · 1988 — 1989 — 1990 · 1991 · 1992 · 1993 |
| Унъеллык |
| 1960‑еллар · 1970‑еллар — 1980‑еллар — 1990‑еллар · 2000‑еллар |
| Гасырлар |
| XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
- Һиҗри тәкъвимендә 1410—1411 еллар.
- Анна Ахматова елы (ЮНЕСКО).
- 1989 елгы инкыйлаблар елы.
Эчтәлек |
Вакыйгалар [үзгәртү]
- 7 гыйнвар — Япония шаһзадәсе Акихито яңа император булып игълан ителә.
- 12—19 гыйнвар — ССРБ тарихында соңгы җанисәп.
- 13 март — Интернет буларак танылган Бөтендөнья пәрәвезе (World Wide Web, WWW) оештырыла.
- 18 май — Югары Литва ССР Шурасы Бәйсезлек турындагы Декларацияне кабул итә.
- 14 июль — Франция инкыйлабының 200 еллыгы билгеләнә.
- 22 июль — Таҗик теле Таҗикстан дәүләт теле булып игълан ителә.
- 22 август — Казак теле Казакстанның дәүләт теле булып игълан ителә.
- 31 август — молдав теле Молдавиядә дәүләт теле булып игълан ителә һәм латин әлифбасына күчерелә.
- 15 сентябрь — Сембер шәһәрендә «Өмет» газетасының беренче саны дөнья күрде.
- 22 сентябрь — Казакъ теле Казакъстанның дәүләт теле булып игълан ителә.
- 15 октябрь — Казанда беренче тапкыр милли хәрәкәт 1552 елда Казанны яклап хәләк булган бабаларыбыз истәлегенә Хәтер көнен уздыра.
- 17 ноябрь — Прага шәһәрендә полиция тыныч демонстрацияне куа.
- 29 декабрь — Чехословакияне Вацлав Һавел җитәкли.
- Казанда «Идел» журналы чыга башлый.
Туулар [үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:1989 елда туганнар
- 21 февраль — Корбин Блю, АКШ поп-җырчысы, биюче.
- 4 июнь — Эльдар Касыймов, әзәри җырчысы, Евровидение 2011 бәйгесе җиңүчесе.
- 23 июль — Дэниэл Редклифф, британ актеры.
Вафатлар [үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:1989 елда вафатлар
- 23 гыйнвар — Сальвадор Дали, испан рәссамы.
- 14 декабрь — Андрей Сахаров, совет физигы, диссидент, хокук яклаучы.
- 26 декабрь — Николай Чаушеску, Румыния президенты, диктатор.
- Нәби Дәүли, татар шагыйре.
- Сәет Шәкүров, татар драматургы.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары [үзгәртү]
- Хәмит Ярми, татар язучысы, галим («Татар халык иҗаты» унике томлык фәнни хезмәткә керткән зур өлеше өчен — үлгәннән соң)[1].
- Хуҗи Мәхмүтов, татар язучысы, галим («Татар халык иҗаты» унике томлык фәнни хезмәткә керткән зур өлеше өчен)[2].
Нобель премиясе лауреатлары [үзгәртү]
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Норман Рамзей, Ханс Демелт, Вольфганг Пауль.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Сидней Олтмен, Томас Чек.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Джон Майкл Бишоп, Харолд Вармус.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Камило Хосе Села.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Трюгве Хаавельмо.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Далай-лама XIV.
Шулай ук кара [үзгәртү]
| Викиҗыентыкта? 1989 |
Искәрмәләр [үзгәртү]