Җәйге Олимпия уеннары 1980

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Олимпия уеннары боҗралары
XXII Олимпиада уеннары
Уеннар эмблемасы
Оештыручы-шәһәр
Мәскәү,
СССР байрагы СССР
Милли олимпия комитетлар
80
Атлетлар
5 179
(4 064 ир-ат, 1 115 хатын-кыз)
Спорт төрләре
21 (203 ярыш)
Ачу тантанасы
19 нчы июль
1980 нче ел
Ябу тантанасы
3 нче август
1980 нче ел
Уеннарны ачучы
Леонид Брежнев
Олимпия анты
Николай Андрианов (спортчы),
Александр Медведь (хөкемдар)
Олимпия уты
Сергей Белов
Олимпия уеннары боҗраларыМедальләр
Урын
Дәүләт
А
К
Б
Барлыгы
1
СССР байрагы СССР
80
69
46
195
2
ГДР байрагы ГДР
47
37
42
126
3
Болгария байрагы Болгария
8
16
17
41
4
Куба байрагы Куба
8
7
5
20
5
Олимпия байрагы Италия
8
3
4
15
6
Маҗарстан байрагы Маҗарстан
7
10
15
32
7
Румыния байрагы Румыния
6
6
13
25
8
Олимпия байрагы Франция
6
5
3
14
9
Олимпия байрагы Бөек Британия
5
7
9
21
10
Польша байрагы Польша
3
14
15
32

Мәскәү 1980 (1980 Summer Olympics, Jeux olympiques d'été de 1980) — 1980 елның 19 июленнән 3 августына кадәр СССРың Мәскәү шәһәрендә узган халыкара спорт чарасы.

Төп вакыйгалар[үзгәртү]

Мәскәү Олимпиадасы Көнчыгыш Европада һәм социалистик илдә үткән беренче Уеннар була. Ул вакытта Халыкара Олимпия комитетына кергән 144 илнең 81е Мәскәүгә 8304 вәкилен җибәргән, шуларның 5748е — спортчылар. 50дән артык дәүләт бойкот игълан иткән. Аларның кайберләренең спортчылары ил исеменнән түгел, Олимпия флагы астында чыгыш ясый.

170 спортчыдан торган Бөекбритания командасы Көнбатыш Европа илләреннән иң күпсанлысы була. Ярышларда 78 илдән килгән 1245 кеше судья була. 21 спорт төре буенча 203 медаль уйнатылган. 74 Олимпия һәм 36 дөнья рекорды куелган. Лос-Анджелестагы аннан соңгы уеннарда күрсәткечләр түбәнрәк була: шул тәртиптә 36 һәм 11.

Пистолеттан атучы Александр Мелентьев (50 метрдан атуда 581 очко) һәм йөзүче Владимир Сальников (ирекле стиль белән 1500 метр арага йөзү) куйган дөнья рекордларын бик озак вакыт беркемнең дә яхшырта алганы булмады. Гимнаст Александр Дитятин 8 төр программаның барысында да медаль яулаган, шуларның өчесе — алтын. 25 илнең спортчылары алтын медальләр яулаган, 36 ил вәкиле Уеннар призеры булган. ССРБ исәбендә — 195 медаль (80 алтын, 69 көмеш, 46 бронза). Икенче урында — ГДР (126 — 47, 37, 42).

Оештыру мәсьәләләре[үзгәртү]

Уеннарны ябу тантанасында, гадәттә, киләсе Олимпиаданы кабул итүче илнең флагы күтәрелә. Мәскәүдә АКШ дәүләт флагы урынына Лос-Анджелес шәһәренеке генә күтәрелә.

Олимпиаданы ачу тантанасы өч сәгатькә якын дәвам итә, анда 16 меңнән артык спортчы, үзешчән һәм профессиональ артист катнаша. Олимпиада ССРБга 2 миллиард сумга төшкән. Бу акча спорт корылмалары, кунакханәләр, аэропортлар, юллар, җәмәгать туклануы нокталары төзүгә, спорт делегацияләрен, кунакларны кабул итүгә тотынылган. Керем дә зур булган. “Спортлото”, “Спринт”, “Халыкара лото” кебек лотереяләр, Олимпиада символикасы белән маркалар, басма продукция һәм башка товарлар, халыкара хокуклар һәм лицензияләр сатылган, телекомпанияләрдән, Уеннарда катнашучы илләрдән взнослар, билетлардан акча кергән. Керем чыгымнарны каплаган. Ярышларга билет бәясе Мүнхен-72 һәм Монреаль-76 Уеннарыннан чыгып билгеләнә. Аларда билетлар совет акчасы белән 2-30 сум торган. Бездә капиталистик илләрдәгедән беразга гына булса да арзанрак, 2-25 сум итеп билгеләнә. ССРБ гражданнарына билетларга 70 процент ташлама ясала. Ватандашларга иң арзан билет — 1 сум 80 тиенгә, иң кыйммәте 7 сум 50 тиенгә сатылган.

Сылтамалар[үзгәртү]