Таҗикстан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Таҗикстан Җөмһүрияте
Ҷумҳурии Тоҷикистон
Flag of Tajikistan.svg Таҗикстан гербы
Байрак Илтамга
Ил көе: «Таҗикстан Җөмһүрияте милли гимны»
Tajikistan (orthographic projection).svg
Бәйсезлек көне 9 сентябрь 1991 (ССРБдан)
Рәсми тел таҗик (дәүләт теле) 
рус (кайбер рәсми функцияләр) 
Башкала Дүшәнбе
Эре шәһәрләр Дүшәнбе, Хуҗанд, Кургантүбә, Куләб, Харуг, Истаравшан, Исфара, Ганчи
Идарә итү формасы Президент җөмһүрияте
Президент
Премьер-министр
Эмомали Раһмон
Кәһир Расулзадә
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты
дөньяда 93-нче
142 000 км²
0,3
Халык саны
• Бәя (2014)
• Җанисәп (2010)
Халык тыгызлыгы

Green Arrow Up Darker.svg8 160 000 кеше (96-нчы)
7 564 500 кеше
56,3 кеше/км²
ТЭП (САМП)
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына

12,994 млрд.[1] $ (129-нчы)
2 247[1] $
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы (2013)
  • Кеше башына

8,572 млрд.[1] $
1041[1] $
КПҮИ (2013) Green Arrow Up Darker.svg 0,622[2] (урта) (125-нче)
Акча берәмлеге Сомони (TJS, код —141)
Интернет домены .tj
ISO коды TJ
ХОК коды TJK
Телефон коды ++992
Сәгать поясы +5

Координатлар: 38°46′00″ т. к. 71°17′00″ кч. о. / 38.76667° т. к. 71.28333° кч. о. / 38.76667; 71.28333 (G) (O)Таҗикста́н (таҗ. Тоҷиқистон), рәсми Таҗикста́н Җөмһүрияте́ (таҗ. Ҷумҳурии Тоҷиқистон) — Үзәк Азиядә урнашкан дәүләт, элек Советлар Берлегендә эчендәге Таҗикстан Совет Социалистик Республикасы.

Таҗикстан Памир таулары алдында урнашкан һәм аның диңгезгә чыгышы юк. Бу Урта Азиянең мәйданы буенча иң кечкенә дәүләт. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатышта Үзбәкстан белән, төньякта Кыргызстан белән, көнчыгышта Кытай белән, көньякта Әфганстан белән чикләшә. Башкала Дүшәнбе шәһәрендә.

Таҗикстан — элек советлар Урта Азиясендә фарсы телләре сөйләшә торган бердәнбер дәүләт. Таҗикстан халкының күпчелеге сөнни ислам динен тоталар.

Таҗикстан ССР[үзгәртү]

1924 елда Таҗикстан Советлар Берлеге эченә Үзбәкстан ССР эчендә булып автономияле республика буларак керде. Дүшәнбе шәһәре аның башкаласы булды. Дүшәнбе 1924 елда Сары-Асия, Шаһмансур һәм Дүшәнбе авыллары берләшү нәтиҗәсендә хасил булды.

1929 елның 16 октябрендә Таҗикстан ССР оештырды, 5 декабрендә ул Советлар Берлеге эченә союздаш республика хохуклары белән керде. Мөстәыйль Таҗикстан ССР оештыру башлап җибәрүче сәяси эшлекле Ширинша Шаһтимур иде.

1991 елда Советлар Берлеге таркалуы нәтиҗәсендә Таҗикстан бәйсез дәүләт булды.

Идарә бүленеше[үзгәртү]

Таҗикстан Җөмһүрниятенең идарә-җир берәмлекләре һәм торак пунктлары:

Районнар авыл һәм шәһәр районнарына бүленәләр, җөмһүрият, өлкә һәм шәһәр карамагында булалар.

Хәзерге вакытта Таҗикстан Җөмһүрияте Таулы Бадахшан автономияле өлкәсе, Согыд һәм Хәтлан өлкәләре, 17 шәһәр, 62 район (шул исәптә 13 җөмһүрият карамындагы район), 55 поселок һәм 368 авыл җәмгыятеннән гыйбарәт[3].

Татарча Таҗикча Халык исәбе
(2010)[4],
мең кеше
Мәйдан,
мең км²
Мәркәз
Дүшәнбе Дүшәнбе 724 1,2
Таулы Бадахшан автономияле өлкәсе Вилояти Мухтори Кӯҳистони Бадахшон 206 64,2 Харуг
Согыд өлкәсе Вилояти Суғд 2 237 25,4 Хуҗанд
Хәтлан өлкәсе Вилояти Хатлон 2 676 24,8 Кургантүбә
ҖКР Ноҳияҳои тобеи ҷумҳурӣ 1 722 28,6 Дүшәнбе

[5]

Искәрмәләр[үзгәртү]