Бруней

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Бруней Даруссалам Дәүләте
Negara Brunei Darussalam
Бруней
Байрак Илтамга
Бруней байрагы Бруней гербы
Шигарь: Brunei Darussalam (малайз. Бруней — җиһан бишеге);
икенче девиз: «Аллаһка һәрвакыт хезмәт итү»
Ил көе: Ya Allah lanjutkan la usia Duli tuanku
Бруней урнашуы
Бәйсезлек 1 гыйнвар 1984 Бөекбританиядән
Идарә итү формасы варислы абсолют теократик монархия
Рәсми тел малай теле
Башкала Бандар-Сери-Бегаван
Эре шәһәрләр Бандар-Сери-Бегаван
солтан Хассанал Болкиах
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

5 765 км²
8,6%%
Халык саны
– Барлыгы (2009 ел)
– Тыгызлык

388 190 кеше
67,33 кеше/км²
Вакыт UTC +8
Пәрәвәз домены .bn
Телефон коды 673


Бруне́й, Бруней-Даруссалам (малайча Brunei Darussalam) – Көньяк-көнчыгыш Азиядә урнашкан дәүләт (солтанлык). Чикләрен Көньяк Кытай диңгезе юа. Малайзия белән чиктәш. Мәйданы – 5,8 мең кв. чакрым. Халык саны – 388 мең (2009). Башкала – Бандар-Сери-Бегаван шәһәре. Дәүләт Милләтләр дуслыгы составына керә.

Физик-географик характеристика[үзгәртү]

Географик урнашу[үзгәртү]

Бруней Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, Калимантан утравының төньяк-көнбатыш ярында урнашкан һәм ул Малайзиянең 30 чакрым тирәсе территориясе белән бүленгән ике аерым өлкәдән тора. Төньякта илне Көньяк Кытай диңгезе юа. Диңгез яр буе бертөрле түгел, төньяк-көнчыгышта күпсанлы утраулары белән Бруней култыгы бар ә көнбатышта комлы сөзәк яр өстенлек итә.

Рельеф һәм геологик төзелеш[үзгәртү]

Көнбатыш Бруней – калкулыклы түбәнлек, көньякта таулыклар урнашкан. Көнчыгыш өлеш яр нык сазлыклы буе тигезлегеннән тора. Иң югары нокта – Букит Пагон (Bukit Pagon) тавы 1.850 м.

Климат[үзгәртү]

Климат тропик, экваториаль. Көньяк Кытай диңгезе акваториясеннән килүче муссоннар тәэсиренә дучар. Һава температурасы бөтен ел дәвамында 26о С тирәсендә. Ил территориясенең 75% дымлы тропик урманнар алып тора.

Ай Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача югары температура (°C)
27.8
27.8
29.2
29.1
29.5
28.1
28.4
28.3
28.0
27.5
27.4
28.0
28.3
Уртача түбән температура (°C)
16.1
16.0
19.5
20.9
20.9
23.7
23.1
23.3
25.3
23.1
19.2
16.6
20.6
Явым-төшем күләме (мм) 277.7 138.3 113.0 200.3 239.0 214.2 228.8 215.8 257.7 319.9 329.4 343.5
2873.9

Су ресурслары[үзгәртү]

Дәүләттә зур елгалар һәм күлләр юк. Булган елгалар – Бруней (елга)Бруней, Тудонг, Тембуронг, Белайт илнең көньяк өлешендәге калкулыклардан төньякка таба агып, Көньяк-Кытай диңгезенә коялар.

Тарих[үзгәртү]

XVI гасырда Бруней Калимантан утравының шактый зур өлешен һәм берничә күрше утрауларны алып торган кодрәтле феодаль дәүләт булган. Шундый итеп аны 1522 елда Фернандо Магеллан экспедициясе диңгезчеләре күргән була.

1839 елда солтан хезмәтендә булган авантюрист Дж.Брук монда фетнә күтәрә һәм үзенә төньяктагы җирләрне (Саравак) буйсындыра. Солтаннан Брук «раҗа» титулы ала. «Ак раҗалар» идарәсеннән соң Саравак Малайзия кулына күчә.

1888 елда бөтен Бруней Британ протекторатына әйләнә. 1959 елда, берничә фетнәдән соң, Бөек Британия Брунейга эчке мәсьәләләрне чишү буенча мохтарият бирә, ә 1984 елның 1 гыйнварында тулы бәйсезлек игълан ителә.

1992 елда «Малай ислам монархиясе» концепциясе кабул ителә. Солта Хәссәнәл Болкиах җәмгыятьнең сак модернләштерү сәясәте алып бара.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү]

Бруней солтаны Хассанал Болкиах

Дәүләт һәм хөкүмәт башлыгы – солтан. Ул шулай ук дәүләттәге мөселманнарның дини лидеры да. Хөкүмәттә, гадәттә, солтанның якын кешеләре әгъза булып торалар.

Административ бүленеш[үзгәртү]

Брунейның административ бүленеше

Бруней даирә дип аталучы 4 округка бүленгән.

  1. Белайт
  2. Бруней-Муара
  3. Тембуроң
  4. Тутоң

Тембуроң округын Малайзия территориясе башка округлардан аерып тора.

Округлар мүким кечерәк районнарга бүленәләр.

Халык[үзгәртү]

Халык саны – 395 мең (2010 елның июленә карата)

Еллык үсеш – 1, 73%

Уртача тормыш дәвамлылыгы – ир-атларда 74 ел, хатын-кызларда 78 ел.

Этник состав:

Белем дәрәҗәсе – ир-атларда 95 %, хатын-кызларда 90% (2001 елгы җанисәп буенча)

Шәһәр халкы – 75%. Халык тыгызлыгы – 62 кеше/км². Брунейда халык тигез урнашмаган: халыкның 1/3 тирәсе башкалада яши, ә калган өлеше нефть промысселары районнарында урнашкан.

Дин[үзгәртү]

Рәсми дин – ислам (аны халыкның 67% тота), 13 % - буддистлар, 10% - христианнар (күбесенчә протестантлар), 10% - калганнар (гадәттә, абориген культлары). 1980-еллар ахырында «Малай ислам монархиясе» концепциясе кабул ителә, ул исә Бруней территориясендә исламның төп роль уйнавы белән бергә, барлык диннәрнең дә тигез хокуклы булуы һәм хөрмәт ителүен күздә тота.

Христиан конфессияләреннән монда протестанлык һәм католицизм таралган. Конфуцианлык һәм даосизм кытай мәхәлләләрендә яшәп килә.

Икътисад[үзгәртү]

Төп мәкалә: Бруней икътисады

Бруней икътисадының нигезен нефть (елына 10 млн т дан артык) һәм табигый газ табу тәшкил итә. Аларның экспорты дәүләткә тулаем җыемнарның 90% күләмендә байлык бирә. Нефть һәм газның бай запаслары аркасында Бруней Азиядә яшәү дәрәҗәсе буенча беренче урыннарда тора.

Авыл хуҗалыгы зәгыйфь үсеш алган, туклану продуктларының 80% Бруней читтән кертә. Монда дөге, яшелчәләр, җимешләр үстерелә, тавыклар, үгезләр, кәҗәләр үрчетелә.

Сылтамалар[үзгәртү]

Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар: