Кыргызстан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кыргызстан
Кыргыз Республикасы
Байрак Илтамга
{{{кыска исем}}} байрагы {{{кыска исем}}} гербы
{{{кыска исем}}} урнашуы
Бәйсезлек 1991 елның 31 августында СССРдан
Идарә итү формасы Җөмһүрият
Рәсми тел Кыргыз теле, Рус теле
Башкала Бишкәк
Президент [[Роза Отунбаева (2011 елның 31 декабренә кадәр)]]
Премьер-министр Алмазбек Атамбаев
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

198 500 км²
3,6%
Халык саны
– Барлыгы (2005)
– Тыгызлык

5 146 281 кеше
25 кеше/км²
Акча Кыргыз сомы
Вакыт UTC +6
Пәрәвәз домены .kg
Телефон коды 996


Кыргызстан (кырг. Кыргыз Республикасы), рәсми атамасы Кыргыз РеспубликасыУрта Азияның төньяк-көнчыгышындагы, нигездә Тянь-Шаньның көнбатыш һәм үзәк өлешендә урнашкан дәүләт.

Төньякта Казакстан, көнбатышта Үзбәкстан, көньяк-көнбатышта Таҗикстан, көньяк-көнчыгышта һәм көнчыгышта Кытай белән чиктәш.

Эчтәлек

Дәүләт төзелеше [үзгәртү]

  • Кыргызстан Җөмһүриятенең дәүләт төзелеше 2010 елның [27 июнь|27 июнендә]] кабул ителгән Конституция тарафыннан билгеләнә. Яңа Конституция Кыргызстанның дәүләт идарәсе рәвешен парламент җөмһүрияте буларак ачыклый. Парламент һәм премьер-министр Президентка караганда күбрәк хокукларга ия.
  • Җөмһүрият Парламенты – Жогорку Кенеш – дәүләт сәясәтен ачыклау һәм бик мөһим мәсьәләләрне чишәргә сәләтле, бер палаталы һәм фирка исемлекләре буенча 5 елга сайланучы 120 депутаттан тора.
  • 2010 елның 10 октябрендә яңа сайлаулар үтте, анда 5 фирка керде, төп көчләр – Атайорт фиркасендә.
  • Президент бөтенхалык сайлауларында 6 еллык мөддәткә, кире сайлану хокукыннан башка сайлана. Киләсе президент сайлаулары 2012 елда, күчеш периоды президенты Роза Отунбаева 2011 елның 31 декабрендә хокуклары юкка чыккач, булачак.
  • Хөкүмәт башлыгы – премьер министр, аны парламент билгели.

Географик мәгълүмат [үзгәртү]

Алатоо таулары

Кыргызстанның диңгезгә чыгу юлы булмаган дәүләт. Территориясенең дүрттән өченнән артык өлешен таулар алып тора. Биеклеге 7439 м булган Җиңү тау түбәсе – илнең иң биек ноктасы.

Кыргызстан Тянь-Шань һәм Памир тау системаларында урнашкан. Җөмһүриятнең барлык территориясе 500 мдан югарыракта урнашкан. Яртысыннан артыгы 1000 мдан 3000 мга кадәр биеклектә һәм якынча өчтән бере – 3000 – 4000 м биеклектә.

Төньяк-көнчыгышта ярларында күпсанлы ял итү урыннары һәм туристик базалары булган Ысык-Көл дип аталучы тау күле урнашкан.

Сәяси партиялар [үзгәртү]

Икътисад [үзгәртү]

Кыргызстан икътисадының өстенлеге – автоном авыл хуҗалыгында. Алтын һәм терекөмеш экспортка чыгарыла. Гидроэнергетик потенциалы бар.

Шулай ук проблемалары да бик күп: экономикасы Русиягә бик нык бәйле, хроник инфляция, СССРның соңгы елларында күзәтелгән икътисади төшү.

Халкы [үзгәртү]

Кыргызстанның демографик кәкресе

Кыргызстанның халык саны – 5,3 млн кеше (2009 елның апреле). 1960нчы елларга кадәрге халык саны миграция һәм авылдагы кыргыз, үзбәкләрнең һәм башка Урта Азия халыкларының табигый үсеше хисабына булса, 1970нче еллардан соң азая төшкән табигый үсешне рус һәм рус телле халыкларның күчеп килүе алмаштыра.

Халыкның 66,9 % кыргызлар, 14,14% үзбәкләр һәм 10,65% руслар, 8,31% калган халыклар.