Алтын

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Алтын (Au)
Атом номеры 79
Матдәнең тышкы күренеше Йомшак, үзле, чүкелүчән, сары металл
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
196,96654 а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы 146 пм
Ионизация энергиясе
(беренче электрон)
889,3(9,22) кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе [Xe] 5p6 5d10 6s1
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы 134 пм
Ион радиусы (+3e) 85 (+1e) 137 пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
2,54
Электрод потенциалы Au←Au3+ 1,50В
Au←Au + 1,70В
Оксидлашу дәрәҗәсе 3, 1
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 19,3 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы 0,129 Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек 318 Вт/(м·K)
Эрү температурасы 1337,58 K
Эрү җылылыгы 12,68 кДж/моль
Кайнау температурасы 3080 K
Парга әйләнү җылылыгы ~340 кДж/моль
Моляр күләм 10,2 см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше кубічна
гранецентрована
Рәшәткә параметрлары 4,080 Å
Дебай температурасы n/a K
Au 79
196,96654
[Xe]4f145d106s1
Алтын

Алты́н (лат. Aurum), 1) химик элемент (Au); 2) алтын һәм кушылмалардан - көмеш, бакыр һ.б. торган минерал. 40 лап минерал билгеле. Алтын ачык сары, тонык сары, кызгылт-сары, яшькелт төстә. Бөртекләр, тәңкә, тоташ массалар һ.б. хасил итә. Катылыгы 2-3, тыгызлыгы 15,6-18,3 г/см³. Азот һәм тоз кислотасы катнашмасында, шулай ук цианид кислотасында эри. Тузансыман (5-50 мкм), вак (0,05-2 мм) һәм эре (2 мм дан артыграк, шул исәптән самородок) төрләре бар. Төп чыганакларда (кварцлы, полиметаллы, комплекслы һ.б.) һәм чәчелмәләрдә очрый. Төп рудаларда алтынның күләме 1-50 г/т һәм артыграк, чәчелмәләрдә 0,05-2 г/m³ һәм артыграк. 2006 елда дөнья күләмендәге запасы 87,1 мең т чамасы, табыш (т/ел) - 2500, шул исәптән КАРда - 279, АКШта - 257, БДБда - 250 (Русия Федерациясендә - 173).

Алтын металлар арасында иң беренче булып якынча моннан 10000 ел элек табыла, узенең ялтырап торган төсе ярдәмендә ул кешенең игътибарын бик тиз үзенә җәлеп иткән.

Татарстан Республикасында чәчелмә алтын (вак, 0,25 мм га кадәр) 1993-94 елларда Тәтеш, Актаныш, Мөслим һ.б. районнарда дүртенчел системаның комлы-вак ташлы аллювиаль утырмаларында табыла (алтынның күләме 0,03 г/м3); полиметаллы алтын төньяк-көнчыгыш районнарда Пермь системасының бакыр утырмаларында (4 г/т га кадәр), түбән акбур системасы карбонат утырмаларындагы Fe һәм Cu сульфидларында (0,25 г/т дан артык), Уфа ярусының битумлы утырмаларында (0,2 г/т дан артык), кристаллик фундамент токымнарында (14 г/т га кадәр), бакыр рудалары өемнәрендә (4 г/т га кадәр) табыла. Татарстан Респуликасының территориясендә алтынның (полиметаллы) фаразланган ресурслары - 60 т дан артык.

Әдәбият[үзгәртү]

Первичное золотообразование в породах фундамента и осадочного чехла территории РТ // Проблемы геологии твёрдых полезных ископаемых Приволжского региона. Казань, 1997; Минеральное сырьё. Золото. М., 1998; Металлические полезные ископаемые // Геология твёрдых полезных ископаемых Республики Татарстан. Казань, 1999.

Чыганак[үзгәртү]