Титан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Титан latin yazuında])
ScТита́н / Titanium (Ti)V
Атом номеры 22
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
47,88 а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы 147 пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
657,8(6,82) кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе [Ar] 3d2 4s2
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы 132 пм
Ион радиусы (+4e)68 (+2e)94 пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
1,54
Электрод потенциалы -1,63
Оксидлашу дәрәҗәсе 2, 3, 4
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 4,54 г/см³ г/см³
Моляр җылы сыешлыгы 25,1 Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек 21.9 Вт/(м·K)
Эрү температурасы 1937±4 K
Эрү җылылыгы 18.8 кДж/моль
Кайнау температурасы 3560 K
Парга әйләнү җылылыгы 422,6 кДж/моль
Моляр күләм 10,6 см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше тыгыз гексагональ (α-Ti)
Рәшәткә параметрлары a=2,951 с=4,697 (α-Ti) Å
Дебай температурасы 380 K
Ti 22
47,88
[Ar]3d24s2
Титан

ТитанМенделеевнын периодик системасынын 4 группа элементы. Атом номеры – 22, атом массасы – 47,90. Элементның атом массасы 47,867(1). Ti символы белән билгеләнә. Гади матдә титан — ныклы җиңел металл, көмеш ак төстә. Коррозиягә нык чыдамлы. Титан — актив металл. Ул көмеш-ак төстә, тыгыз, ныклы һәм җиңел. Ул тимердән ике тапкыр җиңелрәк, ә ныклыгы буенча бик күп металларны уздыра.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Титаннарборынгы грек мифологиясендәбаһадирлар, Уран һәм Гея балалары.

Ятмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Титанның зур ятмалары Көньяк Африка Республикасы, Рәсәй, Украина, Канада, АКШ, Кытай, Норвегия, Швеция, Мисыр, Австралия, Һиндстан, Көньяк Корея, Казакъстан территорияларында бар; сибелмә чыганаклары Бразилия, Һиндстан, АКШ, Сьерра-Леоне, Австралия территорияләрендә урнашкан[1]. БДБ илдәрендә титан рудаларының запаслары буенча Рәсәй Федерациясе (58,5 %) һәм Украина (40,2 %) алгы рәтләрдә тора. Рәсәйдә иң эре титан чыгару урыны — Ярегское.

Титандан эшләнгән сәгать

Металлик титанны күп сәнәгать тармакларында куллану аны ныклыгы корыч ныклыгына якын булуында, шул ук вакытта ул корычтан 45 % -ка җиңел. Титан алюминийдан 60 %-ка авыррак, әмма ул ныклыгы буенча якынча ике тапкырга өстенрәк.

Физиологик үзенчәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Титан физиологик яктан инерт дип санала, шуның аркасында протезлауда организм тукымалары белән турыдан-туры бәйле металл буларак файдаланыла. Илләмәгәр титан тузаны канцероген булуы мөмкин. Титан, әйтелүенчә, шулай ук стоматологиядә кулланыла. Титанны куллануның үзенчәлеге ныклыкта гына түгел, ә металлның сөякләргә дә ялгана алуы, бу исә тешнең ныклыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу элементны диоксид рәвешендә ике галим – У. Грегор һәм М. Клапрот ачалар. Оксидны металлга әйләндерү ул галимнәрдә килеп чыкмый. Металлик титан беренче тапкыр 1825 елда Берцелиус тарафыннан чыгарыла, чиста хәлдә 1925 елда голландияле А. ван Аркел һәм И. де Бур тарафыннан алына. 1940 елда Люксембург егете Вильгельм Кролль тетрахлоридтан металл титанны торгызуның гади магниетермик ысулын патентлаганчы, Титан сәнәгать кулланышын тапмаган.[2]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Титан// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 25-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]