Астат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Po Аста́т / Astatium (At) Rn
Атом номеры 85
Матдәнең тышкы күренеше стабиль булмаган кара-зәңгәр кристаллар
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
209,9871 а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы -- пм
Ионизация энергиясе
(беренче электрон)
916,3 (9,50) кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе [Xe] 4f14 5d10 6s2 6p5
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы (145) пм
Ион радиусы (+7e) 62 пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
2,5
Электрод потенциалы At2→2At-0,2 В
Оксидлашу дәрәҗәсе 7, 5, 3, 1, −1
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык -- г/см³
Моляр җылы сыешлыгы -- Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек -- Вт/(м·K)
Эрү температурасы 517 K
Эрү җылылыгы -- кДж/моль
Кайнау температурасы 582 K
Парга әйләнү җылылыгы -- кДж/моль
Моляр күләм -- см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше --
Рәшәткә параметрлары -- Å
Дебай температурасы -- K

Астат (лат. Astatium) – иң мөһим радиоктив элементларның берсе.Менделеевның периодик таблицасының VII төп төркемендә, 85нче санында урнашкан, галогеннарга кагыла. Астатның стабиль изотоплары юк. Ә аның радиоактив изотоплары бик тотрыксыз. Иң озак торучы астат-210 изотобының ярымтаркалу периоды 8,3 сәгать. "Астат" атамасы грек astatos – тотрыксыз сүзеннән алына.

Ачу тарихы[үзгәртү]

Астатны чагыштырмача озак түгел генә ачалар: 1940нчы елда Э. Сегре, Т. Корсон һәм У. Мак-Кензи АКШта, висмутны циклотронда кызуландырылган ά-кисәкчекләр белән бомбага тотып, астатның беренче изотобын – 211 At ны табалар.

Физик һәм химик үзлекләре[үзгәртү]

Астат нормаль шартларда да, вакуумда да тиз эри. Шулай ук Ag, Au, Pt металларында адсорбирлаша.

Астатның химик үзлекләре иодныкына да, полонийныкына да ошаган. Шуңа күрә ул металлар да һәм неметалларда үзлекләрен күрсәтә.

Астат сероводород белән әче эремәләрдән дә утыртыла. Ул, типик металлар кебек үк, күкертле-әче эремәләрдә цинк белән чыгарыла. Электролизда катодта утыра.