Натрий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ne Натрий/Natrium (Na) Mg
Атом номеры 11
Матдәнең тышкы күренеше Яңа киселгән натрий көмешсу-ак йомшак металл
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
22,989768 а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы 190 пм
Ионизация энергиясе
(беренче электрон)
495,6(5,14) кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе [Ne] 3s1
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы 154 пм
Ион радиусы 97 (+1e) пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
0,93
Электрод потенциалы -2,71 в
Оксидлашу дәрәҗәсе 1
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 0,971 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы 28,23 Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек 142,0 Вт/(м·K)
Эрү температурасы 370,96 K
Эрү җылылыгы 2,64 кДж/моль
Кайнау температурасы 1156,1 K
Парга әйләнү җылылыгы 97,9 кДж/моль
Моляр күләм 23,7 см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше кубик күләмүзәкле
Рәшәткә параметрлары 4,230 Å
Дебай температурасы 150 K
Na 11
22,98977
[Ne]3s1
Натрий

НатрийМенделеевның периодик таблицасының l төп төркемендә, 11нче сан астында урнашкан химик элемент. Натрий селтеле металларга керә, аның атом массасы 22,98977.

Ачу тарихы[үзгәртү]

1807нче елда инглиз химигы Г.Дэви, әзрзк юешләтелгән каты селтеләрнең электролиз ярдәмендә, ирекле металлары – натрий һәм калийны таба. Бу вакытта натрийга содий (Sodium) исеме бирелә.

Икенче елны, танылган "Физик анналлары" авторы Гильберт бу металлны натроний (Natronium) дип атарга тәкъдим итә. Соңрак Берцеллиус бу исемне натрийга (Natrium) кадәр кыскарта.

"Натрий" атамасы борынгы Мисырда, грекларда һәм Римда таралаган булган. Борынгы Мисырда натро, яки нитрон дип, сода күлләреннән һәм үсемлек көләреннән алынган селтене атаганнар.

Физик һәм химик үзлекләре[үзгәртү]

Натрий – көмешсу-ак металл, аның тыгызлыгы 0,97 г/см<3. Ул бик йомшак, пычак белән киселә. Ул металлик ялтырауга, пластиклыкка, йомшаклыкка ия, җылылыкшны һәм электр тогын яхшы үткәрә.

Натрий – көчле кайтаручы. Химик тәэсирләшү вакытында, валентлы электронын җиңел бирә һәм уңай корыла.

Натрий бик тиз оксидлаша, шуңа күрә аны керосинда сакларга кирәк.

Башка селтеле металлар кебек үк су белән бик кызу реакциягә керә, селте хасил итә, водород аерыла.