Нептуний

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нептуний latin yazuında])
УранНептуний / Neptunium (Np) Плутоний
Атом номеры 93
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
[237,0482] а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы пм
Ион радиусы пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 20,48 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек Вт/(м·K)
Эрү температурасы K
Эрү җылылыгы 640 кДж/моль
Кайнау температурасы 3902 K
Парга әйләнү җылылыгы кДж/моль
Моляр күләм см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрлары Å
Дебай температурасы K

Нептуний (лат. Neptunium, Np) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период элементы. Тәртип номеры - 93. Актиноидлар гаиләсенә карый . Бу беренче трансуран элемент, җирдә аның эзләре генә очрый, аны ураннан атом-төш реакцияләре ярдәмендә ясалма рәвештә алганнар.

Символы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нептуний элементының символы — Np (Нептуний тип укыла).

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атом төше таркалу теориясе кабул ителгәнгә кадәр 93-че элементны табу турында өч тапкыр игълан ителә һәм алар хата булып чыга: аусоний (Ausonium)Италиядә (Энрико Ферми), богемий (Bohemium) — Чехословакиядә (1934) һәм секваний (Sequanium) — Румыниядә (1939).

Беренче тапкыр нептунийны Э. М. Макмиллан һәм Ф. Х. Абельсон 1940 елда ала.

Синтезы реакциясе: 238U(n,γ)239U(β)239Np.

Атамасы Нептун планетасына багышланган.

Чыгарып алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нептунийны нептуний фторидын (IV) 1600 К температурада барий парлары белән тергезеп алалар:

Үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гади нептуний — җиңел чүкелүчән, чагыштырмача йомшак, көмөшсу ялтыравыклы металл. Бу иң авыр металларның берсе: ул тыгызлыгы буенча осмий, иридий, агалтын һәм ренийдан гына калыша.

Коро һавада әкрен оксидлаша, юка оксид элпә белән каплана. Һава температурасы югары булса, ул бик тиз NpO2 кадәр оксидлаша.

Берләшмәләрдә оксидлашу дәрәҗәсе +2-нән +7-гә кадәр. Эретмәләрдә Np3+, Np4+, NpO2+, NpO22+ NpO һәм53− ионнары барлыкка китерә.

Нептуний ионнары гидролизга һәм комплекслар барлыкка китерүгә сәләтле.

Изотоп[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нептуний изотопларының кайсыбер радиоактив үзенчәлекләре :

Масса саны Ярым таркалу чоры Таркалган типлары
231 50 мин α
232 13 мин электрон тартып алу
233 35 мин α (1 %), электрон тартып алу (99 %)
234 4,4 көн α (1 %), электрон тартып алу (99 %)
235 410 көн β+ (1 %), электрон тартып алу (99 %)
236 5000 ел α
237 2,20×106 ел α
238 Көн - 2,1 β
239 Көн 2,33 β
240 7,3 мин β
241 16 мин β

Кулланылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Плутоний алу өчен кулланыла.

Физиологик сыйфатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Радиоактив таркалганда нептун югары энергетик α-кисәкчәләр һәм урта энергияле β-кисәкчәләр чыгара. Нептунийның физиологик йогынтысы валентлыгы һәм организмга эләгү юлнарына бәйле. Аның 60-80 % -ы сөякләрдә кала, ә организмнан радиобиологик чыгарылу чоры 200 ел тәшкил итә. Бу сөяк тукымасының җитди радиацион зарарлануына китерә. Нептунның радиация агуы плутонийдан азрак, чөнки удел активлыгы кимрәк.

Нептуний изотопларының организмда рөхсәт ителгән микъдар чиге: <sup id="mwmQ">237</sup>Np — 0,06 мккюри (100 мкг), 238Np, 239Np — мккюри 25 (10−4 мкг).237Np өчен эш бүлмәсендәге һавада ПДК-сы 2,6 ×10−3 Бк/м³.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Плутоний // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]