Литий
|
||||
|---|---|---|---|---|
| Атом номеры |
3 |
|||
| Матдәнең тышкы күренеше | ||||
| Атомның үзлекләре | ||||
| Атом массасы (моляр масса) |
||||
| Атом радиусы |
155 пм |
|||
| Ионизация энергиясе (беренче электрон) |
||||
| Электрон конфигурациясе |
[He] 2s1 |
|||
| Химик үзлекләре | ||||
| Ковалент радиусы |
163 пм |
|||
| Ион радиусы |
68 (+1e) пм |
|||
| Электр тискәрелеге (Полинг буенча) |
0,98 |
|||
| Электрод потенциалы |
-3,06В |
|||
| Оксидлашу дәрәҗәсе |
1 |
|||
| Матдәнең термодинамик үзлекләре | ||||
| Тыгызлык | ||||
| Моляр җылы сыешлыгы | ||||
| Җылы үткәрүчелек | ||||
| Эрү температурасы |
453,69 K |
|||
| Эрү җылылыгы | ||||
| Кайнау температурасы |
1613 K |
|||
| Парга әйләнү җылылыгы | ||||
| Моляр күләм | ||||
| Матдәнең кристаллик рәшәткәсе | ||||
| Рәшәткә төзелеше |
кубик күләмүзәкле |
|||
| Рәшәткә параметрлары |
3,490 Å |
|||
| Дебай температурасы | 400 K | |||
| Li | 3 |
| 6,941 | |
| [He]2s1 | |
| Литий | |
Литий (грек. lithos – таш) – Менделеевның периодик таблицасының 1нче төркемендә, 3нче тәртип санында урнашкан химик элемент. Аның атом массасы 6,941, Литий селтеле металларга керә. Табигатьтә аның ике стабиль изотобы очрый: 6 Li һәм 7 Li.
Эчтәлек |
Тарихи белешмә [үзгәртү]
Литийны беренче тапкыр 1817 елда швед галиме Ю.А. Арведсон петалит дигән минералдан таба, ә металлик литийны 1818 еда инглиз галиме Г.Дэви ача.
Физик һәм химик үзлекләре [үзгәртү]
Литий – көмешсу ак металл. Ул металлар арасында иң җиңеле. Аның тыгызлыгы 539 кг/м 3(20 С та); эрү t – 180,5 С; кайнау t – 1340 С; җылылык үткәрү коэффициенты 70,8 Вт/м,К; чагыштырма җылысыешлыгы 3,31* 10 3 Дж/кг*К; чагыштырма электр каршылыгы 5,6 * 10 -5 К -1.
Литий Һавада Li3 N һәм Li2 N пленкасы белән каплана, җылытканда зәңгәр ут булып яна. Галогеннар, водород, күкерт белән тәэсирләшә. Литийның кайсыбер металлар белән (марганец, цинк, аллюминий) каты кушылмалары, ә кайсыберләре белән интерметаллик кушылмалары ( мәсәлән LiAg, LiHg ) бар.
Таралышы [үзгәртү]
Литий җир кабыгының 3,2*10 -3 % н алып тора. Бөтендөнья океанында литий бик аз күләмдә.
Кулланылышы [үзгәртү]
Иң мөһим кулланылыш тармагы – атом энергетикасы. Сыек литийны атом-төш реакторларында җылыташыгыч буларак кулланалар. Металлургия өлкәсендә литийны төрле эретмәләргә кушалар. Ул эретмәнең пластиклыгын, ныклыгын , коррозиягә бирешмәүчәнлеген арттыра.