Бром

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бром latin yazuında])
SeБром / Bromum (Br)Kr
Атом номеры 35
Матдәнең тышкы күренеше БромНачар исле кызгылт сыеклык
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
79,904 а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы n/a пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
1142,0 (11,84) кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе [Ar] 3d10 4s2 4p5
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы 114 пм
Ион радиусы (+5e)47 (-1e)196 пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
2,96
Электрод потенциалы 0
Оксидлашу дәрәҗәсе 7, 5, 3, 1, -1
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 3,12 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы 75,69 Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек 0,005 Вт/(м·K)
Эрү температурасы 265,9 K
Эрү җылылыгы (Br—Br) 10,57 кДж/моль
Кайнау температурасы 331,9 K
Парга әйләнү җылылыгы (Br—Br) 29,56 кДж/моль
Моляр күләм 23,5 см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше орторомбик
Рәшәткә параметрлары a=6,67 b=4,48 c=8,72 Å
Дебай температурасы n/a K
Br 35
79,904
[Ar]3d104s24p5
Бром

Бром (лат. Bromum ) – Менделеевның периодик таблицасының VII төркемендә, 35нче санында урнашкан химик элемент. Бром тоз тудыргычлар гаиләсенә керә, аның атом массасы 79,904. Бромны 1826 елда, урта диңгез тоз табу урыннарыннан алынган тозлы суны тикшергән вакытта, француз химигы Антуан Жером Балар ача. Бром исеме грек сүзе bromos – тәмсез истән алынган.

Табигатьтә таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бром җир кабыгының 1,6×10−4%ын (масса буенча) алып тора, 1015-1016 т. тирәсе. Бром – хлорның даими юлдашы. Хлор тозлары ятмаларында бром тозлары (NaBr, KBr, MgBr2) була. Бром диңгез суында эрегән хәлдә була.

Физик һәм химик үзлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

-7,2 °С-та, кызыл-коңгырт сары кристаллга әйләнеп, бром ката башлый. Кайнау температурасы 58,78 °С, бром парлары кызгылт-сары төстә була. Сыек бромның тыгызлыгы (20 °С та) 3,1 г/см3. Бром суда аз эри, әмма башка тоз тудыргычларга караганда күбрәк (20 °С-та 100 г суда 3,58 г бром). Органик эреткечләрдә бром бик яхшы эри. Бром каты, сыек һәм газсыман халәттә ике атомлы молекулалардан тора. 800 °С та сизелерлек диссоциация башлана; шулай ук яктылык тәэсирендә дә диссоциация күзәтелә.

Бром атомының тышкы электрон конфигурациясе 4s24p5.

Химик яктан бром бик актив. Бром күкерт, селен, теллур, фосфор, мышаяк һәм сөрмә белән тәэсирләшкәндә, бик күп җылылык бүленә, кайвакыт ялкын да чыгырга мөмкин. Шулай ук бром кайсыбер металлар белән дә (мәсәлән калий һәм әлүмин) кызу тәсирләшә. Металлардан, зур температура һәм дым булганда да, көмеш, кургаш, платина һәм тантал аның белән тәэсирләшмиләр. Бром әче тудыргыч, азот һәм күмер тудыргыч белән зур температурларда да кушылмый. Бу кушылмаларны турытын алып булмый.

Кулланылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бромның күп микъдары бромлы этил һәм дибромэтан (бензиннарның детонацияле тотрыклыгын арттыра торган этил сыеклыгына керүче матдәләр) җитештерү өчен кулланыла. Бром кушылмаларын төрле химик анализларда, медицинада кулланалар.