Магний

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Na Магний / Magnesium (Mg) Al
Атом номеры 12
Матдәнең тышкы күренеше Magnesium crystals.jpg

җиңел, көмешсу-ак металл

Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
24,305 а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы 160 пм
Ионизация энергиясе
(беренче электрон)
737,3 (7,64) кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе [Ne] 3s2
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы 136 пм
Ион радиусы 66 (+2e) пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
1,31
Электрод потенциалы −2,37 В
Оксидлашу дәрәҗәсе 2
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 1,738 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы 24,90 Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек 156 Вт/(м·K)
Эрү температурасы 922 K
Эрү җылылыгы 9,20 кДж/моль
Кайнау температурасы 1 363 K
Парга әйләнү җылылыгы 131,8 кДж/моль
Моляр күләм 14,0 см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше гексагональ
Рәшәткә параметрлары a=3,210 c=5,21 Å
Дебай температурасы 1,624 K
Mg 12
24,305
[Ne]3s2
Магний

Магний – җир кабыгында таралышы буенча алтынчы урында торучы (кислород, кремний, алюминий, тимер һәм кальцийдан кала) элемент.

Тарихи белешмә[үзгәртү]

XIX гасыр башында инглиз галиме Гемфри Дэви (1778-1829) магний табу өчен бик күп тырышлык куя, ләкин аның күп тырышулары уңышсыз була. Ләкин ул уңышка ирешә – Дэви юеш магнезияне (MgSO 4 ) терекөмеш оксидына белән бутый, катнашманы платина пластинкасына куя һәм аның аша ток үткәрә; амальгаманы җылытып терекөмештән арындыра һәм яңа металл таба.

Дэви металлны magnium дип атый.

Металлик магнийны җиңелрәк табу ысулын 1828нче елда А.Бюсси ача. Ул магнийны сусыз MgCl 2 белән калий катнашмасын пыяла көпшәдә җылытып таба. Бу реакциядә калий кушылмадан магнийны этеп чыгара һәм калий хлориды белән магний барлыкка килә. Бу ысул 19нчы гасыр ахырына кадәр кулланыла, шуннан соң электролитик ысул табыла.

Физик һәм химик үзлекләре[үзгәртү]

Магний – көмешсу-ак ялтыравык металл. Ул чагыштырмача йомшак һәм пластик, яхшы электр һәм җылылык үткәргече. Һавада оксидтан торучы пленка белән каплана. Магнийның тыгызлыгы 1,739 г/см3 (200 С та); эрү һәм кайнау температуралары 6510 С һәм 11070 С; электр үткәрүчәнлеге 22 (Hg=1). Магний 600-6500 С та ялкынлана һәм MgO, өлешчә Mg 3 N 2 барлыкка килә. Магний җылытканда галогеннар белән тәэсирләшә. Ул электр тогын начар үткәрә. Магний селтеле-җир металларына керә.

Табигатьтә таралышы[үзгәртү]

Литосферада магний 2,1% ны алып тора. Табигатьтә магний кушылмаларда гына очрый. ул карбонатлар, силикатлар һ.б. төзелешенә керә. Җирдәге тереклектә магний 1011 тоннага кадәр.