Мексика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мексика Кушма Штатлары
Flag of Mexico.svg Coat of arms of Mexico.svg
Байрак Илтамга
Һимн: «Himno Nacional Mexicano»
Mexico (orthographic projection).svg




}}

Рәсми тел испан теле (де-факто)
Башкала Мехико
Эре шәһәрләр Мехико, Гвадалахара, Монтеррей, Пуэбла
Идарә итү формасы президент җөмһүрияте
Президент Энрике Пенья Ньето
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

1 972 550 км²
2,5
Халык саны
• Бәя (2014)
Халык тыгызлыгы

Green Arrow Up Darker.svg120 286 655[1] кеше
55-нче кеше/км²
ТЭП (САМП)
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына

1 761, 000 млрд.[2] $ (12-нче)
15 300[2] $
КПҮИ (2013) Green Arrow Up Darker.svg 0,775[3] (югары) (61-нче-нч.)
Акча берәмлеге мексика песосы (MXN)
Интернет домены .mx
ISO коды MX
ХОК коды MEX
Телефон коды +52
Сәгать пояслары Q2086913?, Q3134980? һәм Q847142?

Координатлар: 22°23′00″ т. к. 102°02′00″ кб. о. / 22.38333° т. к. 102.03333° кб. о. / 22.38333; -102.03333 (G) (O)

Ме́ксика Кушма́ Штатлары́ (исп. Estados Unidos Mexicanos) – Төньяк Америкада урнашкан дәүләт. Төньякта АКШ белән, көньяк-көнчыгышта Белиз һәм Гватемала белән чиктәш, көнбатышта Калифорния култыгы һәм Тын Океан сулары белән, көнчыгышта Мексика култыгы һәм Кариб диңгезе сулары белән юыла.

География[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Мексиканың ярлары аз ергаланган, иң эре ярымутраулары — Калифорния һәм Юкатан. Тын океандагы берничә утрау да Мексика составына керә. Дәүләт территориясенең зур өлешен Мексика таулыгы (биеклек 1000–2000 метр, иң биек урыны — Орисаба вулканы — 5700 м) алып тора. Ярга якын урыннары тигезле. Мексика култыгында нефть-газлы бассейн, Мексика таулыгында төсле металл мәгъдәннәре (бакыр, кургашын, көмеш, төрекөмеш, мышьяк, сөрмә, кадмий, висмут, кургаш, вольфрам, алтын), дәүләтнең төньяк-көнчыгышында ташкүмер, тимер һәм уран мәгъдәннәре, күкерт чыганаклары бар.

Климаты тропик, төньякта субтропик. Гыйнварның уртача температурасы +10°…+25°С, июльнеке +15°…+30°.

Тарихы[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Мексика тарихы

Һәзерге Мексика җирләрендә беренче кешеләр б.э.к. XX меңьеллыкта ук булганын дәлилләгәннәр. Б.э.к I меңьеллыкта инде бу җирләрдә утрак кабиләләр формалаша башлый.

Б.э.к XII—V гг. Мексика җирләрендә соңга таба барлыкка килгән гадәти цивилизацияләргә зур йогынты ясаган Ольмеклар культурасы чәчәк ата. Бу гадәти цивилизацияләрнең чәчәк атулары IV—IX гг. б.э.к. туры килә. Бу теотиуакан, сапотеклар, тотонаклар, майя культуралары була. Майя цивилизациясе ирешкән уңышлар арасында: иероглифлар ярдәмендә язу, үз вакыты өчен бик зур үсеш алган мигъмарият һәм декоратив-сәнгать, математика һәм астрономия өлкәләрендә зур белемнәр, тогәл календарь. XII гасырда Үзәк Мексикада ацтек кабиләләре килеп чыгалар. Алар шул тирәдә яшәгән күп кенә кабиләләрне үзләренә буйсындырып бөек империя барлыкка китерәләр [4].

1517 елда Мексика җирләре европалылар тарафыннан узләштерелә һәм яулап алына башлый. Испанлылар Мексика култыгы яр буйларына өч экспедиция җибәрәләр. Беренчесенең башында Франсиско Эрнандес де Кордоба торган, икенчесенең башында 1518 елда Хуан де Грихальва торган, өченче экспедиция Эрнан Кортес җитәкчелеге астында 1519 елда уза.

Дәүләт гимны[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

HIMNO NACIONAL MEXICANO

 Mexicanos al grito de guerra

el acero aprestad y el bridón.

Y retiemble en sus centros la tierra,

al sonoro rugir del cañón.


1. Ciña ¡oh Patria! tus sienes de oliva

de la paz el arcángel divino,

que en el cielo tu eterno destino

por el dedo de Dios se escribió.

Mas si osare un extraño enemigo

profanar con su planta tu suelo,

piensa ¡oh Patria querida! que el cielo

un soldado en cada hijo te dio.


Mexicanos al grito de guerra

el acero aprestad y el bridón.

Y retiemble en sus centros la tierra,

al sonoro rugir del cañón.

Y retiemble en sus centros la tierra,

al sonoro rugir del cañón.


МЕКСИКА ДӘҮЛӘТ ГИМНЫ

(рәсми өлешенең тәрҗемәсе)

Кушымтасы:

Мексикалы, сугыш аваз салса,

Әзерләп куй кылыч һәм ияр.

Туплар атуыннан калтырансын

Җир шары – үзәгенә кадәр,

Туплар атуыннан калтырансын

Җир шары – үзәгенә кадәр.


Зәйтүн чәчәгеннән таҗ үреп ки –

Җәбраил әмере бу, Ватан,

Синең тәкъдир Ходай хозурында

“Мәңгелеккә!” диеп язылган.

Керсез бу туфрагың нәҗесләнсә,

Дошман аяк басса, яу җитеп,

Исеңдә тот, Ватан, Күк иңдерә

Һәр улыңны сугышчы итеп,

Һәр улыңны сугышчы итеп.


Кушымтасы:

Мексикалы, сугыш аваз салса,

Әзерләп куй кылыч һәм ияр.

Туплар атуыннан калтырансын

Җир шары – үзәгенә кадәр,

Туплар атуыннан калтырансын

Җир шары – үзәгенә кадәр.


Гимн тарихы

1853 елның декабрендә генерал Санта Анна (Santa Anna) иң яхшы патриотик шигырьгә бәйге игълан итә. Жюри карамагына тапшырылган 27 шигырьдән Франсиско Гонсалес Боканеграның (Francisco González Bocanegra (1824-1861) 10 куплетлык әсәрен җиңүче дип таныйлар. Жюри карарын раслагач, Санта Анна композиторлар өчен дә бәйге игълан итә. Унҗиде кеше үзенең музыкаль иҗат җимешен тапшыра, һәм 500 долларлык бүләк испан композиторы Хайме Нуньоска (Jaime Nuñóz (1824-1908) насыйп була. Ул бу вакытта Мексикада милли оркестр дирижёры булып хезмәт иткән. Музыка авторы Каталониянең Жерона (Gerona) шәһәрендә туган.

Милли гимнның премьерасы 1854 елның  16 сентябрендә Мехико шәһәренең Санта Анна театрында (Teatro de Santa-Anna) үткәрелә, хәзер ул Милли театр дип атала. Озакламый Хайме Нуньос АКШның Баффало шәһәренә күчеп китә. 1901 елда аны яңадан Мексикага чакыралар, композитор гомуммилли танылуга лаек була, аңа акчалата премия, алтын һәм көмеш медальләр тапшыралар. Нуньос 1908 елда АКШта үлә һәм шунда җирләнә дә. 1942 елның октябрендә аның җәсәден, Мехико шәһәренең Батырлар Галереясына күчереп, гимн сүзләренең авторы Боканегра кабере янында кабат күмәләр.

Административ бүленеш[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

AdministrativeDivisionOfMexico-Russian.png
Федератив берәмлек Үзәк Мәйдан,[5]
км²
Халык саны,[6]
(2010) кеше
Тыгызлык,
кеше/км²
0 Мехико федераль бүлгесе (Distrito Federal) Мехико (México) 1499 8 851 080 5904,66
1 Агуаскальентес (Aguascalientes) Агуаскальентес (Aguascalientes) 5589 1 184 996 212,02
2 Веракрус (Veracruz) Халапа-Энрикес (Xalapa-Enríquez) 72 815 7 643 194 104,97
3 Герреро (Guerrero) Чильпансинго (Chilpancingo de los Bravo) 63 749 3 388 768 53,16
4 Гуанахуато (Guanajuato) Гуанахуато (Guanajuato) 30 589 5 486 372 179,36
5 Дуранго (Durango) Виктория-де-Дуранго (Durango) 119 648 1 632 934 13,65
6 Идальго (Hidalgo) Пачука (Pachuca) 20 987 2 665 018 126,98
7 Кампече (Campeche) Сан-Франсиско-де-Кампече
(San Francisco de Campeche)
51 833 822 441 15,87
8 Керетаро (Querétaro) Керетаро (Querétaro) 11 769 1 827 937 155,32
9 Кинтана-Роо (Quintana Roo) Четумаль (Chetumal) 50 350 1 325 578 26,33
10 Коауила (Coahuila) Сальтильо (Saltillo) 151 571 2 748 391 18,13
11 Колима (Colima) Колима (Colima) 5455 650 555 119,26
12 Мехико (штат) (México) Толука-де-Лердо (Toluca) 21 461 15 175 862 707,14
13 Мичоакан (Michoacán) Морелия (Morelia) 59 864 4 351 037 72,68
14 Морелос (Morelos) Куэрнавака (Cuernavaca) 4941 1 777 227 359,69
15 Наярит (Nayarit) Тепик (Tepic) 27 621 1 084 979 39,28
16 Түбән Калифорния (Baja California) Мехикали (Mexicali) 70 113 3 155 070 45,00
17 Көньяк Түбән Калифорния (Baja California Sur) Ла-Пас (La Paz) 73 677 637 026 8,65
18 Нуэво-Леон (Nuevo León) Монтеррей (Monterrey) 64 555 4 653 458 72,09
19 Оахака (Oaxaca) Оахака (Oaxaca) 95 364 3 801 962 39,87
20 Пуэбла (Puebla) Пуэбла-де-Сарагоса (Puebla) 33 919 5 779 829 170,40
21 Сакатекас (Zacatecas) Сакатекас (Zacatecas) 75 040 1 490 668 19,86
22 Сан-Луис-Потоси (San Luis Potosí) Сан-Луис-Потоси (San Luis Potosí) 62 848 2 585 518 41,14
23 Синалоа (Sinaloa) Кульякан (Culiacán) 58 092 2 767 761 47,64
24 Сонора (Sonora) Эрмосильо (Hermosillo) 184 934 2 662 480 14,40
25 Табаско (Tabasco) Вильяэрмоса (Villahermosa) 24 661 2 238 603 90,78
26 Тамаулипас (Tamaulipas) Сьюдад-Виктория (Ciudad Victoria) 79 829 3 268 554 40,94
27 Тласкала (axcala) Тласкала (Tlaxcala) 3914 1 169 936 298,91
28 Халиско (Jalisco) Гвадалахара (Guadalajara) 80 137 7 350 680 91,73
29 Чиуауа (Chihuahua) Чиуауа (Chihuahua) 247 087 3 406 465 13,79
30 Чьяпас (Chiapas) Тустла-Гутьеррес (Tuxtla Gutiérrez) 73 887 4 796 580 64,92
31 Юкатан (Yucatán) Мерида (Mérida) 39 340 1 955 577 49,71
Всего 1 967 138 112 336 538 57,11

Дәүләт корылышы[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Мексика — федератив җөмһүрият. Әлеге Конституция 1917 елның 5 февралендә кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент, ул гомуми туры тавыш бирү юлы белән 6 елга сайлана; президет икенче мөддәткә сайланыла алмый. Канун чыгаручы хакимиятне Милли конгресс (икепулатлы парламент), башкарма хакимиятне президент гамәлгә ашыра.

Искәрмәләр[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]