Гренада

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гренада
Grenada
Байрак Илтамга
байрагы гербы
Шигарь: The Land, the People, the Light (Җир, халык, яктылык)
урнашуы
Бәйсезлек 7 февраль 1974 (Бөекбританиядән)
Идарә итү формасы Конституцияле монархия
Рәсми тел инглиз
Башкала Сент-Джорджес
Эре шәһәрләр Сент-Джорджес
Ил башлыгы Елизавета II
Генерал-губернатор Карлайл Глин
Вәзир Тиллман Томас
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

344 км² км²
1,6%
Халык саны
– Барлыгы (2005)
– Тыгызлык

89 502 кеше
672 кеше/км²
Акча Көнбатышкариб доллары(XCD, код 951)
Вакыт UTC -4
Пәрәвәз домены .gd
Телефон коды +1-473

Грена́да (ингл. Grenada [ɡrɪˈneɪdə]) — Кариб диңгезенең көньяк-көнчыгышында гы утрау-дәүләт, Гренада утравын һәм Кече Антиль утраулары төркемендәге Гренадина утрауларының көньяк өлешен алып тора, Тринидадтан 120 км төньякта урнашкан.

Тарих[үзгәртү]

Төп мәкалә: Гренада тарихы

Гренада утраулары 1498 елда, Америкага өченче йөзүе вакытында, Хритофор Колумб тарафыннан ачылалар. Утрау индеец-кариблар тарафыннан үзләштерелгән була. Беренче аурупалылар тораклары испанлылар тарафыннан төзелә, соңрак французлар һәм инглизләр тарафыннан.

1650 елда Франция утрауны сатып ала. Мартиника губернаторы утрауда, соңрак Сент-Джорджеска әйләнгән, аурупалыларның эре торак урынын төзи. Җирле халык 1655 елга аурупалылар тарафыннан тулысынча корылып бетерелә. Французлар Гренадада тәмәке һәм индиго, соңрак мускат чикләвеге һәм мамык үстерә башлыйлар. Плантацияләрдә хезмәт итү өчен Африкадан кол-негрларны китергәннәр.

1763 елда утрауны инглизләр басып алалар, ләкин французлар аны 1779 елда кире кайтаралар. Утрау инглизләргә тулаем 1783 елда, Версаль солыхы буенча күчә.

1967 елда Гренадага эчке үзидарә бирелә. Британия берлеге эчендә бәйсезлек 1974 елда бирелә.

1970 елларда сәяси тормышында, авторитар идарә ысулларына торган саен күчә баручы Эрик Гейри фиркасе өстенлек итә. 1979 елда ярасыз путч була, нәтиҗәдә хакимияткә, Морис Бишоп җитәкчелегендәге коммунистик идеологияле НДМ фиркасе килә. Гренада бик тиз СССР һәм Куба белән тыгыз бәйләнешләр урнаштыра.

1983 елда Гренаданың коммунистик җитәкчелегендә аерылу килеп чыга, һәм нәтиҗәдә Бишоп фракционерлар тарафыннан үтерелә, аннан соң америкалылар һөҗүме була («Urgent Fury» операциясе). Утрау оккупацияләнә, кораллы каршылык күрсәткән куба төзүчеләре коралсызландырылалар һәм Кубага депортацияләнәләр.

1894 елда сайлаулар үткәрелә, һәм анда Герберт Блэйз җиңеп чыга. Шул вакыттан безнең көннәргә хәтле, илнең сәяси тормышында уң-үзәк фиркаләр алда торалар; 1983 ел вакыйгаларыннан соң тулы сул оппозиция төзелә алмый.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү]

Британия Берлегенә доминион хокуклары астында керүче, конституцияле монархия (корольлек). Дәүләт һәм башкару хакимияте башлыгы – Елизавета II короле. Сайлауларда җиңү яулаган фирка тарафыннан тәкъдим ителгеп, Король исеменнән билгеләнелгән генерал-губернатор хакимият исемненнән тора.

Канун чыгару хакимияте Король һәм, Сенаттан (13 әгъза, 10 сы генерал-губернатор, 3 се – оппозиция тарафыннан билгеләнә)һәм Вәкилләр Палатасыннан (15 депутат, 5 елга чайланалар) торган, икепалаталы мәҗлес вазыйфалылыгында.

Хөкем Король мәхкөмнәрендә; хөкем системасында Король идарә итә.

Сәяси фиркаләр:

  • Милли-демократик Конгресс (вәкилләр палатасында 11 урын);
  • Яңа МИлли фирка (вәкилләр палатасында 4 урын);

Гренаданың Берләшкән Лейборист фиркасе (парламентка кермәгән).

Административ бүленеше[үзгәртү]

Төп мәкалә: Гренаданың административ бүленеше. Гренада 6 өлкәдән тора:

  1. Сент-Эндрю
  2. Сент-Дэвид
  3. Сент-Джордж
  4. Сент-Джон
  5. Сент-Марк
  6. Сент-Патрик

География[үзгәртү]

Гренада харитасы

Гренада — вулканик чыгышлы утрау. Диңгез яры өлеше – үзәнлек. Утрауның үзәк өлешен таулар һәм калкулыклар алып тора. Вулканик түбәләрнең максималь биеклеге 840 м га җитә (Сент-Катҗерин тавы). Елгалар әз, ләкин чишмәләр һәм инешләр күп.

Климаты – майдан октябрьгә хәтле яңгыр вакытлы тропик, пассатлы.Еллык явым-төшем – 1500 мм дан артык. Июльдән октябрьгә хәтле давыллар вакыты. Уртача айлык температура – 26°.

Утрауда – үңдырышлы вулканик җир. Өлешчә агачларның бәяле төрләре белән дымлытропик мәңгеяшел урманнар сакланган. Хайваннар дөньясында нигездә кошлар. Утрау янындагы диңгез сулары балык, кысласыманнар һәм моллюскларга бай.

Гренадага шулай ук, иң зур Кариока утравы белән, Гренадина утраулар чылбырының көньяк өлеше дә керә.

Халык[үзгәртү]

Халык саны — 90,7 мең (2009 ел июленә, чама белән).

Этно-расалы бүленеш: негрлар 82 %, мулатлар 13 %, аклар һәм һиндлылар 5 %, шулай ук индеец халыклары калдыклары. Гренаданың күп халкы Бөекбритания, АКШ һәм Вест-Һиндстанның башка илләренә китә.

15 яшькә тиклеләр төркеме — 32 %; 15 тән 65 кача — 65 %; 65 тән олылар — 3 %.

Уртача яшь – 22,4. Уртача яшәү озынлыгы – 66 яшь. 2008 елда халык саны үсеше – 0,4 %. Яңа туганнарның үлеме – 1000 гә 13,2.

Диннәр:католиклык (53 %), англиканлык (14 %) и протестант конфессияләре (33 %).

Рәсми тел — инглиз теле. Шулай ук патуа — француз теленең вест-Һинд диалекты таралган.

Укымышлылык — 96 %.

Икътисад[үзгәртү]

Төп мәкалә: Гренада икътисады.

Гренада икътисады туризмга, һәм шулай ук оффшор финанс эшмәкәрлелегенә нигезләнә.

2006 елда экспорт – 38 млн долл. Төп экспорт тауарлары — банан, какао, мускат чикләвеге.

2006 елда импорт — 343 млн долл. Азык-төлек, сәнәгый тауарлар, ягулык һ.б. кертелә.

Хәрби көчләр[үзгәртү]

1983 елгы вакыйгалардан соң Гренаданың хәрби көчләре таркатыла.