Антигуа һәм Барбуда
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Анти́гуа һәм Барбу́да (инг. Antigua and Barbuda [ænˈtiːɡə] һәм [bɑrˈbjuːdə], испан теленнән тәрҗемәдә — «борынгы» һәм «сакаллы») — шул ук исемле утрауларда һәм Редонда утравында урнашкан дәүләт. Ул Кече Антиль утраулары төркеменә керә (Кариб диңгезе).
Халыкны күбесенчә негрлар тәшкил итә. Төп дин — протестантлык.
Антигуа һәм Барбуда Милләтләр Дуслыгы, Америка дәүләтләре оешмасы әгъзасы.
Ил башлыгы — Бөекбритания патшасы.
Әлеге утраулар Христофор Колумб тарафыннан 1493 елда ачылды. 1632 елдан башлап бу җирләр Бөекбритания составына керә. Инглизләр монда плантацияләрне оештырдылар, моның өчен махсус Африкадан коллар-негрларны китерделәр. Коллыктан 1834 елда гына баш тарттылар. 1967 елда ил Англия белән ассоцияцияләнгән. 1981 елның 1 ноябреннән — бәйсез дәүләт.
[үзгәртү] Сылтамалар
|
|
||
|---|---|---|
| Бәйсез дәүләтләр: | ||
| Буйсынган территорияләр: | Америка Виргин утраулары | Ангилья | Аруба | Бермуд утраулары | Британ Виргин утраулары | Гваделупа | Гренландия | Кайманов утраулары | Клиппертон | Мартиника | Монтсеррат | Навасса | Нидерланд Антиль утраулары | Пуэрто-Рико | Сен-Бартельми | Сен-Мартен | Сен-Пьер һәм Микелон | Тёркс һәм Кайкос | |
