Ацтеклар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сент. Сесилья Акатитланда ацтек пирамидасы, Мексика дәүләте.

Ацтеклар - Мексикада яшәүче, бигрәк тә нахуатль теле туган теле булган халык. Ацтек (Ацтекатль) нахуатль телендә «берәү Ацтланнан» дигәнне аңлата. Ацтлан - шул вакытның нахуатль телендә сөйләшүче халык мәдәнияте өчен мифологик урын.

Ацтеклар цивилизациясе XIV - XVI гасырларда, Месоамерика хронологиясендә соңгы пост-классик периодында Урта Американың шактый зур өлешен биләп торган.

Мехикаларның ышанулары буенча Мехико-Теночтитлан күл уртасындагы утрауда, Ацтланда урнашкан, һәм аның халкы ацтекатль дип аталган. Моннан ацтек сүзе килеп чыккан. Еш кына "ацтек" төшенчәсе Теночтитлан (хәзерге вакытта Мехико шәһәре урынында) Мехика кешеләрен аңлата.

Кайвакыт төшенчә шулай ук Теночтитланның ике мөһим шәһәр-дәүләтен - Техкокодагы Акольхуа һәм Тлакопандаг Тепанекны үз эченә ала, бу шәһәрләр бөтенесе бергә ацтекларның өчлек альянсын - "Ацтек империясен" тәшкил иткән.

13-нче гасырдан башлап, Мехико Үзәне Ацтек цивилизациясенең йөрәге булып торган: монда Техкоко Күлендәге утрауларда ацтекларның өчлек альянсының башкаласы Теночтитлан урнашкан. Өчлек альянсының сәяси гегемониясе Мехико Үзәненнән бик ерак җирләргә кадәр җиткән.

Халык какао эчемлеген яраткан, шуннан тыш какаоны төрле ризыклар ясауда кулланган. Ацтекларда акча ролен дә какао орлыклары үтәгәне билгеле. Хәтта акчаны ялганлап җирдән, яки балчыктан ясау очраклары да булган. Мисал өчен: бер корбан өчен «сыйфатлы» колның бөясе 4000 какао орлыгы булган.

1521 елда, Эрнан Кортес күп санлы нахуатль телендә сөйләшүче союздашлары белән бергә, Теночтитланны яулап ала һәм ацтек өчлек альянсын тар-мар итә. Ацтекларның башкалалары урынында яңа шәһәргә - Мехикога нигез салына.

Чыганаклар[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]