Ацтлан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Чикомосток җиде мәзгарәсе, Historia Tolteca-Chichimeca.

Ацтлан или Астлан (аст.Aztlān, бер урында — «челәннәр иле») — ацтекларның (Месоамериканың төп мәдәни төркеменнәреннән берсе) мифик ватаны. Науатль телендә «Azteca» сүзе Ацлан кешеләре дигәнне аңлата.

Риваять[үзгәртү]

Башта ацтеклар, башка науа халыклары (хочимилька, тлахуика, акольхуа, тахасалан тлакскалан, тепанека һәм чалька) кебек үк, үзләренең ваттаннары дип, Мехико үзәненнән төньяк көнбатышта урнашкан, Чикомостокны («җиде мәгарә урыны») санаганнар. Риваятьләр буенча ацтеклар 1164 елда ташлап киткән Ацтлан турында миф, ацтекларның үз дәүләчелеге барлыкка килә башлагач кына, туа. Риваятьләрдә Ацтлан, озын юлның аргы ягында, суыкта һәм караңгылыкта урнашкан, зур күл эчендәге утрау буларак сурәтләнә.

Ацтланның төрле сурәтләнешләре бик каршылыклылар. Кайберләр аны җәннәт урыны дип, ә кайберләр (Обен кодексы) анда ацтеклар Ацтека-Чикомосток исемле халыкның коллары итеп тасвирлыйлар. Руханилары җитәкчелегендә ацтеклар юл буенча качалар, һәм аларның Уицилопочтли иләһе ацтек дип аталуны тыя һәм үзләрен меши́ка дип атарга боера. (XIX гасырда аларны галимнәр, аерым алганда Уильям Прескотт, «ацтеклар» дип атый башлыйлар.

Ацтеклар мифологиясендә Ацтлан Теночтитланга күчү белән бер урында тора. Риваятьләр буенча, көньякка күчеш 1064 елның 24 маенда башлана. Месоамерика хронологиясенең ахырга постклассик чорында (якынча 1300—1521 еллар) җиде науа халкының һәрберсе, Мексиканың үзәк өлешендә зур шәһәр-дәүләт төзи.

Испан басып-алуларыннан соң, Эдемга охшаш Ацтлан турындагы сүзләр Испаниягә килеп җитә. Төгәл тасвирлаулар, аерым алганда Диего Дуранның 1851 елгы язмалары, Калифорниягә испан экспедицияләрен җибәрүгә сәбәп булалар.

Ацтлан роленә дәгъва итүче урыннар[үзгәртү]

Ботурини кодексында Ацтланнан китү күренешен сурәтләү (XVI гасыр)

Ацтлан Тамоанчан, Чикомосток, Толлан һәм Сибола кебек Месоамериканың күп мифик урыннарына ошаган булса да, археологлар мешика халкының чыгу урынын табарга тырышып карыйлар.

1887 елда месика антропологы Альфредо Чаверо Ацтлан Тын океан ярында, Наярит штатында дип фаразлый. 1980 еллар башында мексика президенты Хосе Лопес Портильо-и-Пачеко Ацтлдан шул ук Наярит штатындагы Мекскалтитан утравында дип әйтә, ләкин бу тарихчылар тарафыннан сәяси алым буларак бәяләнә. Наярит штаты Ацтлан символын, «Наярит, мексикалылар бишеге» язуы белән үз гербына кертә.

Шулай ук башка урыннар да әйтелә — Гуанахуато, Халиско, Мичоакан штатлары һәм хәтта американың Юта штаты.

Сылтамалар[үзгәртү]