Исраил

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Исраил Дәүләте
מדינת ישראל
  Медина́т Исраэ́ль
دولة إسرائيل
Дәүләт Исра’и́л
Flag of Israel.svg Исраил Илтамгасы
Исраил байрагы Исраил Илтамгасы

Координатлар: 31°47′00″ т. к. 35°13′00″ кч. о. / 31.78333° т. к. 35.21667° кч. о. / 31.78333; 35.21667 (G) (O)

Israel in its region (pre 1967 territory).svg
Исраил милли гимны
Бәйсезлек көне 14 май 1948 ел (Бөекбритания)
Рәсми телләр иврит, гарәп
Башкала Иерусалим
Зур шәһәрләр Иерусалим, Тел-Авив, Хайфа
Идарә итү формасы парламент җөмһүрияте
Президент
Премьер-министр
Шимон Перес
Биньямин Нетаньяху
Мәйдан
• Барлыгы
• % су өслеге
Дөнья буенча 143 урында
Барысы 20 770; чынлыкта 22 072 км²
2
Халык
• Тикшерү (2010)
Тыгызлыгы

7 695 000[1] кеше (95-нч.)
349 кеше/км²
Акча берәмлеге Яңа шекел
Телефон коды +972
Сәгать поясы +2 (җәен +3)

Исраил, тулы рәсми исеме Исраил Дәүләте (ивр. מדינת ישראל, гарәп. دولة اسرائيل‎) - Азиянең көньяк-көнбатышында, Урта диңгезнең көнчыгыш яр буенда урнашкан дәүләт. Төньякта Ливан, төньяк-көнчыгышта Сүрия, көнчыгышта Иордания һәм Иордан елгасының Көнбатыш яры территориясе белән һәм көньяк-көнбатышта Мисыр һәм Газа секторы белән чиктәш. Дәүләт буларак 1948 елның 14 маенда (5708 елның 5 ияры) БМО Генераль Ассамблеясенең 1947 елның 29 ноябрендә кабул ителгән № 181 резолюциясе нигезендә игълан ителә.

Бәйсезлек Декларациясе нигезендә, Исраил яһүд дәүләте булып санала. Шул ук вакытта Исраил күпмилләтле һәм демократик дәүләт, анда яһүдиләр белән бергә тигез хокукларга нинди дин тотуга карамастан, башка этник төркемнәр дә: гарәпләр-мөселманнар, гарәпләр-христианнар, друзлар, бәдәвиләр, самаритлар («шомронимнар»), адыглар һәм башкалар ия. Мәсәлән, друз һәм бәдәви депутатлары, гарәп фиркалары һәм депутатлары кнессетка кергәннәр.

Сылтамалар[үзгәртү]

Исраилның рәсми сайтлары