Сингапур

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сингапур Республикасы
урнашуы
Бәйсезлек 1965,Малайзиядән
Идарә итү формасы Президент республикасы
Рәсми тел Малай теле, Кытай теле, Тамил теле, Инглиз теле
Башкала Сингапур
Президент
Мәйдан 639 км²
Халык саны 3,1 млн. кеше
Акча сингапур доллары


Сингапур («Арыслан шәһәре») – Көньяк-Көнчыгыгыш Азиядә урнашкан атау-шәһәр-дәүләт. Мәйданы 639 кв. километрлы утрау дәүләт. Халкы 3,53 миллион (шуның 1,6 миллионы Сингапур шәһәренең үзендә яши). Халыкның 80 проценты – кытайлар. Илдә дәүләт телләре дүртәү – малайя, кытай, тамил, инглиз телләре. Дәүләт телләренә караш бөтенесенә дә бертөрле. Буддачылык, конфуцианлык, ислам, индуизм, христиан диннәре тигезлектә. Сингапур – нефть эшкәртүче, электр техникасы, радиоэлектроника, оптика-механика, диңгез суднолары, авиация, корыч кою, металл эшкәртү, химия, азык-төлек, туку сәнәгате гөрләп эшләүче һәм тагы да киңрәк җәелә баручы ил.

Тарихи белешмә[үзгәртү]

Риваятьләр буенча, Сингапурга XIII гасырда нигез салынган һәм ул шул заманнардан бирле «Көнчыгышның көнбатыш капкасы», «Көнбатышның көнчыгыш капкасы», «Азия Гибралтары», «Азия Венециясе» булып санала. Ә инде Көньяк-Көнчыгыш Азиянең финанс үзәгенә әверелгәннән соң, аны «Азия Цюрихы» дип тә олылый башлыйлар.

1942-1945 елларда Сингапурны Япония басып ала, 1959 елда аңа мөстәкыйль идарә итү хокукы бирелә, 1963-1965 елларда Малайзия составында була да, шуннан соң бәйсез дәүләткә әверелә. Малайзия реформаторы Махатхир, илдә кытайларның малайялылардан артыбрак китүен теләмәгәнлектән, күпчелек халкы кытайлар булган Сингапурны 1965 елда ирекле «йөзүгә» җибәрә.

Икътисади вазгыять[үзгәртү]

Сингапурда казылма байлыклар юк, шуңа күрә ул чит илләрдән чимал гына түгел, ә бәлки энергия чыганакларын, хәтта сазлыклы җирләрен яхшыртыр өчен ком да сатып алырга мәҗбүр. Эчәр су да юк, ул аны Малайзиядән ала (хәер, хәзер биредә куәтле су чистарту системалары үсеш ала башлаган). Ләкин шулай булуга карамастан, республика хөкүмәте үз алдына аны чәчәк атучы илгә әверелдерү бурычын куйган һәм бу планны бик уңышлы тормышка ашырып килә. Сингапур бүген җан башына туры килүче эчке тулай продукт буенча (28 мең доллар) АКШны (34 мең доллар) куып җитеп килә. Ул – иң бай «Азия арысланы». Шуның өстенә, алтын валюта резервы да 80 миллиард доллар тәшкил итә.

Йөк әйләнеше буенча дөньядагы иң зур Роттердам портыннан гына калышучы диңгез порты һәм нефть порты, биш нефть эшкәртү заводы, электр техникасы, радиоэлектроника, оптика-механика, суднолар төзү, ремонтлау, авиация, металл эшкәртү, агач эшкәртү, химия, азык-төлек, туку, җиңел һ.б. тармак заводлары урнашкан. Каучук, кофе, чәй һ.б. беренчел эшкәртү предприятиеләре дә бар. Әле авыл хуҗалыгы өчен дә җир кала. Утрауда дуңгызчылык, кошчылык белән шөгыльләнәләр. Халыкара аэропорт төзелгән. Тимер һәм автомобиль юллары белән утрау Малакка ярымутравы белән тоташкан.

Сингапурның экономик үсешенә промышленность белән авыл хуҗалыгы гына түгел, ә бәлки банклар һәм биржалар да нык булыша. Сингапур, Гонконг белән беррәттән, Көньяк-Көнчыгыш Азиянең финанс-сәүдә үзәге дә.

Экспорт буенча бәләкәй генә Сингапур галәмәт зур Кытайны куып җиткән һәм 1,5 мәртәбәгә Русияне узып киткән. Шуны да әйтергә кирәк, ул чит илләргә безнең кебек чимал түгел, ә бәлки оргтехника, телеаппаратура, нефть продуктлары сата.

Хронология[үзгәртү]

  • 1819 елга кадәр малайзия солтаннарына буйсынган.

Чыганак[үзгәртү]