Сингапурда һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сингапурда һинд дине latin yazuında])

Сингапурда Индуизм тарафдарлары булып илнең өлкән яшьтәгеләрнең 5,1%-ы булып тора (2010 ел халык санын алу бирелгән мәгълүматлары). Һиндуларның Сингапурга беренче эре дулкыны XIX гасыр башында килгән. Бу күбесенчә Тамилнадтан Британия Ост-Индия компаниясенең ялланган эшчеләре булган. Алар үзләре белән диннәрен һәм мәдәниятләрен алып килгән. Алар килүе белән илдә Дравид архитектура стиленда төзелгән һинд дине гыйбадәтханәләре барлыкка килгән. Шри Мариамман Гыйбадәтханәсе - илдәге беренче һинд дине гыйбадәтханәсе 1827 елда барлыкка килгән. Соңрак чорда һинд диненең нигезләвендә күренекле рольне бай һинд сәүдәгәрләре һәм эшмәкәрләре уйнаган. Хәзерге вакытта Сингапурда Һинд дине пантеонының төрле Ходайларына багышланган якынча 30 һинд дине гыйбадәтханәсе бар. Сингапурда Сингапур Һинд дине тарафдарлары эшләре белән эшли торган ике хөкүмәт агентлыгы бар:Hindu Endowments Board һәм Hindu Advisory Board.

Шри Мариамман Гыйбадәтханәсе, Сингапур
Сигнапурда Һинд дине яңгыр Алиһәсе Мариамманга багышланган Шри Мариамман Гыйбадәтханәсенең "гопурам"ында (керү манарасы) төрле Илаһларның сурәтләре.

Сингапурда Һинд дине һәм мәдәнияте кимендә безнең эраның 7-енче гасырында булган, ул вакытта Темасек Һинду-Буддист Шривиджая империясенең сәүдә посты булган. Бер мең ел узгач, Сингапурга Көньяк Һиндстаннан ялланган эшчеләр буларак кулилар китерелгән булган, алар Британия Көнчыгыш Һиндстан Ширкәте тарафыннан һәм Британия Империясеннән китерелгән булганнар. Малайзия ярымутравы белән, Британия хөкүмәте җирле плантация һәм сәүдә эшчәнлеген тотрыкландыруга омтылган; ул Һиндуларны миграциянең Кангани системасы буенча гаиләләрен алып килергә өндәгән, монда төпләнергә, гыйбадәтханәләр төзергә һәм соңрак Кече Һиндстан буларак җәмәгать барлыкка килгән. Хәзерге вакытта Сингапурда якынча утыз Һинд дине гыйбадәтханәсе бар, алар төрле Ходайларга һәм Алиһәләргә багышланган. 2010 елда Сингапурда 260 000 Һинд дине тарафдары булган дип фаразланган. Һинд дине тарафдарлары 2010 елда өлкән Сингапур гражданнарының якынча 5,1%-ын тәшкил иткән азчылыгы булган. Сингапурда барлык Һинд дине тарафдарлары диярлек этник Һиндлеләр (99%) һәм алар белән катнаш никахлар корган кешеләр булган. Һинд дине тарафдарлары нисбәте 1931 елда иң күбе булган - 5,5%. Сингапурда Һинд дине фестивале Дивапали милли җәмәгать бәйрәме буларак танылган. Кайбер Һиндле-булмаган кешеләр, гадәттә Кытай Буддистлары төрле Һинд дине эшчәнлекләрендә катнашкан. Малайзиянең һәм Индонезиянең төрле дәүләтләреннән аермалы буларак Сингапурда Һинд дине тарафдарлары ирекләренә чикләүләр куелмый.

Ел Процент Артыш
1849 2.8% -
1911 5.0% +2.2%
1921 4.6% -0.4%
1931 5.5% +0.9%
1980 3.6% -1.9%
1990 3.7% +0.1%
2000 4.0% +0.3%
2010 5.1% +1.1%

2015 елда яшәүче теркәлгән этник төркемнәр.

Этник Төркем Һиндулар буларак теркәлгән Яшәүче Этник Төркемнәр Халкы Һиндулар буларак теркәлгән Яшәүче Этник Төркемнең проценты Яшәүче халыкның проценты Этник төркемнең тулаем яшәүче халкы
Кытайлар 300 0.012% 76.84% 2,517,580
Малайялылар 0 0% 11.88% 389,090
Һиндлеләр 161,800 59.88% 8.25% 270,220
Башкалар 400 0.403% 3.03% 99,300
Тулаем алганда 162,600 4.964% 100% 3,276,190

Сингапурда Һинд диненең башланулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шри Шриниваса Перумал Гыйбадәтханәсе.

Сингапурда Һинд дине һәм мәдәнияте 7-енче гасыр Һинду Шривиджая империясе вакытында ук булган, ул вакытта Темасек кечкенә сәүдә посты булган.10-ынчы гасырга, Тамил Чола йогынтысы башланган. 14-енче гасырдан 17-енче гасырга кадәр Исламның киңәюе белән, Сингапурның эчендә һәм тышында Һинду-Буддист йогынтысы кимегән. Колониаль эра регионда дини йогынтыда зур үзгәрешләр керткән.

19-ынчы гасыр башында Көньяк Һиндстаннан Һинду иммигрантлар дулкынына шәһид булган, бу күбесенчә Британия Көнчыгыш Һиндстан Ширкәте тарафыннан кулилар һәм ялланган эшчеләр - Тамиллар булган. Бу иммигрантлар үзләре белән диннәрен һәм мәдәниятен алып килгәннәр. Аларның килүе вакытында утрау буйлап архитектураның Дравид формасында гыйбадәтханәләр төзелгән булган. Гыйбадәтханәләр шулай ук җәмәгатьне тотар өчен кулланган, бу чит илдә торучылар өчен җайлык булган.

Беренче Һинд дине гыйбадәтханәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шри Мариамман Гыйбадәтханәсе, Сингапур

Чайнатаунда беренче гыйбадәтханә, Шри Мариамман Гыйбадәтханәсе 1827 елда Сэр Стэмфорд Раффлз клеркы Нараина Пиллай тарафыннан төзелгән булган; ул Алиһә Ана инкарнациясе Һинд дине Алиһәсе Мариамманга багышланган булган, ул чирләрне дәваларга көчкә ия булган дип саналган. Ул башта шул 1823 елда сатып алган урында агач, салам алачык төзегән. Хәзерге гыйбадәтханә 1863 елда эшләнеп бетерелгән булган.

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сингапурда Һинд дине гыйбадәтханәләре Дравид стиленда, күбесенчә Һиндстанда, Тамил Надуда булган Тамил стиленда төзелгән. Бу стиль үзенең солид "гопурам"нар яки керү манаралары, катлаулы фризлары, стеналарда һәм түшәмнәрдә катлаулы сыннар һәм сурәтләр яки фрескалар өчен мәшһүр.

Хәзерге заманда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге заманда Сингапурда якынча утыз төп гыйбадәтханә бар, алар Һинду пантеонының төрле Ходайларына һәм Алиһәләренә багышланган. Хәзерге вакытта ике хөкүмәт органы барлык Һинду эшләре белән эш итә:The Hindu Endowments Board and The Hindu Advisory Board.

Һиндулар азчылык булып торып Сингапурның олы яшьтәге гражданнарының һәм даими яшәүчеләрнең якынча 5,1%-ын (2010 Халык санын алу буенча) тәшкил итә. 15 яшьтәге яки олырак халык арасында Сингапурның 2010 ел халык санын алу буенча якынча 158 000 Һинду булган; Сингапур халкының 37%-ы өйдә тамилча сөйләшә, ә 42% инглизчә. Сингапурда Һиндуларның зур күпчелеге этник Көньяк Һиндлеләр. Һиндле-булмаган Һиндуларның күп булмаган саннары Һинду гаиләләренә кабул ителгән яки кияүгә чыккан Кытай хатыннары.

Сингапурда Һинд дине фестивале Дивапали милли бәйрәм буларак үткәрелә, башка җәмәгатьләрнең дини бәйрәмнәре белән беррәттән. Ике Һинд дине гыйбадәтханәсе Сингапурның Милли Монументлары буларак игълан ителгән. Болар - Шри Мариамман Гыйбадәтханәсе һәм Шри Шриниваса Перумал Гыйбадәтханәсе. Сингапурда күпчелек Һинду гыйбадәтханәләр кебек алар Көньяк Һиндстан Дравид стиленда төзелгән һәм киң Көньяк Һиндстан Тамил җәмәгатенә хезмәт иткән. Төрле җәмәгатьләр шулай ук Сингапурда үз гыйбадәтханәләрен нигезләгәннәр. Мәсьәлән, Шри Ланка Тамил җәмәгате Цейлон Юлында Шри Сенпага Винаягар Гыйбадәтханәсен нигезләгәннәр һәм Четтиар җәмәгате Танк Юлында Шри Тхандаютхапани Гыйбадәтханәсен нигезләгән. Төньяк Һиндстан җәмәгате шулай ук Төньяк Һиндстан стиленда төзелгән Шри Лакшминараян Гыйбадәтханәсен нигезләгән.
Сингапурда Һиндле булмаганнарның кайберәүләре, мәсәлән Буддист Кытайлар төрле Һинд дине эшчәнлегендә катнашалар, шуларга Һинд дине ходайларына дога кылу, гыйбадәтханә фондларына акча иганә итү һәм Дивапали, ут йөрү церемониясе һәм Тайпусам Һинд дине фестивальләрендә катнашалар. Билгеле гыйбадәтханәләр, мәсьәлән Ватерлоо Урамында Шри Кришан Гыйбадәтханәсе яки Йишунда Кытайлар арасында күп тарафдарлар бар, алар якындагы Кытай гыйбадәтханәләренә барганда бу гыйбадәтханәләргә дә зиярәт кылалар.

Һинд дине дини фестивальләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сингапурда Дивали бизәүләре.
Тайпусам катнашучысы.

Ел саен үткәрелә торган кайбер зур Һинд дине бәйрәмнәренә Дипавали (Дивали), Тайпусам, Понгал, Тамил Яңа Елы яки Варша Пираппу, шулай ук Төсләр Фестивале буларак мәгълүм Һоли һәм Тхимитхи яки башкача Утлар Белән Йөрү Фестивале.

  • Дипавали/Дивали - фестиваль алдыннан бер ай элек, Кече Һиндстан мирасы даирәсе бизәлә башлый. Җәмәгать урамнары еш филләр, тавислар һәм май лампалары кебек Һинд мотивларын сурәтләүче төсле орнаментлы утлар белән бизәлә. Даирәнең төрле урыннарында кимендә ике төрле Дипавали базарлары үткәрелә - берсе Кече Һиндстан Аркадасында һәм башкасы ачык кыр каршысында Мустафа Үзәгендә. Бу базарлар фестивальгә алып баручы көннәрде халык белән тулган була һәм аларда Дипавали котлау карточкалары, традицион ашамлыклар һәм эчемлекләр, өй өчен Һиндстан темасына бизәкләр, традицион Һинд киемнәре һәм шулай ук башка киемнәр, Һинд музыкасы һәм видео дисклары, балалар өчен Бенгалия утлары, май лампалары, хуш исле әйберләр, Ходайлар һәм гаилә алтарьлары өчен әйберләр белән стендлар бар. Даирәләр бу чорда аеруча дәртле булып китә һәм күп кешеләр, Һинду булмаган яшәүчеләр һәм туристлар бу атмосфера белән ләззәтләнер өчен даирәгә килә.
  • Тайпусам - Ходай Муруганнан ярлыкауның өлеше буларак катнашучылар процессия юлы буйлап "кавади"лар алып баралар. Кайбер олы ир катнашучылар аларның тәннәренә мәгъдән ыргаклар яки тәнне кадаучы кечкенә сөңгеләр белән беркетелгән кавадиларны алып баралар. Бу ел саен уза торган фестиваль вакытында хәзерге заман Сигнапурда шәһәрдә төп урамнар,Orchard Road даирәсен дә кертеп ябылган бердәнбер вакыт. Процессия Шри Шриниваса Пермал Гыйбадәтханәсендә Серангун Юлында башлана һәм Орхидея Юлы һәм Пенанг Юлы буйлап Клеменсо Авенюсы янында Танк Юлында Шри Тхандаютхапани Гыйбадәтханәсендә бетә. Фестиваль төп дини һәм шәһәр чарасы, анда күп санлы катнашучылар, тугърылар, тәэмин итүче гаилә һәм дуслар һәм шулай кызыксынучылар, фотографлар һәм туристлар катнаша.
  • Пангуни Утхирам - Тайпусам кебек үк бу фестиваль Ходай Муруганга багышланган. Шулай да бу Ходай Муруганның туган көненә багышланган. Йөзләрчә кешеләр Йишунда Изге Агач Баласубраманиам Гыйбадәтханәсенә һәм Өске Букит Тимах Юлындагы Шри Муруган Калкулык Гыйбадәтханәсенә киләләр.Кешеләр шулай ук Ходай Муруган хөрмәтенә кавадилар һәм сөт чүлмәкләре алып баралар. Шулай да юл Тайпусамдагыдан күпкә кыскарак.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Рус Википедиясендәге «Индуизм в Сингапуре» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.