Иод

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Te Ио́д / Iodum (I) Xe
Атом номеры 53
Матдәнең тышкы күренеше Иод
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
126,90447 а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы 0,136 пм
Ионизация энергиясе
(беренче электрон)
1 008,3 (10,45) кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе [Kr] 4d10 5s2 5p5
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы 133 пм
Ион радиусы (+7e) 50 (-1e) 220 пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
2,66
Электрод потенциалы 0
Оксидлашу дәрәҗәсе 7, 5, 3, 1, -1
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 4,93 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы 54,440,45) Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек 386,7 Вт/(м·K)
Эрү температурасы 15,52 (I—I) K
Эрү җылылыгы 457,5 кДж/моль
Кайнау температурасы 41,95 (I—I) K
Парга әйләнү җылылыгы 25,7 кДж/моль
Моляр күләм орторомбик см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше 7,720
Рәшәткә параметрлары n/a Å
Дебай температурасы n/a K
I 53
126,90447
5s25p5
Иод

Иод ( лат. Iodium), I – Менделеевның периодик таблицасының VII төркемендә, 53нче санында урнашкан химик элемент. Аның атом массасы 126,9045. Иод – кара-соры төстәге каты матдә, галогеннарга карый. "Иод" исеме грек телендәге iodes, ioeides – шәмәхә сүзеннән алынган.

Тарихи белешмә[үзгәртү]

Иодны 1811нче елда франөуз химигы Б.Куртуа ача. Ул, диңгез суүсемнәре көленең концентрацияле сульфат кислотасы белән канашмасын җылытып, соңыннан карасу ялтыравык пластинага конденсацияләнүче, шәмәхә төстәге парның бүленгәнен күзәтә. 1813-1814нче елларда француз химигы Ж.Л.Гей-Люссак һәм инглиз химигы Г.Дэви иодның элемент икәнен исбатлыйлар.

Табигатьтә таралышы[үзгәртү]

Иод җир кабыгы массасының 4*10-5%н алып тора. Иод диңгез организмгарында туплана. Диңгез суының 1 литрында 5 * 10-5 грамм иод бар. Иод парга әйләнгә диңгез суы белән континентларга үтеп керә. Нефть табылган районнарда иодлы-бромлы сулар очрый, бу суның 1 литрында 100 мг га кадәр иод булырга мөмкин.

Физик һәм химик үзлекләре[үзгәртү]

Иод тыгызлыгы 4,94 г/см3; эрү температурасы 113,50 С; кайнау температурасы 184,350 С. Иод суда начар (0,33 г/л, 25 С та), ә органик эреткечләрдә (спирт, бензол), иодид ларның сулы эремәләрендә яхшы эри. Иодның тышкы атом каонфигурациясе 5s 2 5p 5.

Иод металлар белән бик актив тәэсирләшә, иодидлар барлыкка килә. Иод водород белән җылыткагнда гына тәэсирләшә, ләкин тулысынча түгел. Углерод, кислород, азот белән турытын тәэсирләшми. Иод – хлорга һәм бромга караганда көчсезрәк оксидлаштыручы.

Кулланылышы[үзгәртү]

Иодны һәм аның кушылмаларын башлыча медицинада һәм аналитик химиядә, шулай ук органик синтезда һәм фотографиядә кулланалар. Сәнәгатьтә иодны аз кулланалар. Иодидларны термик таркатып, үтә чиста металлар табалар.