Бала
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Бала — балачак дәверендәге кеше. Төрле мәдәниятләрдә, яшәү цикллары турындагы теорияләрдә һәм хокукый системаларда балаларның яшь чикләре төрлечә билгеләнә. Кыз бала дип хатын-кыз җенесеннән булган, ир бала дип ир-атлар җенесеннән булган бала атала. Балаларның сәламәтлегенә багышланган медицина өлкәсе педиатрия атамасын йөртә.
