Корыч
Корыч — тимер белән углеродның (шулай ук башка элементлар) чүкелүчән эретмәсе. Углеродның авырлык буенча өлеше корычның төренә карап 0,2%тан 2,1%ка кадәр тәшкил итә. Углерод тимер эретмәләренең ныклыгы һәм катылыгын арттыру, сыгылмалылыгын азайту максаты белән кушыла.
Корыч — машина төзүдә, транспортта, төзүчелектә һәм халык көнкүрешенең башка өлкәләрендә иң мөһим конструкцион материал булып тора.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Корыч җитештерү
[үзгәртү] 2007 ел
| Ил төркемнәре | 2007 елда җитештерү, мең тонн | Бөтендөнья җит-ге өлеш, % |
|---|---|---|
| Бөтен дөнья | 1344265 | 100 % |
| Азия | 754574 | 56,1 % |
| Африка | 18764 | 1,4 % |
| Якын Көнчыгыш | 16452 | 1,2 % |
| Аурупа Берлеге (27) | 210186 | 15,6 % |
| Аурупа Берлеге (15) | 175609 | 13,1 % |
| Калган Аурупа | 30452 | 2,3 % |
| Океания | 8745 | 0,7 % |
| Төньяк Америка | 132834 | 9,9 % |
| БДБ (6) | 124006 | 9,2 % |
| Көньяк Америка | 48251 | 3,6 % |
[үзгәртү] 2008 ел
2008 елда аңа кадәрге 11 ел эчендә еллык корыч җитештерү күләме кими. 2008 елда дөньяда 1 млрд 329,7 млн т. корыч җитетерелә, бу 2007 ел белән чагыштырганда 1,2% азрак.
[үзгәртү] 2009 ел
2009 елның беренче алты айлык нәтиҗәсе буенча бөтендөнья корыч кою тармагында туплам өлеше 98% булган 66 илнең алдагы елның шушы ук дәверенә карата корыч җитештерүе 21,3%ка кими (World Steel Association статистикасы буенча 698,2 млн тоннан 549,3 млн тоннга кадәр).
Кытай 2008 елның шушы ук дәверенә карата җитештерүне 1,2% ка (266,6 млн тоннга кадәр), Һиндстан 1,3%ка (27,6 млн тоннга кадәр) арттыра.
АКШда җитештерү 51,5%, Япониядә — 40,7%, Көньяк Кореядә — 17,3%, Германиядә — 43,5%, Италиядә — 42,8%, Франциядә — 41,5%, Бөекбританиядә — 41,8%, Бразилиядә — 39,5%, Россиядә — 30,2%, Украинада — 38,8%ка кими.