Украина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Украина
Україна
Flag of Ukraine.svg Lesser Coat of Arms of Ukraine.svg
Байрак Герб
Гимн: «Ще не вмерла України ні слава, ні воля»

Location Ukraine Europe.png

Бәйсезлеген игълан итү вакыты

24 август 1991 (ССРБдан)

Рәсми тел

Украин теле[1]

Башкала

Киев

Идарә итү формасы

Президент-парламент республикасы

Президент

Виктор Янукович

Хөкүмәт Рәисе

Николай Азаров

Югары Рада Рәисе

Владимир Литвин

Мәйдан

44-нче

- Барлыгы
- Су

603 700 км² [2]
7 %

Халык саны

62-нче

- Барлыгы

- Халык тыгызлыгы

45 559 058 кеше (2012)[3]

75,47 кеше/км²

Тулаем эчке продукт (САМП)

39-нче

- Барлык, агымдагы бәядә (2011)

- Кеше башына

327,937 млрд $ [4]

7 198 $[5]

Тулаем эчке продукт (номинал)

52-нче

- Барлык, агымдагы бәядә (2011)

- Кеше башына

162,850 млрд $ [6]

3 574 $

КПҮИ

Green Arrow Up Darker.svg 0,729[7] (югары) (76-нче)

Валюта

Украин гривнасы

Интернет доменнар

.ua, .укр [8]

ISO коды

UA

Телефон коды

+380

Сәгать пояслары

UTC +2

Украи́на (укр. Україна - Украйина)Көнчыгыш Аурупада урнашкан дәүләт. Тулысынча Аурупада урнашкан иң зур дәүләт. Украинада 350 000 татар яши.

Украинаны төньяктан көньякка якынча икегә бүлеп Днепр елгасы ага.

2001 елның җанисәбе буенча, халык саны — 48,457 миллион кеше, 2012 елда халык саны — 45 559 235 кеше.[9]

Дәүләт теле — украин теле, кайбер регионнарда рус, румын/молдав, һәм венгр телләрнең рәсми статусы бар.

Дәүләт төзелеше — унитар дәүләт, Президент-парламент республикасы. 27 административ-территориаль берәмлеккә бүленә, шул исәптә 24 өлкә, дәүләт буйсынудагы шәһәр (Киев, Акъяр) һәм Кырым Автономияле Җөмһүрияте.

Украина бәйсезлек көне — 24 август 1991.

Эчтәлек

География [үзгәртү]

Чиктәшлек [үзгәртү]

Як Ил
Төньяк-көнбатыш, көнбатыш Русия
Төньяк Белорусия
Төньяк-көнбатыш Польша
Көнбатыш Словакия, Маҗарстан
Көньяк-көнбатыш Румыния, Молдавия, Днестр буе Молдован Җөмһүрияте

Көньякта Кара һәм Азак диңгезләре белән юыла.

Кырый нокталар [үзгәртү]

Украинаның географик үзәге Черкассы өлкәсендәге Марьяновка авылы янында урнаша.

Рельеф [үзгәртү]

Украина күбесенчә Көчыгыш Аурупа тигезлегендә урнаша, ләкин илнең кайбер өлешләрендә таулар урнашалар: Кырымда Кырым таулары урнашалар (иң биек ноктасы — Роман-Кош тавы, 1545 м); көнбатышта — Карпат таулары урнашалар (иң биек ноктасы — Говерла тавы, 2061 м, шулай ук Украинаның иң биек ноктасы).

Климат [үзгәртү]

Гыйнварның урта температурасы — -8°…+4°С, июльнең урта температурасы — +18°…+23°С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300—700 мм, Кырым тауларында — 1000-1200 мм, Карпат тауларында — 1200-1600 мм.

Гидрография [үзгәртү]

Елгалар күбесенчә Кара һәм Азак диңгезләре бассейнына керәләр. Төп елгалар — Днепр, Северский Донец, Көнбатыш Буг, Днестр, Дунай. Иң зур күл — Сасык (Кундук) күле (204,8 км²).

Тарих [үзгәртү]

Борынгы тарих [үзгәртү]

Хәзерге Украина территориясендә беренче дәүләт берәмлекне безнең эрага кадәр VII гасырда скифлар оештыралар. Шул ук вакытта Төньяк Кара диңгез буенда грек колонияләре барлыкка киләләр. Б. э. к. 200-елларда скифларны сарматлар кысып чыгаралар. III гасырда хәзерге Украина территориясенә төньяк-көнбатыштан готлар керәләр һәм Ойум патшалыгын оештыралар. 375 елда готлар һуннардан җиңелүгә дучар булалар һәм Рим империясе территориясенә күчереп урнашырга мәҗбүр ителәләр.

IV гасырыннан хәзерге Украина территориясендә славян кабиләләре урнашырга башлыйлар. V гасырда Украинаның сулъягы һәм Кырым Хәзәр каһанлыгыннан бәйлелегенә эләгәләр.

ССРБ составында [үзгәртү]

Украин ССР байрагы (19491992)

1920 елның 30 декабрендә РСФСР, Кавказ арты СФСР, Украин ССР һәм Белорус ССР ССРБ барлыкка килү турнында килешүен имзалыйлар.

1920—1930-елларда илдә совет хакимияте украинизация сәясәтен үткәрә.

1920-елларның ахырында —1930-елларның башында коллективизация сәясәте үткәрелә, ул 19321933 елларның массакүләм ачлыгына китерә.

1930-елларда республиканың индустриализация үткәрелә.

1934 елда республиканың башкаласы Харьковтан Киевга күчерелә.

Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында [үзгәртү]

1939 елда, Алмания белән алдан килешүләре буенча, ССРБ үз гаскәрләрен Көнбатыш Украинага кертә, ул Украин ССР составына кертелә.

1940 елда, ССРБ гаскәрләре Румыния территориясенә кергәч, Украин ССР составына Төньяк Буковина, Бессарабия өлеше, һәм Герца районы кертеләләр.

19411944 елларда Украина Бөек Ватан сугышының сугыш хәрәкәтләре мәйданы булган. Украина халкы шул сугышында күп миллионлы югалтуларын күрә, ә республиканың икътисадына зур зыян китерелә.

Сугыштан соңгы периоды [үзгәртү]

1945 елда ССРБның Чехословакия белән килешүе буенча Украин ССР составына Карпат арты өлкәсе кертелә.

1954 елда, «Русия һәм Украина дуслыгының 300-еллыгы» хөрмәтенә Украин ССР составына Кырым өлкәсе кертелә.

1986 елның 26 апрельдә Чернобыль атом электростанциясендә һәлакәт була.

1991 елның 24 августта УССР Югары Советы бәйсезлек турында игълан итә.

Административ бүленеш [үзгәртү]

2012 елның 1 гыйнвары хәленә Украинада 459 шәһәр (шул исәптә Припәт һәм Чернобыль ташланган шәһәрләре), 885 шәһәр тибындагы бистә и 28 450 авыл бар.[10]

Карта Шәһәр округлары Административ карта
Украинаның административ бүленеше
  1. Винница өлкәсе
  2. Волынь өлкәсе
  3. Днепропетровск өлкәсе
  4. Донецк өлкәсе
  5. Житомир өлкәсе
  6. Запорожье өлкәсе
  7. Ивано-Франковск өлкәсе
  8. Карпат арты өлкәсе
  9. Киев өлкәсе
  10. Кировоград өлкәсе
  11. Луганск өлкәсе
  12. Львов өлкәсе
  13. Николаев өлкәсе
  14. Одесса өлкәсе
  1. Полтава өлкәсе
  2. Ровно өлкәсе
  3. Сумы өлкәсе
  4. Тернополь өлкәсе
  5. Харьков өлкәсе
  6. Херсон өлкәсе
  7. Хмельницкий өлкәсе
  8. Черкассы өлкәсе
  9. Чернигов өлкәсе
  10. Черновцы өлкәсе
  11. Киев шәһәре
  12. Акъяр шәһәре
  13. Кырым Автономияле Җөмһүрияте

Халык [үзгәртү]

Халык 1926[11] 1939[12] 1959[13] 1970[14] 1979[15] 1989[16] 2001[17]
К. с., мең кеше  % К. с., мең кеше  % К. с., мең кеше  % К. с., мең кеше  % К. с., мең кеше  % К. с., мең кеше  % К. с., мең кеше  %
украиннар 23218,9 80,01 23667,5 76,48 32158,5 76,81 35283,9 74,87 36489,0 73,55 37419,1 72,73 37541,7 77,82
руслар 2677,2 9,23 4175,3 13,49 7090,8 16,94 9126,3 19,37 10471,6 21,11 11355,6 22,07 8334,1 17,28
белоруслар 75,842 0,26 158,2 0,51 290,9 0,69 385,8 0,82 406,1 0,82 440,0 0,86 275,8 0,57
кырым татарлары 0,193 0,00 3,554 0,008 6,636 0,01 46,807 0,09 248,2 0,51
румыннар/молдаваннар 259,33 0,9 261,23 0,843 342,6 0,82 378,0 0,8 415,4 0,84 459,3 0,89 409,6 0,85
болгарлар 92,078 0,32 113,5 0,37 219,4 0,52 234,4 0,50 238,2 0,48 233,8 0,45 204,6 0,42
венгрлар 0,869 0,003 149,2 0,36 157,7 0,33 164,4 0,33 163,1 0,32 156,6 0,32
поляклар 476,4 1,64 357,7 1,16 363,3 0,87 295,1 0,63 258,3 0,52 219,2 0,43 144,1 0,30
яһудләр 1574,4 5,43 1532,8 4,95 840,3 2,01 776,1 1,65 632,9 1,28 486,6 0,95 103,6 0,21
греклар 104,7 0,36 107,0 0,35 104,4 0,25 106,9 0,23 104,1 0,21 98,594 0,19 91,548 0,19
әрмәннәр 10,631 0,04 21,688 0,07 28,024 0,07 33,439 0,07 38,646 0,08 54,200 0,11 99,894 0,21
татарлар 22,281 0,08 55,456 0,18 61,334 0,15 72,658 0,15 83,906 0,17 86,875 0,17 73,304 0,15
алманнар 393,9 1,36 392,5 1,27 23,243 0,06 29,871 0,06 34,139 0,07 37,849 0,07 33,302 0,07
барлык 29018,2 100,0 30946,2 100,0 41869,0 100,0 47126,5 100,0 49609,3 100,0 51452,0 100,0 48240,9 100,0


Торак пунктлары [үзгәртү]

Panorama of Kyiv from Saint Sophia Monastery 5.jpg
Киев
Kharkov oblsovet.jpg
Харьков
Potěmkinovy schody.jpg
Харьков
Central bridge Dnipropetrovsk from GOROD.DP.UA .jpg
Днепропетровск

Урын Шәһәр Украинча исеме Халык саны

Вид из Донецкой областной администрации 006.jpg
Донецк
Запорожье 003.jpg
Запорожье
Lwów - Opera.jpg
Львов
Ingulets River.jpg
Кривой Рог

1 Киев Київ 2 814 258
2 Харьков Харків 1 441 622
3 Одесса Одеса 1 008 200
4 Днепропетровск Дніпропетровськ 1 001 962
5 Донецк Донецк 962 024
6 Запорожье Запоріжжя 772 600
7 Львов Львів 760 026
8 Кривой Рог Кривий Ріг 664 499
9 Николаев Миколаїв 498 518
10 Мариуполь Маріуполь 486 856
11 Луганск Луганськ 431 109
12 Винница Вінниця 370 800
13 Макеевка Макіївка 358 156
14 Акъяр Севастополь 340 297
15 Симферополь Сімферополь 336 330
16 Херсон Херсон 302 526
17 Полтава Полтава 298 652
18 Чернигов Чернигів 296 836
19 Черкассы Черкаси 286 037
20 Горловка Горлівка 279 637
2012 ел























Дәүләти бәйрәмнәр [үзгәртү]

Транспорт һәм элемтә [үзгәртү]

Су транспорты [үзгәртү]

Суднолар йөрешле елга юлларның гомум озынлыгы — 1672 км (күбесенчә Днепр елгасы).

Эре диңгез портлары Одесса, Ильичёвск, Херсонда, Николаевта һәм Мариупольдә урнашалар.

Һава транспорты [үзгәртү]

Львов аэропорты

Халыкара аэропортлары Киевта, Харьковта, Днепропетровскида, Донецкида, Симферопольдә, Львовда һәм Одессада урнашалар.

Тимер юл транспорты [үзгәртү]

Тимер юл транспорты XIX гасырның уртасында киң үсеш ала башлаган; хәзерге Украина территориясендәге беренче тимер юлы 1861 елда төзелгән.

Украина тимер юлларның гомум озынлыгы — 22 700 километр, шул исәптә электрлаштырылган тимер юллар — 9 572 километр (2009).

Шуның өстенә Киевта, Харьковта һәм Днепропетровскида метрополитен бар.

Элемтә [үзгәртү]

Украинаның телефон коды — +380, югары дәрәҗәле милли доменнар.ua (1992 елдан) һәм .укр (2011 елдан).

Сылтамалар [үзгәртү]

Искәрмәләр [үзгәртү]