Румын теле
| Румын теле | |
|---|---|
| Илләр: | Румыния, Молдавия, Сербия, Русия, Украина, Венгрия, Алмания, Израиль, АКШ |
| Төбәкләр: | Аурупа, Америка |
| Тел гаиләсе: | Һинд-Аурупа телләре |
| Рәсми халәт | |
| Рәсми тел санала: | |
| Күзәтүдә тора: | Румын академиясе |
| Тел кодлары | |
| ISO 639-1 | ro |
| ISO 639-2 | rum (B); ron (T) |
| Проект:Телләр | |
Румын теле (үзатамасы Limba română [limba ro’mɨnə]) — румыннарның милли теле, роман телләренең берсе. Румыния халкының 90 % өчен туган тел.
Гомуми сөйләшүчеләр саны — 25 миллион кеше. Румыниядән тыш, румын теленең диалекты булып саналган молдав телендә Молдавиянең 78,4 % халкы сөйләшә. Шулай ук Украинаның Одесса һәм Черновиц өлкәләрендә сөйләшүчеләр бихисап. Аурупа Берлегенең рәсми телләре хисабына керә.
Румын телендә бай фәнни һәм матур әдәбият бар. Ләкин телне өйрәнү юнәлеше XVIII — XIX гасырларда гына башлана.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Диалектлар
Гадәттә румын телендә банат, кришан һәм валаш диалектлары аерыла. Кайбер галимнәр шулай ук арумын, мегленорумын һәм истрорумын телләрен румын теленең диалекты булып карыйлар, ләкин әлеге телләр хәзерге вакытта юкка чыгу дәрәҗәсендә.
Мунтения, Молдова, Марамуреш, Банат һәм Трансильвания сөйләшләре бер-берсеннән аерылмый диярлек.
[үзгәртү] Язу
Румын теле латин әлифбасына нигеләнгән. Кайбер аерым районнарда яшәгән румынтеллеләр кирил графикасын куллана.
[үзгәртү] Шулай ук карагыз
- Сөйләшүчеләр саны буенча телләр исемлеге
- Телләрнең Интернета кулланылышы
- Киң таралган телләр исемлеге
- Молдав теле
[үзгәртү] Сылтамалар