Трансильвания

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Трансильвания latin yazuında])
Трансильвания Румыния харитасында (сары төс белән күрсәтелгән)

Трансилвания, Әрдей яки Җидешәһәр (лат. Transsilvania «Урман арты», рум. Transilvania, алман. Siebenbürgen («Җиде шәһәр»), маҗар. Erdély, төр. Erdel, укр. Семигород) — Румынияның төньяк өлешендәге тарихи өлкә. Безнең эраның I гасырында Трансилвания җирләре даклар дәүләтенең төп өлешен тәшкил иткән. II гасыр башыннан (271 елларда) — римлыларга, XI-XII гасырлардан маҗар кыйралларына (1541 елдан төрек солтаны протектораты астында) буйсынган булган.

1698-99 еллардагы Карловица конгрессындагы солых килешүе буенча солтан Трансилваниягә дәгъва итүдән баш тарткан, ул Австрия кулына күчкән. Австрия-Маҗарстан империясе таркалып, аның урынында бәйсез милли дәүләтләр барлыкка килгәч,Трансилвания Трианон солых килешүе буенча (1920), Румыниягә бирелгән.

1940 елгы Вена арбитражы карарын үтәп, Трансилваниянең төньяк өлеше Маҗарстанга күчкән. 1947 елгы Париж солых килешүе буенча, 1938 елның гыйнварына кадәр булган Румыния-Маҗарстан чиге торгызылган.

Székely Himnusz[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Шаһзадә Чаба гаскәре йолдызлы юлда" картинасы
Әрдей маҗарларының милли һимны
Татар теленә тәрҗемәсе
1. Ki tudja merre, merre visz a végzet:

Göröngyös úton, sötét éjjelen.

Vezesd még egyszer, győzelemre néped,

Csaba királyfi, csillagösvényen!

Язмышлар безне йөртми кайда гына

Караңгы төндә, сикәлтә урда.

Чаба шаһзадә, кайт кабат халкыңа,

Алып чык аны йолдызлы юлга.

Refrain:

Maroknyi székely porlik, mint a szikla,

Népek harcának zajló tengerén.

Fejünk az ár jaj, százszor elborítja,

Ne hagyd elveszni Erdélyt, Istenünk!

Кушымтасы:

Ялгыз кыя күк, сикәй басып тора

Халыклар явы барган диңгездә,

Кат-кат калды ул дулкыннар астында;

Яшәү насыйп ит, Ходай, Әрдейгә.

2. Ameddig élünk, magyar ajkú népek,

Megtörni lelkünk nem lehet soha!

Szülessünk bárhol, földünk bármely pontján,

Lenne a sorsunk jó vagy mostoha.

Маҗар телле кавемнәр арасында

Мәңге сынмас безнең көч-рухыбыз,

Дөньяның кайсы җирендә тусак та,

Нинди булса да юл-язмышыбыз.

Refrain:

Maroknyi székely porlik, mint a szikla,

Népek harcának zajló tengerén.

Fejünk az ár jaj, százszor elborítja,

Ne hagyd elveszni Erdélyt, Istenünk!

Кушымтасы:

Ялгыз кыя күк, сикәй басып тора

Халыклар явы барган диңгездә,

Кат-кат калды ул дулкыннар астында;

Яшәү насыйп ит, Ходай, Әрдейгә.

1921 елда язылган һимнның тагын дүрт өстәмә куплеты бар (кушымталары шул ук). Алар кулланылмый.

Карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әрдей гимны