Кырым
Кырым ярымутравы (кырымтат. Qırım yarımadası, укр. Кримський півострів) — географик яктан Украина көньягында урнашкан ярымутрау. Аның җирендә Кырым Автоном Республикасы, Акъяр шәһәре һәм Херсон өлкәсенең өлеше урнаша.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Географик мәгълүмат
Ярымутрау мәйданы — 26 860 км². Кара һәм Азак диңгезләре тарафыннан юыла. Ярымутрау көньягында Кырым таулары урын били. Иң зур ноктасы — 1545 м биеклеге булган Роман-Кош тавы.
Төньяк өлешендә Кырым кыйтга белән Перекоп күчеше белән тоташкан. Ярымутрау көньягында Керчен ярымутравы, көнбатышында Тарханкут ярымутравы урнашалар.
Кырымда 257 елга ага. Иң озыннары — Салгир, Альма, Бельбек. Шулай ук ярымутрауда 50 дән артык тозлы күл бар.
[үзгәртү] Тарих
[үзгәртү] Халык
Кырым халык саны 1969,8 мең кешене тәшкил итә (2008 ел). Иң зур шәһәрләр — Акъяр, Aкмәчет, Керчь.
2001 ел Халык санын алу нәтиҗәләренә күрә халыкның 58,3 % — руслар, 24,3 % — украиннар, 12,1 % — кырым татарлары, 1,4 % — белоруслар, 0,5 % — татарлар тәшкил итә.
[үзгәртү] Фотосурәтләр
[үзгәртү] Сылтамалар
- Кырым фотосурәтләре (рус.)