Кара диңгез

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кара диңгез
Black Sea map.png
Мәйдан 436,4 мең км2
Иң зур тирәнлек 2210 м
Уртача тирәнлек 1240 м
Күләм 547 000 км3
Коючы елгалар Дунай, Днестр, Днепр, Дон

Кара диңгез (болг. Черно море, укр. Чорне море, рум. Marea Neagră, төр. Karadeniz, груз. შავი ზღვა) — Атлантик океан бассейнының эчке диңгезе. Босфор бугазы аркылы Мәрмәр диңгезе белән тоташа һәм Керчь бугазы аркылы — Азов диңгезе белән. Төньяктан диңгезгә Кырым ярымутравы уелып кергән. Кара диңгез өслегендә Аурупа белән Кече Азия арасындагы су чиге ята.

Кара диңгез Русияның, Украинаның, Румынияның, Болгарияның, Төркиянең һәм Грузияның ярларын юа.

Кара диңгез төньяктан көньякка иң күбе 1150 кмга, көнчыгыштан көнбатышка 580 кмга җәелгән.

Утраулар бик аз. Иң зурысы — Украинадагы 62 км² мәйданлы Җарылгач утравы. Калган утрауларның мәйданы 1 км²дан артык түгел.

Кара диңгезгә коючы иң эре елгалар: Дунай, Днепр, Днестр, һәм кечерәкләрдән — Мзымта, Псоу, Бзыбь, Риони, Кодори (Кодор), Ингури, Чорох, Кызыл-Ирмак, Эшли-Ирмак, Сакарья, Көньяк Буг.

Кара диңгездә иң эре портлары булган шәһәрләр: