Кизләү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Торак пункт
Кизләү
байрак Герб
байрак Герб
Ил Русия/Украина[1]
Административ берәмлек Кырым Җөмһүрияте[2]/
Кырым Автономияле Җөмһүрияте[3]
Шәһәр шурасы Кизләү шәһәр шурасы
Координаталар 45°12′00″ т. к. 33°21′30″ кч. о. / 45.20000° т. к. 33.35833° кч. о. / 45.20000; 33.35833 (G) (O) (Я)
Климат төре субтропик
Халык саны 105 915 кеше 
Телефон коды +380 6569
Почта индекслары 97400—97490
Рәсми сайт ссылка (рус.)
Кизләү (Кырым)
Red pog.png
Кизләү

Кизләү (рус. Евпатория, укр. Євпато́рія, кырымтат. Kezlev, Кезлев) – Кырым ярымутравының урнашкан шәһәр-курорт. Рус телендә бөек Понт патшасы Митридат Евпатор истәлегенә Евпатория дип аталган.

Тарих[үзгәртү]

Җомга-Җәмигъ мәчете (Хан-Җәмигъ мәчете)

Кизләү урынында кешеләр 3 мең б.э.к. торган инде.

Биредә таврлар, киммерийләр, соңрак греклар яшәгәннәр. Каланың борынгы исеме - Керкинитида. III—II гасырда кала скифлар тарафыннан җимерелгән.

Һуннар, болгарлар, хәзәрләр, печенеглар, кыпчаклар Кизләү урынында торганнар.

Алтын Урда чорында Кизләү - сәүдә үзәге.

1475 елда Госман империясенә керә, Кизләү (төрекчә Гөзлөв) кирмәне төзелә.

1552 елда Дәүләт-Гәрәй хан идәрә иткән чорда Җомга-Җәмигъ мәчете төзелә.

1774 елда Русия Кырым ханлыгын басып ала.

Кизләү каласы рус телендә борынгы гаскәр башлыгы, патша Митридат VI Евпатор истәлегенә Евпатория дип аталган.

Кырым сугышы вакытында Кизләү инглиз-француз-төрек гаскәрләре тарафыннан басып алына.

1941 31 октябреннән 1944 13 апреленә кадәр фашистлар тарафыннан басып алына.

1944 елның 18 маенда кырымтатар халкы сөргенгә җибәрелә, 26 июнендә әрмәннәр, болгарлар, греклар да сөргенгә җибәрелә.

Сугыш вакытында 12 мең кеше атып үтерелгән, 45-55% халык санын югалта.

География[үзгәртү]

Евпатория Кара диңгез ярында, Кырымның далалы көнчыгыш өлешендә урнашкан.

Климат[үзгәртү]

Евпатория климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C 0,5 1,0 4,1 10,2 15,6 20,3 22,8 22,3 17,9 11,9 7,4 3,5 11,5
Чыганак: [1]

Халык[үзгәртү]

1897[4] 1926[5] 1939[5] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2001[10]
17 913 23 341 47 030 56 992 79 444 93 281 107 792 105 915

Милли состав (2001): руслар — 64,9%, украиннар — 23,3%, кырымтатарлар — 6,9%, белоруслар — 1,5%.

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Бу торак пункт Русия һәм Украина арасында территориаль бәхәс астында торган Кырым ярымутравында урнашкан. Русия Федерацияснең административ-территораль бүленеше буенча, Кырым территориясендә Кырым Җөмһүрияте һәм Акъяр федерация әһәмиятендәге шәһәре урнашалар; Украина административ-территораль бүленеше буенча, Кырым территориясендә Кырым Автономияле Җөмһүрияте һәм Акъяр махсус статуслы шәһәре урнашалар.
  2. Русия Федерациясе административ-территориаль бүленеше буенча
  3. Украина административ-территориаль бүленеше буенча
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1437
  5. 5,0 5,1 http://pop-stat.mashke.org/ukraine-cities.htm
  6. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php
  7. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php
  8. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php
  9. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php
  10. http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/total_population/structure_population/sel_1/?box=1.1W&k_t=01&rn=&id=&botton=cens_db
  11. Совет министров Крыма — Информация о побратимских связях городов и районов АРК.

Сылтамалар[үзгәртү]