Русия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Русия Федерациясе битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Русия Федерациясе
Российская Федерация
Байрак Герб
байрагы гербы
Девиз: юк
Гимн: Рәсәй милли гимны
урнашуы
Дәүләт төзелеше федератив дәүләт
Рәсми тел рус теле
Башкала Мәскәү
Эре шәһәрләр Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Түбән Новгород, Казан, Самара, Омск, Чиләбе, Дондагы Ростов, Уфа
Президент Владимир Путин
Премьер-министр Дмитрий Медведев
Шура башы Сергей Нарышкин
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

17 075 400 км²
0,5%
Халык саны
– Барлыгы (01.01.2012г. - Росстат.)
– Тыгызлык

Green Arrow Up Darker.svg 143 030 106 кеше
8,4 кеше/км²
Акча Русия сумы
Тулаем милли продукт 1.884 млрд доллар (2011) 10 урын донъяда
ТМП кеше башына 13.236 доллар
Вакыт UTC +3…+12
Интернет домены .ru һәм .рф
Телефон коды +7

Русия яисә Рәсәй, Россия (рус. Россия), рәсми исеме Русия Федерациясе (рус. Российская Федерация, РФ) — Ауразиядә урнашкан күпмилләтле дәүләт. Демократик, федератив республика. Мәйданы, халык саны, икътисади куәте ягыннан элеккеге Рәсәй Империясе җирлегендә барлыкка килгән җөмһүриятләрнең иң зурысы; 1917 елның Сентябреннән Русия Җөмһүрияте, 1918 елның Гыйнварыннан РСФСР, 1992 елның июненнән РФ дип атала.

Русиянең дәүләт тарихы 862 елдан килеп бара. 1917 елның 25 октябрьдә (7 ноябрьдә) Русия империясе җимерелде һәм Русия Совет Федератив Социалистик Республикасы барлыкка килгән. 1991 елның 25 декабрьдән хәзерге исем.

Дөньяда территориясе иң зур һәм коры җир чиге иң озын булган дәүләт (Русия — Казакъстан) — 7200 км; дөньяда ике дөнья кисәгенә — Аурупа һәм Азиягә урнашкан. Мәйдан 17 752 мең км². Коры җирнең 11,5 % алып тора. Халык исәбе 142 914 мең кеше (2010), Беренсе гинуарда Русиянын халыгы 143.030.106 хатык уса. Халык тыгызлыгы 8,6 кеше/км². Русиядәге халык саны кимәя. Буның төп сәбәбе 1990 елларында социаль-икътисади кризис. Халкының 72,9 % шәһәрләрдә торалар. Иң күп санлы халык — руслар (79,8 %), башка күп санлы халыклар — татарлар (3,8 %), украиннар (2 %), башкортлар (1,2 %), чуашлар (1,1 %) (2002). Диннәре христиан (православие), ислам, иудаизм, буддизм һ.б. Дәүләт теле — рус теле. Дәүләт башлыгы — президент.

Эчтәлек

[үзгәртү] Төзелеш

Төп мәкалә: Русия өлкәләре

РФ 83 административ-территориаль берәмлекне, нәкъ 21 республикаларны, 9 крайларны, 46 өлкәләрне, 2 федерал мәгънәле шәһәрләрне, 1 автономияле өлкәне һәм 4 автономияле округларны үз эченә ала. РФ үз конституциясе буенча федератив демократик дәүләт.

Президенты – Дмитрий Медведев. Премьер-министры – Владимир Путин. Езенсе майдан Владимир Путин Президент була, инаугурация уткас, Дмитрий Медведев, премьер-министр урынына сайлана.

Илдә «Бердәм Русия» фиркасенең йогынтысы зур.

[үзгәртү] Географик мәгълүмәт

Русиянең географик харитасы

Русия Җир шарының иң зур материгына — Ауразиягә урнашкан һәм дөньяның ике кисәге — Аурупа һәм Азия территориясенең шактый өлешен биләп тора. Ул Төньяк ярымшарда, нигездә, илленче параллельдән төньяктарак ята, һәм Төньяк поляр түгәрәк (т.к.нең 66°30') безгә, Русия халкына, бик еракта кебек тоелмый, чөнки аның артында Кола ярымутравы да, Печора һәм Обь елгалары түбәнлекләре дә, Урта Себернең гаять зур киңлекләре дә, шулай ук, Чукот ярымутравының бер өлешен кертеп, ерак төньяк-көнчыгыш районнар да ята.

Илнең географик урынының бу үзенчәлеге бөтен табигатьтә һәм кешенең хуҗалык эшчән-легендә чагыла. Русияне өч океан суы юа: көнбатыштан — Атлантик океан, төньяктан — Төньяк Боз океаны, көнчыгыштан — Тын океан.

Русия җире материк һәм утрау өлешләреннән тора. Шуңа күрә иң ерак төньяк нокталары ике. Утрау ноктасы Франц-Иосиф Җире архипелагында Рудольф утравында ята; бу — Флигель борыны (т.к. нең 81°49' ында). Русиянең иң ерак төньяк материк ноктасы — Челюскин борыны (т. к. нең 77°43' ында) — Таймыр ярымутравында урнашкан, һәм ул Ауразия материгының иң төньяк ноктасы булып тора.

Илнең иң ерак көньяк ноктасы Төньяк Кавказда урнашкан Дагстан Республикасында Базардюзю тавыннан көньяк-көнбатыштарак (к.к.нең 41°11'ында) Азәрбайҗан белән чиктә урнашкан. Илебез территориясенең төньяктан көньякка озынлыгы 4 мең км га якын.

Иң ерак көнбатыш нокта (кч. оз. ның 19°38' ында) Балтыйк диңгезенең Гданьск култыгындагы комборынында Калининград шәһәре янында ята.

Иң ерак көнчыгыш нокталар, төньякныкы кебек, ике: утрау ноктасы — Беринг бугазында Рат-манов утравында (кб.оз.ның 170° ында, т. к.нең 65°30' ында); материк ноктасы — Чукот ярымутравында Дежнев борынында (кб.оз.ның 169°40' ында). Русиянең материктагы иң ерак көнчыгыш ноктасы Евразия материгының да көнчыгыш ноктасы булып тора. Иң ерак көнбатыш һәм көнчыгыш нокталары арасындагы ераклык 10 мең км дан артыграк. Русиянең көнбатыштан көнчыгышка озынлыгын күз алдына китерү өчен, аның территориясе, Көнбатыш ярымшарда башланып, бөтен Көнчыгыш ярымшар буенча сузылуына игътибар итәргә кирәк (озынлыгы градусларда үлчәгәндә якынча 171°).

[үзгәртү] Русиянең чикләре

Русиянең чикләренең озынлыгы — 60 932 мең км. Бу — Җир шарын экватор буенча бер ярым тапкыр әйләнеп чыгарга җитәрлек. Русиянең көнбатыш һәм көньяк чикләре күбесенчә — коры җирдән, ә төньяк һәм көнчыгышы диңгездән уза.

Көнбатыш чигендә ачык беленеп торган табигый чикләр юк диярлек. Ул Баренц диңгезендә Рыбачий ярымутравыннан көнбатышка таба башлана һәм Кола ярымутравының көнбатыш чите буйлап дәвам итә. Анда Норвегия белән чик уза; көньяктарак аны Балтыйк диңгезендәге Фин култыгына кадәр дәвам итүче Финляндия белән чик алыштыра.

Фин култыгыннан алып Азов диңгезенә кадәр булган гаять зур пространствода Русия Эстония, Латвия, Белоруссия һәм Украина белән чиктәш. Азов диңгезенең Таганрог култыгыннан көнбатыш чик, Азов диңгезен кисеп чыгып, Керчь бугазында тәмамлана. Калининград өлкәсе көнбатышка еракка кереп тора. Бәйсез дәүләтләр — Эстония, Латвия, Литва барлыкка килү нәтиҗәсендә, ул Русиянең төп территориясеннән аерылып калган. Калининград өлкәсе Польша һәм Литва белән чиктәш.

Көньяк чик башта Керчь бугазыннан территориаль суларның 12 мильле зонасы буйлап Кара диңгездән бара, аннан Адлер янында тауларга күтәрелә һәм Зур Кавказның Субүләр сырты буенча Русияне Грузиядән һәм Азәрбайҗаннан аера. Идел дельтасыннан Алтай тауларына кадәр арада дуга булып Казахстанны читләтеп үтә. Аннан соң Русия, Япон диңгезе яр буйларына чыгып, Монголия, Кытай һәм Корея белән чикләшә.

Илнең көнчыгыш чиге Тын океан диңгезләре ярлары буйлатып бара. Монда Япония һәм АКШ — иң якын күршеләр. Русиянең Сахалин һәм Курил утрауларын Япониянең Хоккайдо утравыннан Лаперуза һәм Кунашир бугазлары аерып тора. Русия белән АКШ арасындагы чик Беринг бугазында Россиянең Ратманов утравын АКШның Крузенштерн утравыннан аерып торган тар бугаз (5 км) буенча уза.

Төньякта Русия киң фронт белән Төньяк Боз океаны диңгезләренә чыга. Монда Арктиканың Русия секторы аерыла. Аның чиге Ратманов утравы һәм Русия-Норвегия чигенең төньяк ноктасыннан (Рыбачий ярымутравы районында) Төньяк полюска кадәр меридианнар буенча узган. Дәүләтләрнең, шул исәптән Русиянең дә, диңгез чикләре ярдан 12 миль (яки 22,2 км) ераклыкта узуы килешенгән, аннан ары — 200 мильле икътисади зона, шуннан соң — ачык диңгез.

[үзгәртү] Тарих

Төп мәкалә: Русия тарихы

[үзгәртү] Башлангыч тарих

Археология яңа мәгълүмәте буенча, хәзерге Русия территориясендә борынгы кеше эзләрнең яше - 3-2 миллион безнең эрага кадәр. Алар Себер, Төньяк Кавказ һәм Кубань җирләрендә табылганнар. Якынча 150 000 елда безнең эрага кадәр, әлегә булган шелль мәдәнияте мустьер мәдәниятенә үзгәртелгән. Шундый тибындагы тукталышлар Русиянең Аурупа өлешендә киң таралганнар.

Русиядә дөньяның иң иске неоантроп Воронеж өлкәсендә тукталыш - Маркина тавы урнашкан (50 000 б.э.к).

1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының 2нче корылтае Русиянең дәүләт сиядәте турында Бәян кабул итә. Русия үз эчендәге җөмһүрият һәм өлкәләр белән үзара мөнәсәбәт төзи. 1994 елның Февралендә Татарстан белән РФ арасында шартнамә төзелә([["Русия Иттихады дәүләт хакимияте марҗигълары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте марҗигълары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләт алмашу турында" шартнамә]]).

[үзгәртү] Халык

[үзгәртү] Эре шәһәрләр

Моны да карагыз: Русия шәһәрләре исемлеге

Русиянең эре шәһәрләре

Шәһәр Федерациянең субъекты Халык саны Шәһәр Федерациянең субъекты Халык саны

Moscow
Мәскәү
Saint Petersburg
Санкт-Петербург

1 Мәскәү Федерация күләме шәһәре 11 514 330 11 Уфа Башкортстан 1 062 300
2 Санкт-Петербург Федерация күләме шәһәре 4 848 742 12 Волгоград Волгоград өлкәсе 1 021 244
3 Новосибирск Новосибирск өлкәсе 1 473 737 13 Пермь Пермь крае 991 530
4 Екатеринбург Свердловск өлкәсе 1 383 448 14 Красноярск Красноярск крае 973 891
5 Түбән Новгород Түбән Новгород өлкәсе 1 259 730 15 Воронеж Воронеж өлкәсе 889 989
6 Самара Самара өлкәсе 1 165 025 16 Саратов Саратов өлкәсе 837 831
7 Омск Омск өлкәсе 1 153 971 17 Краснодар Краснодар крае 744 933
8 Казан Татарстан 1 143 546 18 Тольятти Самара өлкәсе 719 514
9 Чиләбе Чиләбе өлкәсе 1 130 273 19 Ижау Удмуртия 628 116
10 Дондагы Ростов Ростов өлкәсе 1 089 851 20 Ульяновск Ульяновск өлкәсе 613 793
2010 елның җанисәбе буенча[1]













[үзгәртү] Милли состав

Милләт 2002 ел, %[2] 2010 ел, %[2]
Руслар 80,64 % 80,90 %
Татарлар 3,87 % 3,87 %
Украиннар 2,05 % 1,41 %
Башкортлар 1,16 % 1,15 %
Чуашлар 1,14 % 1,05 %
Чеченнар 0,95 % 1,04 %
Әрмәннәр 0,79 % 0,86 %
Аварлар 0,57 % 0,66 %
Мордвалар 0,59 % 0,54 %
Казакълар 0,46 % 0,47 %
Әзериләр 0,43 % 0,44 %
Даргиннар 0,35 % 0,43 %
Удмуртлар 0,44 % 0,40 %
Марилар 0,42 % 0,40 %
Осетиннар 0,36 % 0,39 %
Белоруслар 0,56 % 0,38 %
Кабардиннар 0,36 % 0,38 %
Комыклар 0,29 % 0,37 %
Якутлар 0,31 % 0,35 %
Лезгиннар 0,29 % 0,35 %
Бурятлар 0,31 % 0,34 %
Ингушлар 0,29 % 0,32 %
башкалар 3,40 % 3,51 %
милләтне билгеләнмәделәр 1,46
млн. кеше
5,63
млн. кеше

[үзгәртү] Административ бүленеш

Русия Федерациясе 83 субъекттан тора, шул исәптә 21 республика, 9 край, 46 өлкә, 2 федерация күләме шәһәре, 1 автономияле өлкә, 4 автономияле округ.

Русия шулай ук 8 федераль округына бүленә.

[үзгәртү] Икътисад

Төп мәкалә: Русия икътисады

Элекке Советлар Берлегендә чыгарылган барлык нефтьнең 90% чамасы, газның 73%, җитештерелгән электроэнергинең 63%, эшкә яраклы агачның 90%, чит илләр белән сәүдә әйләнешенең 80% РФ өлешенә туры килә. ВВП (2010) - 1,477 трлн $ (бөтенесе), җан башына 15 807 $.

[үзгәртү] Сәнәгать

Русия — сәнәгатьле-аграр дәүләт. Дөнья күләмендә нефть чыгару буенча өченче урында тора (434 млн. т, 1998), табигый газ буенча — 1 урында (1999), ташкүмер буенча — 6ы урында (154 млн. т, 1998), электр энергия җтештерү буенча — 4 урында (827,2 млрд. кВт·сәг, 1998), корыч кою буенча — 4 урында (49,8 млн. т, 1999), тимер рудасы чыгару буенча — 4 урында (78,3 млн. т, 1995), алтын табу буенча — 6 урында (130 т, 1998), алмаз табу буенча — 2 урында (16 млн. карат, 1993), автомобильләр җитештерү буенча — 11 урында (840 мең, 1998), телевизорлар җитештерү буенча — 6 урында (4 млн. данә, 1993), пластмасса җитештерү буенча — 10 урында (2,4 млн. т, 1993), цемент җитештерү буенча — 7 урында (37 млн. т, 1994). Көрән күмер чыгару — 2 урында, чуен кою, күкерт кислотасы җитештерү буенча — 4 урында, минераль ашлама, киҗе-мамык тукымалар җитештерү буенча — 5 урында, әзер прокат, агач материаллары буенча — 6 урында, целлюлоза җитештерү буенча — 7 урында (1999).

[үзгәртү] Авыл хуҗалыгы

Русия дөнья күләмендә бөртекле ашлык җыеп алу буенча җиденче урында тора (1999), бәрәңге җеп алу буенча — 2 урында (31,2 млн. т, 1999), сөт җтештерү буенча — 2 урында (333 млн. т, 1998), терлек ите җитештерү буенча — 7 урында (4,7 млн. т, 1994), елына 261,7 мең т терлек мае җитештерелә (1999), мөгезле эре терлек саны буенча — 6 урында (49 млн. баш, 1994), дуңгызлар саны буенча — 3 урында (32 млн. баш, 1994), сарыклар саны буенча — 4 урында (46 млн. баш, 1994), балык тоту буенча — 6 урында (1999).

[үзгәртү] РФ Татарлары

РФда Татарлар (Татарстаннан тыш) Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Чуашстан, Дәгъстан, Ингушетия, Төньяк Осетия, Удмуртия, Карелия республикаларында, Ханты-Манси, Ямал-Ненец автоном округларында, Әстерхан, Волгоград, Иркутск, Киров, Курган, Мәскәү, Оренбург, Пенза, Рязань, Саратов, Свердлов, Томск, Мурманск, Архангельск, Ленинград, Вологда, Төмән, Түбән Новгород, Новгород, Ульяновск өлкәләрендә һ.б. төбәкләрдә күпләп яшиләр.

[үзгәртү] Моны да карагыз

[үзгәртү] Искәрмәләр

[үзгәртү] Сылтамалар


Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә