Париж

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Шәһәр
Париж
фр. Paris
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Франция
Регион Иль-де-Франс
Департамент Париж
Координаталар 48°52′0″ т. к. 2°19'59" кч. о. (G) (Я)
Эчке бүленеш 20 округ
Мэр Бертран Деланоэ
Элеккеге исемнәр Лютеция, Сите
Мәйдан 105,4 км²
Урта биеклек 33 м
Халык саны 2 233 818[1] кеше (2010)
Халык тыгызлыгы 20 909 кеше/км²
Агломерация 12 672 000 кеше
Сәгать кушагы UTC+1, җәен UTC+2
Телефон коды +33 1
Почта индекслары 75001–75020 һәм 75116
Рәсми сайт http://www.paris.fr
Париж (Франция)
Red pog.png


Пари́ж (фр. Paris [paˈʁi] (пари́)) — Франциянең башкаласы, илнең әһәмиятле икътисади һәм мәдәни үзәге. Ул Франциянең үзәк өлешенең төньягында, Иль-де-Франс төбәкында, Сена елгасы ярында урнашкан. Париж халыкара әһәмияткә ия — монда ЮНЕСКО, Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы һәм Халыкара сәүдә палатасының штаб-фатирлары урнашкан.

География[үзгәртү]

Топографика[үзгәртү]

Париж меридианының медальоны Париж урамнарының берсендә

Шәһәр Париж бассейны үзәгендә, диңгез биеклеге дәрәҗәсеннән якынча 65 м биеклектә урнашкан. Парижда яшәү мәхәлләләренең чикләре 35 чакрымга сузылган әйләнмә юл беләнгән чикләнгән. Шәһәрдән көнчыгышта һәм көнбатышта (тиңдәшле рәвештә, әлбәттә) урнашкан Венсен һәм Булон урманнарын да кертеп, Парижның периметры 54, 74 км тәшкил итә[2] . Шәһәрнең мәйданы шул урман-паркларны да кертеп, 105 км², ә аларныкы исәпләмичә, 87 км², шул рәвешле ул Франция коммуналары арасында 113 нчы урында тора.

Шәһәр аркылыгы көнчыгыштан-көнбатышка 18 км, ә төньяктан көньякка 9, 5 километрга җитә[2].

Парижның иң биек ноктасы (128, 21) – Монмартр районында, 2, rue de Mont Cenis адресында урнашкан йорт коймасы һәм 4, rue de Mont Cenis адреслы бина арасындагы тротуардагы почмакта урнашкан[2].

Абсолют биеклек минимумы – иң түбән нокта (30, 5 м) 15 нче округта, Leblanc һәм St. Charles урамнары кисешкән урында[2].

Париж меридианы озак вакыт француз хариталарында нуленче меридиан булып саналган. Аның сызыгы хәзерге көндә урамнарда, тротуарларда һәм биналарда төньяктан көньяк тарафка юнәлгән 12 см диаметрлы 135 бронза билгеләре белән билгеләнгән. Ул билгеләргә 19 гасыр астрономы һәм сәясәтчесе Франсуа Арагоның исеме язылган. Бу меридиан сызыгында Париж обсерваториясе дә урнашкан[3].

Парижның антиподы Тын океан суларында, Яңа Зеландиянең көньяк-көнчыгышында, Антиподлар утравына якын урында урнашкан.

Климат[үзгәртү]

Парижда кыш

Парижда метеокүзәтүләр 1873 елдан бирле Монсури паркындагы метеостанциядан тоткарлыксыз үткәреләләр. Париж уртача климат зонасында, ике капма-каршы климат күренешләре – диңгезгә якынлык һәм шул сәбәпле җылы һәм дымлы һава массалары һәм гадәттә төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан салкын континенталь һаваның бәреп керүе - арасында урнашкан[4]. Уртача еллык һава температурасы 12,0 оС, иң салкын ай – гыйнвар (4, 7 оС), иң эссе – июль яки август (20 оС), уртача еллык явым-төшем күләме – 600 мм[4]. Иң яңгырлы ай – май (64, 9 мм), ә иң аз санда явым-төшем февральдә – 43, 7 мм[4]. Күп еллык күзәтүләр буенча, бер елда 111 яңгырлы көн була, 18 көн – яшенле көчле яңгырлар, 11 көн кар ява[4]. Парижның экологик пычрану һәм тыгыз урнашу сәбәпле үзгәргән микроклиматы һава температурасы (регион буенча 2 оС югарырак, аерма хәтта 10 оС җитәргә мөмкин), түбән дымлылык, көндезен яктылыкның азрак, ә төнлә күбрәк булуы белән аерыла. Хакимлек итүче җилнең юнәлеше, Météo-France станциясы күзәтүләре нигезендә төзелгән җилләр чәчәге буенча, көньяк-көнбатыш тарафта[4]

Парижда метеокүзәтүләр тарихында иң эссе көн 1947 елның 28 июлендә, термометр баганасы 40, 4 оС күтәрелгәч була[5]. Ә иң түбән температура 1879 елның 10 декабрендә теркәлгән – -23, 9 оС[4].. Бер тәүлектә температураның иң кискен үзгәреше – 1978 елның 31 декабре: температура +12 оС тан -10 оСка кадәр төшә. Иң көчле җил – 169 км/сәг, 1999 елның декабрендә (шулай ук карагыз: fr:Tempêtes de fin décembre 1999 en Europe)[6] . Температураның 0 оСтан түбәнрәк төшүе салкын вакыт, дип санала, ә -10 оСтан түбән төшүе – экстремаль чор, бу вакытта шәһәрнең социаль хезмәтләре торыр урыннары булмаган сукбайларга ярдәм итү өчен җибәрелә.[7].

Парижның 1961-1990 елларда климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 15,3 20,3 24,7 27,8 30,2 34,4 35,4 39,3 32,7 28,0 20,3 17,1 39,3
Уртача максимум, °C 6,3 7,9 11,0 14,5 18,1 21,6 23,9 23,6 20,8 16,0 10,1 7,0 15,1
Уртача минимум, °C 2,0 2,6 4,5 6,7 10,1 13,2 15,2 14,8 12,6 9,4 5,2 2,9 8,3
Абсолют минимум, °C −13,9 −9,8 −8,6 −1,8 2,0 4,2 9,5 8,2 5,8 0,4 −4,2 −25,6 −25,6
Явым-төшем нормасы, мм 55 45 52 50 62 53 58 46 53 55 57 55 642
Чыганак: Relevés Paris-Montsouris 1961-1990


Гидрография[үзгәртү]

Сена елгасы шәһәрнең барлыкка килүе һәм үсешенә нык тәэсир итә, аның утрауларына Париж урнашкан. Шәһәр эчендә урнашкан утраулар арасында иң кызыклы Сите утравы. Анда антик вакытта ук кешеләр килеп урнаша, шуңа күрә ул Парижның «бишеге» булып санала. Нәкъ менә Сите утравында күпчелек тарихи һәйкәлләр, шул исәптән, Нотр-Дам-де-Пари, Сент-Шапель, Консьержери һ.б. урнашкан.

Гореф-гадәт нигезендә, шәһәрне уң як ярга (сәүдә, шәһәрнең эшлекле өлеше) һәм сул як ярга (мәдәни, шәһәрнең мәгърифәтле өлеше) бүләләр.

Париж эчендә Сенаның озынлыгы – 12, 78 км, ә тирәнлеге 3, 8 метрдан (Насьональ күпере тирәсендә) 5,7 метрга (Мирабо күпере янында) җитә, киңлеге Монтебелло ягында 30 метрдан – Гренель күпере янында 200 метрга җитә. Су биеклегенең иң аз дәрәҗәсе 26, 39 м булган, су биеклегенең тарихи дәрәҗәләре Изге Людовик утравы ярының диварында теркәлгән. Елганың агым тизлеге – 2 км/сәгать, агым егәрлеге – 273 м3/с, уртача температура – 14, 1 0 С.[8].

Тарих[үзгәртү]

Лютециянең сызымы
Next.svg Төп мәкалә: Париж тарихы

Шәһәргә нигез салыну[үзгәртү]

Шәһәр б.э.к. III гасыр уртасында[9] хәзерге Сите утравы урынында паризийлар кабиләсенең Лютеция дигән кельт бистәсеннән төзелә. Шәһәрнең хәзерге исеме шул кабилә исеменнән килеп чыккан. Лютеция турында беренче тапкыр б.э.к. 53 елда Юлий Цезарьның Галлия белән сугышы турындагы 6-чы китапта искә алына.

Б.э.к. 52 елда римлылар шәһәрне икенче тапкыр камап алырга җыенганда, паризийлар Лютецияга ут төрткәннәр һәм күперләрне җимергәннәр. Римлылар аларга утрауны калдырганнар һәм соңрак алар Сенаның сул ярында яңа шәһәр төзегәннәр. Анда паризийлар термалар, форум һәм амфитеатр күтәрәләр. Шәһәр Рим империясендә әһәмиятле булмый.

Урта гасырлар[үзгәртү]

Париж сызымы, 1223 ел

Римлыларның идарәсе 508 елда, франклар килгәч тәмамлана.

Филипп II Август идарә иткәндә шәһәрнең ныгытылуы көчәйтелә: 1190 елда Сенаның уң ярында шәһәр дивары төзелә, ә 1210 елда – сул ярда. Шушы чорларда ук Парижның көнбатыш кырыйларында Лувр кирмәненә нигез салына.

XI гасырдан алып Париж Аурупа мәгарифенең, бигрәк тә, дини мәгарифенең төп үзәкләренең берсе. XIII гасырда исә мөгаллимнәр арасында каршылыклар аркасында, сул ярда (хәзерге Латин мәхәлләсе) хәзерге Сорбоннаның «бабалары» булган «бәйсез» көллиятләр оеша.

XIV гасырда шәһәр уң ярдан, хәзерге Зур Бульварлар тирәсендә, тагын бер дивар белән уратып алына.

Яңа заман[үзгәртү]

Людовик XIV чорында мәлик резиденциясе Версальга күчерелә, ләкин үсә бара торган халык саны һәм ил икътисадында роле Париж Франциянең сәяси үзәге булып калырга мөмкинлек бирә.

1844 елда шәһәр тирәсендә өченче кирмән дивары төзелә, ул шәһәр тирәсендәге әйләнә юл урынында урнашкан. Парижның тирә-якларында 16 фортлы 39 чакрымга сузылган ныгытмалар күтәрелә, бу шул заман өчен иң зур саклагыч корылма була.

XIX гасырның икенче яртысында Парижда 21 Бөтендөнья күргәзмәсенең 5е үткәрелә, алар шәһәрнең мәдәни һәм сәяси йогынтысын яхшы чагылдыралар.

Икенче француз империясе җимерелеп, Париж алман гаскәрләре кулына күчкәч, эшчеләр, һөнәрчеләр һәм вак буржуалардан торучы Париж коммунасы җөмһүриятнең вакытлы кадими хөкүмәте төзүгә каршы чыга.

XIX гасырның 90-елларында һәм XX йөзнең башында, «Гүзәл дәвер»дә Франциядә көчле күтәрелеш һәм икътисадый үсеш була.

Икенче бөтендөнья сугышы елларында шәһәр алман вермахты кулында була, оккупация 1944 елның августына кадәр дәвам итә.

1968 елның маенда Парижда гавам тәртипсезлекләре башлана һәм бу нәтиҗәдә француз җәмгыяте, французларның менталитеты нык үзгәрүгә китерә.

Халык[үзгәртү]

Париж халкының
үзгәрү динамикасы

1150 50 000
1200 120 000
1328 200 000
1365 275 000
1422 100 000
1500 150 000
1565 294 000
1590 300 000
1637 415 000
1680 515 000
1750 576 000
1789 650 000
1801 547 800
1810 714 600
1851 1 053 000
1872 1 851 702[10]
1881 2 240 000
1901 2 714 000
1926 2 871 000
1954 2 850 000
1975 2 300 000
1999 2 125 000
2007 2 143 000
Des villages Cassini

Париж территориясында Иль-де-Франс төбәгенең 19, 3% халкы һәм Франциянең 3, 6% кешесе яши. Шуңа күрә, Париж Франциянең иң халык тыгыз урнашкан регионы булып санала, анда уртача тыгызлык 20 433 кеше/км². Халык тыгызлыгы округларга бәйле рәвештә, үзгәрә. Иң кечкенә тыгызлык булган округ – Венсен урманы округы территориясен дә кертеп исәпләгәч, 12 нче (8 370 кеше/км²) һәм 1 нче (9 228 кеше/км² ) округлары. Ә иң тыгыз округ 40 000 кеше/км² тыгызлыгы булган 11 нче округ.

Демографик мәгълүматлар[үзгәртү]

Антик чорда һәм Урта гасырларда күп санлы сугышлар, эпидемиялар һәм ачлык сәбәпле кешеләрнең саны кискен кими торган булган. Мәсәлән, 1832 елда холера эпидемиясе чорында 20 000 тирәсе кеше һәлак була.

XIX гасырның индустриальләштерүе халык санының артуына китерә. 1921 елда 3 миллионнан артык кеше яшәгән һәм бу сан Париж тарихында бүгенгәчә рекордлы булып санала. Бүгенге көндә Парижда ике миллионнан артык кеше яши.

Шәһәр тирәлекләрендә хәлләр исә киресенчә – 1921 елда анда 4, 85 миллион кеше яшәсә, 2006 елда – 11, 6 миллион.

Күпчелек парижлылар пенсияга чыккач шәһәр тирәлекләренә һәм Францияның көньягына күчеп киткәнгә күрә, Париж шактый «яшь» шәһәр. Монда өйләнмәгән (кияүгә чыкмаган) кешеләр күп (халык санының 51, 5%ы)[11], ә уртача париж гаиләсе 1 88 кешедән тора[12]. Күпчелек париж гаиләләрендә бер бала гына бар[13]. 2004 елда туулар коэффициенты 14, 8не, ә үлем коэффициенты 6, 6ны тәшкил итә. Шулай итеп, халык санының табигый артуы +8, 1, ә гомуми артуы - +2, 1[14].

Этник состав[үзгәртү]

Хәзерге вакытта Парижда 310 000 тирәсе чит ил кешесе яши, бу Парижның 14, 5 %ын тәшкил итә[15]. Аларның тик өчтән бере генә Аурупа берлегеннән[16]. Иммигрантларның күбесе Португалия, Әл-Җәзаир, Марокко һәм Аурупа белән Африканың башка дәүләтләреннән.

Иммигрантлар[үзгәртү]

18 нче округта Африкалылар мәхәлләсе

Франциянең башкаласын күп төрле мәдәниятләрнең очрашу урыны дип атарга мөмкин. Мәсәлән, 1999 елгы җанисәп буенча, Париж халкының 19, 4 %ы чит илләрдә туган. 4,2 %ы 1990-1999 елларда күчеп килгән иммигрантлар, күбесе исә Кытайдан һәм Африкадан килгәннәр. Өстәвенә, парижлыларның 15 %ы – мөселманнар. Беренче тапкыр көчле иммиграция 1820 елда була, ул вакытта Алманиядә башланган авыл хуҗалыгы кризисыннан качып, бик күп алман крәстиәннәре күчеп киләләр. Шул заманнан бирле Парижга киң күләмдә күчеп килләр еш кабатлана, XIX гасырда Үзәк Аурупадан итальяннар һәм яһүдиләр, 1917 елгы инкыйлабтан соң Русия аристократиясе, ике бөтендөнья сугышы арасында поляклар, соңрак элеккеге француз колонияләреннән – яңа бәйсез дәүләтләрдән этник французлар, 1950-1970 елларда испанлылар, итальяннар, португаллар, Мәгъриб, Көньяк-көнчыгыш Азия илләреннән чыгучылар һ.б. күченәләр. Иммигрантларның яшәү урыннары гадәттә аларның чыгышларына бәйле. Мәсәлән, Африканың кара тәнле иммигрантлары 18 нче һәм 19 нчы округларында (бигрәк тә, Шато Руж мәхәлләсендә) яшиләр, ә Бельвиль мәхәлләсендә – кытайлылар һәм төньяк Африкадан килүчеләр. 13 нче округ үзенең кытай мәхәлләсе белән данлыклы, ә американлылар аристократик 16 нчы округта яшиләр.

Дин[үзгәртү]

Халыкның 80 %ы христианнар[17], 75 % кеше үзен католикларга кертә, күпчелеге исә – латин гадәтле католиклар, ә кайберләре – әрмән һәм византияле гадәткә иярүчеләр. Барлыгы Парижда 94 католик җәмгыять бар, шулай ук 15 прауаслау чиркәве, 21 синагога (Парижда 220 000 яһүди яши), 2 мәчет (50 000 мөселман, күбесенчә сөнниләр өчен), Гижон урамында Изге Георгий Әрмән Апостол чиркәве бар.

Административ бүленеш[үзгәртү]

Парижның 20 округы

Paris intra-muros (турыдан-туры: «дивар эчендә») - Парижның үзен, һәм Grand Paris («Зур Париж») – якын-тирәдәге урыннар белән зур шәһәрне аерып әйтәләр. Соңгысы Париж агломерациясы булып тора.

Париж рәсми яктан 20 муниципаль округларга бүленә, алар периферия үзәгеннән спираль буйлап, сәгать угы буенча нумерланалар. Һәр округ үз чиратында дүрт кварталга бүленгән, аларның һәрберсенә аерым полиция бүлеге бар.

Сәясәт[үзгәртү]

Хакимият органнары[үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Париж мэриясы

2001 елның мартыннан бирле Парижның мэры вазифасын Франция социалистлар фиркасыннан вәкил Бертран Деланоэ сайланды, аның өчен шәһәр шурасының 163 әгъзасы арасыннан 92 се тавыш бирде, ә аның конкуренты Жан Тибери бары тик 12 % тавыш алды. 2008 елның мартында Деланоэ кабат шәһәр мэры итеп сайланды.

Кардәш шәһәрләр[18]:[үзгәртү]

Партнер шәһәрләр исемлеген Париж мэриясы мәкаләсендә карагыз.

Икътисад[үзгәртү]

Париж — Франциянең бик әһәмиятле икътисади үзәге, монда илнең тулаем милли продуктының 10 %ы эшләнә[19]. Илдә булган барлык җитештерү эшханәләренең чиреге башкалада үз офисларын һәм штаб-фатирларын ачкан. Шәһәрдә хәзер 1, 64 млн эш урыны булган 349 меңнән артык предприятие бар[20]. Димәк, эшкә сәләтле парижлыларны исәпләп караганда, һәр кешегә 1,5 эш урыны туры килә[11]. Ләкин эшсез парижлылар саны барыбер 8, 7% тәшкил итә, тик бу Франция буенча түбәнрәк (9, 3 %)[21].

Париж эш урыннарының төп өлеше (85 %[22]) халыкка хезмәт күрсәтү сферасына карый. Сәнәгать оешмалары хәзер шәһәр тышына чыгарылсалар да, алар Парижга якынча 100 мең эш урыны бирәләр. Шул ук күләмдә эш урыннарын сервис өлкәсенә (35 %), җитештерү (30 %), төзелеш (20 %) һәм туклану (15 %) өлкәләренә караган кечерәк предприятиялар булдыралар.

Туристлык бизнесы нык үскән, Франция башкаласында бер елга уртача 27 млн турист булып китә, ә бу сан исә шәһәр халкы саныннан 12 тапкыр күбрәк[23]. 2007 елда кытай туристлары Парижның такс-фри дигән кибетләрендә 79 млн евро, японнар – 87 млн евро, руслар – 72 млн евро, һәм американлылар – 71 млн евро тотканнар[24].

Le Figaro нәшрияте

Француз банклары, иминиятләштерү оешмалары һәм башка финанс оешмаларының күпчелеге Парижда урнашкан. Франциянең төп телекоммуникацион компанияләре дә шулай ук күбесенчә Парижда: Vivendi Universal, Groupe Lagardere, Groupe TF. Иң зур көндәлек матбугат басмаларының - «Le Figaro», «Le Monde», «Libération» - нәшриятләре дә Парижда.

Бүгенге көндә Париж, 50-60 елларда шәһәр янында ачылган Дефанс эшлекле үзәге белән бергә, Аурупаның иң мөһим сәүдә үзәкләренең берсе булып тора.

Шәһәрдә француз һәм халыкара фирмаларының туплануы аркасында, Париж илнең эчке тулаем продуктының якынча өчтән берен тәэмин итә.

Транспорт[үзгәртү]

Юл транспорты[үзгәртү]

Париж — илнең шактый зур транспорт бәйләнеше. Тарихи яктан, илнең төп юллары аның башкаласыннан радиус буенча таралганнар, һәм бүгенгәчә бу радиусларны Франция автомобиль хариталарында күреп була. Париждан радиуслар булып төрле юнәлешләрдәге юллар кисешә: Лильдән А1, Реймстан А4, Лионнан А6, Невердан А77, Орлеаннан А10, Руан шәһәреннән А13 һәм Амьеннан А16.

Шәһәр әйләнәсендә әйләнмә автомагистраль төзелгән, аның һәр якка 2дән алып 4кә кадәр хәрәкәт юлы бар. Тагын ике әйләнмә юл – А86 һәм А104 – транзит транспортына Парижның үзенә кермичә, аны әйләнеп үтәргә мөмкинлек бирә.

Авиатранспорт[үзгәртү]

Парижда ике халыкара һава аланы эшли, алар башкаланы дөньяның 136 иленнән 529 шәһәр белән тоташтыралар. Пассажирлар саны буенча Париж аэропортлары дөньяда бишенче, ә Аурупада икенче урында тора.[25]:

  • «Шарль де Голль» һава аланы, елга 58, 2 млн пассажирга хезмәт күрсәтә (2010 ел мәгълүматлары буенча). Шул рәвешле ул Аурупада икенче урынны алып тора (беренче урында Лондонның Хитроу аэропорты).
  • «Париж-Орли» 25, 2 млн пассажирга хезмәт күрсәтеп, Аурупада 11 нче урында тора. Аэропорт трафигының якынча яртысы эчке (ил эчендәге) рейсларга туры килә.

Aéroports de Paris оешмасында Париж төбәгенең 12 кечерәк һава аланы һәм аэродромы бар, шул исәптән:

Бюджетлы авиакомпанияләр Париждан ераграк урнашкан кайбер аэропортларны үзләренең «париждагы» рейслары өчен куллана алалар:

  • Ватри һава аланы (фр. Aéroport Paris — Vatry - Париждан көнчыгыш тарафта 140 чакрым)
  • Бовэ һава аланы (фр. Aéroport de Beauvais-Tillé - Париждан төньяк тарафта 80 чакрым)

Тимер юл транспорты[үзгәртү]

Сен-Лазар вокзалы, аның алдында – 14 нче метро сызыгы.

Париж вокзалларының тимер юл линиялары башкаланы Франциянең барлык төбәкләре һәм күрше илләр белән тоташтыралар. Тиз йөрешле поездлар пассажирларны берничә сәгать эчендә зур шәһәрләргә һәм күрше илләрнең башкалаларына илтеп җиткерә (Париж-Брюссель — 1 сәг 20 мин, Париж-Лондон — 2 сәг 20 мин, Париж-Амстердам – 3 сәг 15 мин)[26]. Вокзаллар арасында элемтә җәмәгать транспорты ярдәмендә яхшы көйләнгән.

Йөк ташу өчен коммунасында урнашкан Ле Бурже һәм Vaires вокзаллары кулланыла.

Мәгариф һәм фән[үзгәртү]

Париж-Дофин университеты

Франциянең иң данлыклы уку йортлары башкалада урнашканнар.

Иң атаклы Париж университеты – Сорбонна1257 елда Робер де Сорбон тарафыннан берничә дистә фәкыйрь студентны дин белеменә өйрәтер өчен ачыла[27]. Тиз арада Сорбонна (әйтергә кирәк, үз исемен ул бары XIV гасырда гына ала) Парижның һәм Франциянең иң зур һәм данлыклы белем бирү йортын әверелә. Сорбоннаның тирә-ягында атаклы Латин мәхәлләсе төзелә, һәм аның исеме башка шәһәрләрдәге студентлар мәхәлләләренә дә кушыла. 1968 елда Париж университетында реформа үткәрелә һәм ул 13 мөстәкыйль югары уку йортына аерыла, шуларның 5се Париж тирәлегендә урнаша[28].

Милли китапханәнең иске бинасында овал зал

Парижда шулай ук 5 академиядән, шул исәптән, 1803 елдан Француз академиясеннән, торучы Франция Институты (Institut de France) урнашкан. Француз Академиясе 1629 елда Валантэн Конрар нигез салган Париж әдәби түгәрәгеннән барлыкка килә. Академиягә дәүләт фәнни оешмасы статусын 1635 елда ала[29].

Башка данлыклы уку йортлары арасында Коллеж де Франс, Политехника мәктәбе, Югары нормаль мәктәп, Католик институт, Тау институты һәм Милли идарә институты бар.

Парижның иң зур китапханәсе – 1368 елда мәлик Карл V Луврдагы шәхси китапханәсе нигезендә төзегән Франция милли китапханәсе. Ачылган вакытта китапханәдә барлыгы 911 кулъязма гына була, чөнки ул чорда идарәче вафатыннан соң, аның барлык документларын юк иткәннәр. Бу гадәтне Людовик XI боза, аның дәвереннән китапханә фонды үсә бара. 1988 елда президент Франсуа Миттеран Милли китапханәнең Доминик Перро проекты нигезендә яңа бинасын төзү турында игълан итә. Хәзерге көндә китапханәдә 10 миллионнан артык басма саклана[30].

Мәдәният һәм күңел ачу[үзгәртү]

Париж ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегендә[үзгәртү]

Сена яр буе

Сенаның таш белән ныгытылган яр буе урамнары 1991 елда[31] ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Шәһәр янындагы Фонтенбло сарае 1979 елда[32], Версаль 1981 елда[33] ук бу исемлеккә кертелгәннәр иде.

Музейлар[үзгәртү]

1793 елда элеккеге француз мәликләренең сарае урынында төзелгән Луврда 60 600 м2 мәйдандагы 8 тематик бүлектә дөньяда иң музей коллекцияләренең берсе урнаштырылган. Монда 35 000 экспонат – урта гасыр Көнбатыш Аурупа сәнгатенең, борынгы мисырлылар, римлылар, этрусклар, якын көнчыгыш цивилизацияләренең һәм ислам халыклары сәнгатенең чын җәүһәрләре бар[34]. Нәкъ менә монда Мона Лиза (Джоконда) һәм Милослы Венера кебек даһи шедеврлар саклана.

Лувр һәм музейга төп керү урыны булып хезмәт итүче яктыртылган пыяла пирамида
Лувр. Ришелье канаты.

Орсе музее Сена ярындагы элеккеге Орсэ тимер юл вокзалы бинасында урнаша. Вокзал бинасы Виктор Лал проекты буенча 1900 елда Париж һәм Орлеан арасында хәбәр алышулар өчен төзелә, ләкин 1939 елда ул ябыла. 1980-елларда Гае Аленте җитәкчелегендә бинаны музейга әйләндерәләр. Бу музей беренче чиратта француз мимпресионистлары коллекциясе белән данлыклы. Шулай ук монда 1848-1914 елларга караган картиналар, скульптуралар, фотографияләр һәм мебель куела.

1977 елда Ренцо Пиано, Ричард Джордж Роджерс һәм Жанфранко Франчини проекты буенча төзелгән Жорж Помпиду Мәдәният үзәге хәзерге заман Франциясе сәнгатенең төп үзәге булып санала. Бинада хәзерге заман сәнгате музееннан кала, китапханә, кинозаллар, китап кибетләре һәм балалар иҗаты студиялары бар. Шунысы кызык: бина тулысынча, бөтен инфраструктура (лифтлар, вентиляция шахталары, эскалаторлар) якты төсләргә буялган.

Пикассо музеенда нибары 250 тирәсе генә картина бар, ләкин ул Парижның иң матур музейларының берсе. Экспозицияда Пикассоның әсәрләре, шулай ук ул үзе гомере буе җыйган Жорж Брак, Поль Сезан, Анри Матисс, Амедео Модильяни картиналары да бар. Бу музей Маре мәхәлләсендә 1656-1659 елларда төзелгән Сале йортында урнашкан

Клюни аббатларының урта гасырлардагы сараенда хәзер Урта гасыр музее (Клюни музее). Монда урта гасыр сәнгать әйберләре куелган. Бу музейдан галл-римлеләр чоры термының сакланып калган хәрабәләренә кереп була. 2000 елның сентябрендә музей бинасы янында 5000 м2 мәйданда урта гасыр бакчасы (jardin médiéval ) төзелә.

1900 елгы Бөтендөнья күргәзмәсенә күргәзмә заллары сыйфатында Олы һәм Кече сарайлар төзелә. Олы сарайда сәнгать әйберләре генә куелмый, монда төрле ярминкә-күргәзмәләр, мәсәлән, Mondial de l’automobile de Paris машина күргәзмәсе үткәрелә. Кече сарайда исә француз һәм итальян Яңарышы рәсем сәнгате үрнәкләре, шулай ук фламанд һәм голланд осталарының картиналары урын тапкан.

Шулай ук Париж музейлары исемлеген карагыз.

Театрлар[үзгәртү]

Париж операсы опера сәнгатенең үсешенә шактый зур өлеш кертә. Бүген Парижда ике опера театры бар: күбрәк «Гранд Опера» буларак билгеле Опера Гарнье, һәм Оpéra Bastille . 1875 елда ачылган һәм архитектор Гарнье исемен йөртүче Опера Гарньеның мәйданы 11 237 м2, шул рәвешле ул дөньяда иң зур опера театры булып тора. Яңа Бастилия операсы 1989 елдан бирле генә эшли. Яңа опера ачылгач, техник яктан начаррак булган Гарнье сарае балет тамашалары һәм классик опера спектакльләре өчен генә кулланыла.

Атаклы Комеди Франсэз театры 1680 елда Мольерның элеккеге Illustre Théâtre театрының берничә театраль труппалар белән берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Комеди Франсэз сәхнәсендә уйнаган актерлар арасында Сара Бернар һәм Жан-Луи Барро кебек атаклы шәхесләр булган. Бүген театр күбесенчә классик репертуар белән чыгыш ясый.

Кабарелар[үзгәртү]

Варьете сөючеләр өчен Парижда күп санлы кабарелар ачылган. Аларның иң атаклылары – Мулен Руж, Лидо, Crazy Horse һәм Латин мәхәлләсендәге Парадиз Латин.

«Tournee du Chat Noir» кабаресының 1896 елда Теофиль-Александр Стейнлен ясаган рекламасы исә Парижның бер символы да булып тора. Бу кабаре Парижның Монмартр өлешендә урнашкан.

Кинематограф[үзгәртү]

Кинематограф, тамаша сәнгате буларак, нәкъ менә Парижда, 1895 елның 28 декабрендә, Капуцинкалар бульварында «Гран-кафе»да барлыкка килә. Ул көнне монда «Бертуган Люмьерлар синематографы»ның беренче киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелүе була.

Гастрономия[үзгәртү]

Сен-Жермен бульварында Кафе де Флор

Бүгенге көндәге кебек рестораннар Бөек француз инкыйлабы алдыннан барлыкка килә. «Ресторан» сүзе restaurer дигән француз фигыленнән, ул «тәртипкә китерергә», «көч бирергә» мәгъәсен бирә. Озак вакытлар бу сүз итле бульоннарга, куе ризыкларга карата кулланылса, XVIII гасырның икенче яртысыннан – җәмәгать туклануы йортларына карата әйтелә башлый.

1786 елда париж превосы ашчыларга һәм рестораторларга рестораннарны төнге 11гә (кыш көне) яки 12гә (җәй көне) кадәр ачарга рөхсәт итә[35]. Тора-бара бай парижлылар эшлекле яки шәхси очрашуларын рестораннарда үткәрергә гадәтләнгәннәр. Ресторанлык эше көчле темплар белән үсеш ала һәм озакламый Париж рестораннарын санау мөмкин булмый диярлек.

Ролан Гаррос стадионы

Кайбер Париж кафелары Мәгърифәт чоры вакытларыннан бирле яшиләр. Ул чорда кафелар туклану урыны булудан битәр, зур социаль функцияне башкарганнар. Шундыйларга «Прокоп»ны, беренче әдәби кафены (хәзер Парижның иң өлкән рестораны) һәм 1950-елларга кадәр иң яхшы шахматчыларның очрашу урыны булган «Кафе де ля Режанс»ны кертергә мөмкин.

Спорт[үзгәртү]

Парижда бик популяр спорт клубы – Пари Сен-Жермен, футбол клубы. Ул 1970 елда нигезләнгән һәм үзененең өй матчларын XIX гасыр азагында төзелгән Парк де Пренс стадионында үткәрә.

Парижның төп спорт аренасы – Сен-Дени шәһәр янында урнашкан Стад де Франс стадионы. Арена 1998 елда футбол буенча дөнья чемпионаты өчен төзелә һәм 80 000 тамашачыны сыйдыра ала. Стадион футбол матчлары өчен генә түгел, ә җиңел атлетика, регби һәм спортның башка төрләре буенча ярышлар үткәрү өчен дә кулланыла. 2016 елда Францияда футбол буенча Аурупа чемпионаты үтәчәк. Анда иң ахыргы матч Стад де Франста булачак.

Ел саен Парижда дөньяда иң мәртәбәле велосипед узышы – Тур де Франсның финишы үтә. 1975 елдан бирле велосипедчылар узышның ахыргы этабын Елисей Кырларында үткәрәләр.

Парижда популяр булган тагын бер спорт төре – теннис. Роллан Гаррос стадионында ел саен май ахыры-июнь башларында Франциянең теннис буенча ачык чемпионаты үтә. Ноябрьдә Парижда шулай ук абруйлы теннис турниры – BNP Paribas Masters уза.

Парижда 1900 һәм 1924 елларда Җәйге Олимпия уеннары үткәрелә.

Сурәтләр[үзгәртү]

Сен-Луи утравының күренеше
Көнбатыш Парижга Тур Монпарнас түбәсеннән күренеш.

Искәрмәләр һәм чыганаклар[үзгәртү]

  1. Insee : toujours plus de Parisiens. // Mairie de Paris, 06.01.2011
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Dimensions. Géographie de la capitale.(фр.) // Mairie de Paris, 20.08.2010
  3. Situation géographique.(фр.) // Mairie de Paris, 01.07.2010
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 http://www.paris.fr/portail/viewmultimediadocument?multimediadocument-id=21506
  5. Le climat.(фр.) Mairie de Paris, 01.07.2010
  6. 20 minutes, № 1560, 13 февраль 2009 ел, «Les prévisions, bien plus qu’un passe-temps»
  7. A partir de quelle température déclenche-t-on le plan «Grand Froid» à Paris ?(фр.). // Mairie de Paris, 30.11.2010
  8. Quelques chiffres….(фр.) // Mairie de Paris, 30.10.2006
  9. Париж тарихы. Франция. Париж (2006). 26 гыйнвар 2011 көнне тикшерелгән.
  10. 1856 һәм 1861 еллар арасында Парижга тирә-яктагы торак урыннары кушыла, шуңа күрә халык саны кискен арта
  11. 11,0 11,1 http://www.paris.fr/portail/viewmultimediadocument?multimediadocument-id=85403
  12. Plus de 2 millions de Parisiens
  13. INSEE : Демографические данные (ингл.)
  14. INSEE: Демографик күрсәткечләр, 2004 (фр.)
  15. INSEE: Доля иностранцев в регионе Иль-де-Франс, 1999 (фр.)
  16. RECENSEMENT. Premiers résultats
  17. http://www.france-paris.ru/religia.php
  18. Кардәш-шәһәрләр
  19. Les dimensions de Paris.(фр.) // Mairie de Paris, Textes du plan local d’urbanisme
  20. 600 nouvelles entreprises à Paris chaque semaine.(фр.) Mairie de Paris, 20.01.2011
  21. Chiffres-clés.(фр.) // Mairie de Paris — Direction du développement économique, de l’emploi et de l’enseignement supérieur, 11.2010
  22. Особенности развития МСП в крупных городах (рус.)
  23. Combien de touristes visitent la capitale chaque année ?
  24. «Метро» газетасы, 5 июнь 2008 ел.
  25. Le Tourisme à Paris - Chiffres clés 2010
  26. Le plus européen des trains.(фр.) // SNCF
  27. Сорбонна тарихы рәсми сайтта (фр.)
  28. Мәдәният һәм мәгариф системасы (рус.)
  29. Француз академиясенең рәсми сайты (фр.)
  30. Милли китапханә сайты (фр.)
  31. Сена ярлары ЮНЕСКО исемлеге (ингл.)
  32. Фонтенбло сарае ЮНЕСКО исемлегендә (ингл.)
  33. Версаль сарае ЮНЕСКО исемлегендә (ингл.)
  34. Oeuvres | Musée du Louvre (фр.)
  35. Alfred Fierro. Histoire et dictionnaire de Paris

Сылтамалар[үзгәртү]