1 гыйнвар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

1 гыйнварМилади тәкъвимендә беренче айның беренче көне.

гыйнвар
Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
2013 ел


Урта гасырлар дәвамында, Христиан чиркәвенең тәэсире астында күп илләрдә ел башын теге яки бу Христиан бәйрәмнәренә күчергәннәр иде – 25 декабрь (Гайсә тууы), 1 март, 25 март (Мәрьямга Гайсә белән йөкле булуын шатлыклы хәбәр киләгәне көн), яки Пасха заманына. Күбесе ортодокс чиркәвенә караган Көнчыгыш Аурупа илләрендә 988 ел тирәсеннән яңа ел 1 сентябрьдан башланган иде.

Британияда, 1 гыйнвар Яңа ел бәйрәме буларак кабул ителсә дә, XII гасырдан башлап 1752 елга кадәр ел 25 Март (Шатлыклы хәбәр) көне билгеләнгән иде. Көнбатыш Аурупа илләренең күбесе Милади тәкъвименә күчер алдыннан яңа елны 1 гыйнвардан санарга башлаганнар иде. Мәсәлән, Шотландия яңа елны 1 гыйварга 1600 елдан билгеләгән иде. Британия, Ирландия, һәм Британ колонияләр яңа ел башлавын 1 гыйнварга 1752 елда билгеләгәннәр иде. Шул ук елны Милади тәкъвиме Британия һәм анарга караган колонияләрдә кертелгән иде. Бу ике реформа 1750 елның Яңа Стиль Тәкъвим кануны белән кертелгән иде. Шулай да, 1 гыйнвар рәсми яңа ел башлануы буларак кабул ителү шулай барган:

  • 1522 Венеция
  • 1544 Изге Рим Империясе (Алмания)
  • 1556 Испания, Португалия
  • 1559 Пруссия, Швеция
  • 1564 Франция
  • 1576 Көньяк Нидерландлар
  • 1579 Лотарингия
  • 1583 Нидерландиянең берләшкән провинцияләре (төньяк)
  • 1600 Шотландия
  • 1700 Русия
  • 1721 Тоскания
  • 1752 БөекБритания һәм аның колонияләре

Эчтәлек

Бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгалар [үзгәртү]

Халыкара [үзгәртү]

  • Бөтендөнья кардәшлек көне.
  • Бөтендөнья тынычлык көне (тынычлык турында дога кылу көне) – Рим католик чиркәве папасы Павел VI тарафыннан билгеләнгән, 1 гыйнвар 1968 елдан искә төшерелә

Милли [үзгәртү]

Һөнәри, җәмгыяви һәм өлкә бәйрәмнәре [үзгәртү]

Һөнәри һәм җәмгыяви төркемнәр [үзгәртү]

Дини [үзгәртү]

Христианлык [үзгәртү]

  • Көнбатыш Христианлыкның Раштуаның 12 көненен сигезенчесе.
  • Гайсә пәйгамбәрне яһүди кануны буенча сөннәткә утырту көне. Бу көн аның кешеләр дөньясына исемле һәм иҗтимагый статуслы буларак керүен билгели – символик рәвештә яңа чорның беренче көненә туры килә.

Көн исемнәре [үзгәртү]

Аглаида Григорий Евтихий Илья Полиевкт Пров Тимофей Трифон Фессалоникия

Вакыйгалар [үзгәртү]

Туулар [үзгәртү]

Шулай ук карагыз: Төркем:1 гыйнвар көнне туганнар

Вафатлар [үзгәртү]

Шулай ук карагыз: Төркем:1 гыйнвар көнне вафатлар

Сынамышлар [үзгәртү]

Беренче гыйнварда көн җылы булса, арыш уңар; җил булса, тары уңар; томан булса, солы уңар.

Искәрмәләр [үзгәртү]