Гатаулла Салихов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гатаулла Салихов latin yazuında])
Гатаулла Салихов
Туу датасы 1 гыйнвар 1924(1924-01-01)
Туу урыны Арча кантоны, Түбән Оры авылы
Үлем датасы 16 февраль 2012(2012-02-16) (88 яшь)
Үлем урыны Мәскәү
Иялек 518-нче полк < 129-нче дивизия < 63-нче армия < Брянск фронты
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә
Өлкән лейтенант
Өлкән лейтенант
(1945) < лейтенант (1943) < сержант (1943) < солдат (1942)
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы (1943)

Ленин ордены (Ленин ордены) I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены

Гатаулла Салихов (1 гыйнвар 1924(1924-01-01), Түбән Оры, Мәмсә вулысы, Арча кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР16 февраль 2012(2012-02-16) (88 яшь), Мәскәү, Россия) Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре өлкән лейтенанты, Советлар Берлеге Каһарманы (1943).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салихов Гатаулла Салих улы 1924 елның 1 гыйнварында Татарстан Республикасы Арча кантоны Түбән Оры авылында туган. Татар. Җидееллык мәктәп тәмамлаган. Колхозда эшләгән. 1942 елдан Эшче-крестьян Кызыл Гаскәрендә. 1943 елдан КПСС әгъзасы. 1943 елның февраленнән хәрәкәттәге армиядә.

518нче укчы полк отделение командиры (Брянск фронты, бЗнче армия, 129нчы укчы дивизия) сержант Салихов 1943 елның 12 июленнән 3 сентябрьгә кадәр Большой Малиновец һәм Сегуха авыллары янындагы сугышта зур батырлыклар күрсәткән. Снайпер мылтыгы һәм пулеметтан ут ачып 40 тан артык дошманны юк иткән. Кискен сугыш барышында башта взвод командирын, аннан соң рота командирын алыштырып, сугышчыларны штыклы һөҗүмгә күтәреп, дошманга ташланган. 1943 елның 27 августында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. 1943 елны Ташкәнттә тизләтелгән пехота училищесын, ә 1944 елда «Выстрел» курсын тәмамлаган.

1945 елны өлкән лейтенант Салихов сугыштан кайтып, Мәскәү шәһәрендә яши. «ВНИПИ Энергопром» да эшли. Ленин, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]