Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре
Red Army badge.gif
Бар булу еллары

23 февраль 191825 февраль 1946

Ил

Flag of Russian SFSR (1918-1937).svg РСФСРСССР байрагы ССРБ

Шигарь

"Совет Ватаныбыз өчен!" («За нашу Советскую Родину!)»

Танылган командирлар

Лев Троцкий, Климент Ворошилов, Георгий Жуков, Константин Рокоссовский

Кызыл Армия фашизмны җиңеп Берлин шәһәрен басып ала, 1945 ел, Берлин, Унтер ден Линден урамы
Кызыл Гаскәр Сталинград шәһәрен азат итә, 1943 ел

Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре яки Эшче-крестьян Кызыл Армиясе, Кызыл Гаскәр, Кызыл Армия (tat. lat. Eşçe-krestian Qızıl Ğäskäre, рус. Рабоче-крестьянская Красная армия) — 19181922 елларда РСФСР коры җир гаскәрләре һәм 19221946 елларда Советлар Берлегенең коры җир кораллы көчләре.

1946 елдан 1992 елга кадәр Совет армиясе.

Совет Берлеге таркалганнан соң Совет армиясе дә таркала, Русия Федерациясе кораллы көчләре Совет армиясе бер өлеше була.

Мәгънәдәш сүзләр - ЭККГ, РККА, ЭККА, Кызыл Гаскәр, Кызыл Армия — 1918 елның 23 февраленнән 1946 елның 25 февраленә кадәр РСФСР/ССРБ кораллы көчләренең исеме.

Кызыл Армия рәсми туу датасы — 23.2.1918 ләкин чынында Кызыл Армия Казан шәһәре янында урнашкан Зөя шәһәрчелегендә 1918 елның август-сентябрендә барлыкка килгән.

Кызыл Армия 1918 елда төп булдыручысы — Лев Троцкий.

Кызыл Армия күренекле гаскәр башлыклары — Лев Троцкий, Георгий Жуков, Константин Рокоссовский, Василий Чуйков.

Төп җиңүләр[үзгәртү]

Кызыл Гаскәрнең төп казанышлары һәм җиңүләре - дөньяны фашизмнан коткару - Икенче Бөтендөнья сугышында җиңү: 75% фашист гаскәрләрен юк итү, Ватандашлар сугышында җиңү, Халкин-Гол сугышында җиңү, Квантун гаскәрләрен юк итү.

Кызыл Гаскәр саны[үзгәртү]

Кызыл Армиянең аеру билгеләре.
  • апрель 1918 ел — 196 000 кеше[1].
  • сентябрь 1918 ел — 550 000 кеше[2].
  • октябрь 1918 ел — 800 000 кеше[1].
  • 1919 ел — 3 000 000 кеше[1][2].
  • 1920 ел — 5 500 000 кеше[1][2].
  • 1925 ел — 562 000 кеше[1].
  • 1927 елны — 586 000 кеше[2].
  • 1932 елны мартта — 604 300 кеше.
  • 1937 ел — 1 518 090 кеше.
  • 1939 елның 21 февралендә — 1 910 477 кеше[3].
  • сентябрь 1939 ел — 5 289 400 кеше
  • декабрь 1939 ел — 3 273 400 кеше.
  • гыйнвар 1941 ел — 4 200 000 кеше[2].
  • 22 июнь 1941 ел — 5 080 977 кеше
  • 1 июль 1941 ел — 10 380 000 кеше[1].
  • яз 1942 ел — 5 500 000 кеше[2].
  • 1942 елның җәенә — 11 000 000 кеше чамасы[1].
  • 1945 елның башында — 11 365 000 кеше[2].
  • 1945 елның маена — 11 365 000 кеше[2].
  • февраль 1946 ел — 5 300 000 кеше.

Бастыру чоры[үзгәртү]

1937 елда Сталин репрессияләре нәтиҗәсендә 114300 офицерыннан 11034 репрессияләнгән, шул исәптән сәләтле күренекле гаскәр башлыклары - Тухачевский, Блюхер, Якир. Сугышның беренче дәверендә күп тәҗрибәсез гаскәр башлыклары булганга күрә 1941 елгы җиңелүләр дә аңлатыла.


Моны да карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Военный энциклопедический словарь. — М.: Военное издательство, 1984.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 Большая советская энциклопедия (БСЭ), Третье издание, выпущенной издательством «Советская энциклопедия» в 19691978 годах в 30-ти томах.
  3. Мельтюхов Михаил Иванович, Советско-польские войны. Военно-политическое противостояние 1918—1939 гг.

Сылтамалар[үзгәртү]