Бөек Ватан сугышы
Бөек Ватан сугышы (Böyek Watan suğışı)(1941—1945) —
ССРБнең
/
Өченче рейхка (нацист Алмания) һәм аның Аурупадагы союздаш илләренә (Болгария, Венгрия, Италия, Румыния, Словакия, Финляндия, Хорватия) каршы сугыш. Икенче бөтендөнья сугышының СССРга кагылган өлешенә карата әйтелә.
1941 елның 22 июнендә Алмания Советлар Союзына һөҗүм итә.
Бөек Ватан сугышы атамасы 1941 елның 3 июлендә, Сталинның радиомөрәҗәгатеннән соң кулланыла башлаган.
Эчтәлек |
Алтарих [үзгәртү]
Алмания [үзгәртү]
Глобаль экономика кризисы нәтиҗәсендә Алманиядә NSDAP (алман. Nationalsozialistische Deutsche Arbeiterpartei) хакимияткә килә. Ул Беренче Бөтендөнья сугышында җиңелү өчен реваншны алып әзерләүне җәелдереп җибәрә.
Беренче Бөтендөнья сугышында җиңүче дәүләтләре (АКШ, Бөекбритания, Франция) үзенең катнашмаучылык политикасы нәтиҗәсендә Алмания Версаль килешүендә алдан караган чикләмәләрне үтәргә туктый.
1936 елда Алмания тоткарлыксыз үз гаскәрләрен демилитаризацияләнгән Рейн өлкәсенә кертә.
1938 елның 12 мартта Алмания Австрияне үз составына куша (плебисцит буенча, Австрия халкының күпчелеге Алмания составына керү өчен тавыш бирделәр).
1938 елның декабрьдә Алмания Польшага «Данциг мәсьәләне» чишергә тәкъдим итте — Польша үтенечне кире кагылган. Соңрак, Гитлер «Дациг мәсьәләне» Польшага сугыш өчен сылтавы буларак файдаланды.
1939 елның 23 августта Алмания һәм Советлар Берлеге үзара килешүен төзделәр һәм Көнбатыш Аурупада йогынты сферасы турында яшерен протоколга кул куйдылар. Аннан соң Алмания һәм ССРБ дуслык һәм чикләре турында договор астында кул куйганнар.
1939 елның 1 сентябрьдә Алмания Польшага һөҗүм итә. 2 сентябрьдә Бөекбритания һәм Франция Алмания сугышны игълан иткәннәр; Икенче бөтендөнья сугышы башлана. 17 сентябрьдә көнчыгыштан Польшага Советлар Берлеге бәреп керә.
1940 елда Франция капитуляциядан соң, Алманиянең бер генә дошман — Бөекбритания калды. Алмания Бөекбританияга килешүне тәкъдим иткән, ләкин Бөекбритания бу үтенчне кире кагыла. 1940 елның 16 июльдә Гитлер Бөекбританияга басып керүе турында директиваны чыгарыла («Диңгез арысланы» операциясе). 1940 елдагы августтан алманнар Бөекбританиянең бомбардировкаларны башлый. Британия өчен сугышы башлый.
1940 елның 27 сентябрьдә Алмания, Япония һәм Италия Өчлекле пактны төзәләр. 1940 елның ноябрендә, совет-алман хәрби сөйләшүләрдә алман дипломатлары ССРБга бу пактка кушырга тәкъдим иттеләр. Совет хөкүмәте үзенең ризалыгын белдерде, ләкин алманнар совет гаскәрләрнең Румынияга, Болгарияга, Төркиягә һәм Финляндияга кертү белән риза булып тиешләр.
Будан соң Гитлер ССРБга һөҗүм итү планны кабул иткән. 1940 елның 18 декабрьдә Гитлер «Барбаросса» планны кабул иткән.
1940 елның 20 ноябрьдә Өчлекле пактка Венгрия, 23 ноябрьдә — Румыния, 24 ноябрьдә — Словакия, 1941 елда — Болгария, Финляндия һәм Испания кушылалар.
1941 елның 25 мартында пактка Югославия кушыла, ләкин 27 мартта Белградта хәрби переворот була. Яңа хөкүмәте Югославиянең нейтралитетны игълан итә. 5 апрельдә Югославия ССРБ белән дуслык һәм сугыш башламау турында договорны төзә. Телемәгән вакыйгаларның үсеше аркасында, Алмания һәм Венгрия 6 апрельдә Югославияга һөҗүм итәләр. ССРБ белән сугышның башы кичектерә.
1941 елның 1 майда Гитлер ССРБга һөҗүм итү датасы белән билгеләнде.[1]
ССРБ [үзгәртү]
1939 елның 17 сентябренә каршы төндә ССРБ Польша походны башлаган.
1939 елның октябрендә Көнбатыш Украина Украина ССР составына кертелә, Көнбатыш Белорусия Белорусия ССР составына кертелә, Вильно крае Литвага тапшырыла.
1939 елның 5 сентябрендә ССРБ Финляндиягә үзара ярдәмләшү шартнамәсе төзәргә тәкъдим иткән. Финляндия пакт һәм территория белән алмашу ягыннан ССРБ тәкъдимен кире кагылган.
1939 елның 30 ноябрьдә ССРБ Финляндия белән сугышны башлый. Сугыш Мәскәү солыхы (1940) белән тәмамланган; бу солых буенча ССРБ составына Финляндия территориясенең 11% өлеше күчкән.
1940 елның 15 июньдә совет гаскәрләре Литвага, 17 июньдә — Литвага һәм Эстонияга кертеләләр.
1940 елның 26 июньдә сосвет гаскәрләре Бессарабияга һәм Төньяк Буковинага кертеләләр. Молдавия ССР барлыкка килә, калган өлешләре Украина ССР составына кертеләләр.
1941 елның 22 июненә хәл [үзгәртү]
Алмания [үзгәртү]
1941 елның 22 июньдә ССРБ чикләр буенда өч армия төркеме (181 дивизия, шул исәптән 19 танк дивизиясе, 14 моторлаштырылган дивизия һәм 18 бригада) баулган. Һавада ярдәмне өч һава флоты белдергән.
Гольдап[2]—Мемель[3] сызыгында фельдмаршал Вильгельм фон Лееб җитәкчелеге астында армияләрнең «Төньяк» төркеме (29 алман дивизиясе, 1нче һава флоты ярдәме белән) урнашкан. Аның составдагы дивизияләре 16нче (ком. Эрнст Буш) һәм 18нче (ком. Курт Вегер) армияләргә һәм 4нче танклар группасына (ком. Эрих Гёпнер) берләштергәннәр. 1941 елның 31 гыйнвардагы директива буенча, командование аңа шундый бурычны бирде: Балтыйк буенда дошманның көчләрен кырып бетерергә, һәм Балтыйк диңгезнең портларны рус флотының терәк базаларсыз калдыру өчен яулап алырга. Балтыйк диңгезендә, армияләрнең «Төньяк» төркемгә ярдәмгә һәм Балтыйк флотына каршы хәрәкәтләр өчен алман командованиесы якынча 100 кораб бүлеп биргән, шул исәптән 28 торпедалы катер, 10 миналы заградителе, 5 су асты көймәсе, сакчы кораблар һәм тральщиклар.
500 километрлы Голдап—Влодава сызыгында Федор фон Бок җитәкчелеге астында армияләрнең «Үзәк» төркеме (50 алман дивизияләре, 2 алман бригадасы 2нче һава флоты ярдәме белән) урнашкан. Дивизияләр һәм бригадалар 9нче (ком. Адольф Штраус) һәм 4нче кыр (ком. Ганс Гюнтер фон Клюге) армиләргә, 2нче (ком. Гейнц Гудериан) һәм 3нче (ком. Герман Гот) танклар группасына берләштергәннәр. Группаның бурычы: флангларда зур көчләре белән һөҗүм иткәч, Белорусиядә дошманның гаскәрләрнең тар-мар итәргә. Аннан соң, Минскта елгыр берләшмәләрен туплангач, тизлектә Смоленск районына чыгарга; шулай итеп, Ленинград районында һәм Балтыйк буенда хәрәкәт итүче дошманның гаскәрләрне бетерү максаты белән "Төньяк" армияләрнең төркеме белән үзара йогынты ясау өчен алшартларны булдыру.
Полесьедан Кара диңгезгә кадәр 1 300 километрлы фронтта Герд фон Рундштедт җитәкчелеге астында армияләрнең «Көньяк» төркеме (44 алман, 13 румын дивизиләре, 9 румын һәм 4 венгр бригадалар, 4нче һава флоты һәм румын авиация ярдәме белән) урнашкан. Группировка 1нче танк группасына (Эвальд фон Клейст) , 6нче (ком. Фридрих Паулюс), 11нче (ком. Ойген фон Шоберт) һәм 17нче (ком. Карл-Хайнрих фон Штюльпнагель) алман армияләргә, 3нче (ком. Петре Думитреску) һәм 4нче (ком. Никлоае Чуперка) румын армияләре һәм венгрлар корпусы. Группаның бурычы: Киевны алу, Галициядә һәм Украинаның көнбатышында дошманнаың гаскәрләрне бетерергә, көньякта һөҗүм итүне тәэмин итәргә тиеш.
Бу көчләрдән башка, оккупацияләнгән Норвегиядә һәм Төньяк Финляндиядә Николаус фон Фалькенхорст җитәкчелеге астында «Норвегия» вермахтның армиясе урнашкан; аның бурычы — Мурманскны басып алырга, Полярный шәһәрендәге Төньяк флотының базаны, Киров тимер юлны басып алырга. Вермахтның югары кмандованиесенең резервында 24 дивизия булды. ССРБга һөҗүм итү өчен 5,5 млн кешене, 3 712 танклар, 47 260 кыр орудиесы һәм миномётларны һәм 4 950 сугыш самолёты тупланган[4]
ССРБ [үзгәртү]
1941 елның 22 июньгә чик буендагы хәрби округларда һәм флотларда 3 289 250 содатлар һәм офицерлар, 59 787 орудие һәм миномётлар, 12 782 танклар (шул исәптән 1475 Т-34 һәм КВ танклары), 10 743 самолёт булган. Өч флотлар составында якынча 220 000 кеше, 182 төп классларның кораб (3 линкор, 7 крейсер, 45 лидерлар һәм эсминецлар, 127 су асты көймәсе). Дәүләт чигенең саклауны чик буендагы гаскәрләре үтәргәннәр. Көбатышыштан һөҗүме кире кайтару Ленинград, Балтыйк буе аерым, Көнбатыш аерым, Киев аерым һәм Одесса хәрби округларына тапшырылган. Диңгездән аларга Төньяк, Балтыйк һәм Кара диңгез флоты ярдәм итә тиеш булган.
Балтыйк буе хәрби округының (ком. Фёдор Кузнецов) гаскәрләре үз эченә 8нче (ком. Пётр Собенников) һәм 11нче (ком. Василий Морозов) армияләрне алган; 27нче армиясе формалаштыруда булган. Бу частьләре Балтыйк диңгездән Литва көньяктагы чиге кадәр 300 километрлы фронтта оборонаны тотканнар.
Көнбатыш аерым хәрби округының (ком. Василй Кузнецов) гаскәрләре үз эченә 3нче (ком. Александр Коробков), 4нче (ком. Василий Морозов) һәм 10нчы (ком. Константин Голубев) армияләрне алган. Алар Литва көньяктагы чигеннән Припять елгасы кадәр 470 километрлы фронтта оборонаны тотканнар. Шуның өстенә Минск, Слуцк һәм Могилёв янында 13нча армиясе формалашуда торган.
Киев аерым хәрби округының (ком. Михаил Кирпонос) гаскәрләре үз эченә 5нче (ком. Михаил Потапов), 6нче (ком. Иван Музыченко), 12нчы (ком. Павел Понелелин) һәм 26нчы (ком. Фёдор Костенко) армияләрне алган. Шуның өстенә Минск, Слуцк һәм Могилёв янында 13нча армиясе формалашуда торган. Алар Припять елгасыннан Липканы кадәр 860 километрлы фронтта оборонаны тотканнар.
Ленинград хәрби округының (ком. Маркиан Попов) гаскәрләре илнең төньяк-көнбатыш чикләрне (Мурманск өлкәсе, Карел-Фин ССР, Карел муентыгы, Эстон ССР һәм Ханко ярымутравы) сакларга тиеш булган. Бу участогында 1 300 километрлы коры җир чиге һәм 380 километрлы диңгез буе булган. Монда 7нче (ком. Филипп Горленко), 14нче (ком. Валериан Фролов), 23нче (ком. Пшенников Пётр) армияләре һәм Төньяк флотын урнашкан.
| Категория | Германия һәм аның союздашлар | ССРБ | ССРБ (барлык) |
|---|---|---|---|
| Кеше | 4,3 млн кеше | 3,1 млн кеше | 5,8 млн кеше |
| Орудиелар һәм миномётлар | 42 601 | 57 041 | 117 581 |
| Танклар һәм штурм орудиелары | 4171 | 13 924 | 25 784 |
| Самолётлар | 4846 | 8974 | 24 488 |
| + | Кешеләр | Ату коралы | Артиллерия коралы | Танклар | Самолётлар | Сугыш кораблары | Механик транспорты |
|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Барлык | 5434729 | 7983119 | 117581 | 23106 | 24488 | 910 | 528571 |
| Эшли | 18691 | 21030 |
Алмания ягында катнашкан көчләре [үзгәртү]
Вермахт һәм СС гаскәрләрдә якынча 1 800 000 чит илдәге кешеләр тулыландырганнар. Сугыш елларда алардан 59 дивизия, 23 бригада һәм берничә легионнар, полклар һәм батльоннар. Аларның күбесе үз исемен дәүләт яки регион буенча исемен кушканнар: «Валлония» (күбесенчә валлоннардан торган), «Галичина» (украиннардан торган), «Богемия и Моравия», «Викинг», «Денемарк», «Гембез», «Лангемарк», «Нордланд», «Недерланд», «Шарлемань» (күбесенчә французлардан торган).
Советлар Берлеге белән сугышында каршы якта Алманияне союздашлар да катнаштылар — Италия, Венгрия, Румыния, Финляндия, Словакия, Хорватия.
Андрей Власов җитәкчелеге астында Рус азатлык армиясе (РАА, рус. Русская освободительная армия, РОА) шулай ук нацст Алмания ягында катнашкан.
Башка рус коллаборацонистик формированиелар: «Руссланд» дивизиясе, Рус азатлык халык армиясе (рус. Русская осбодительная нардная армия, РОНА), Казачий Стан, 15нче казак кавалерия СС корпусы, 29нче һәм 30нче СС гренадер дивизиясе, иреклеләр СС полкы «Варяг», һәм башкалар.
Кавказ коллаборацонистик формированиелар: Вермахтның грузин легионы, әрмән легионы, азәрбайҗан легионы, «Бергманн» батальоны, Төньяк Кавказ СС отряды, һ.б.
Идел буе һәм Уралдагы коллаборацонистик формированиелар: «Идел-Урал» легионы, калмык кавлерия корпусы, Көнчыгыш төрки СС берләшмәсенең «Идел-Урал» төркеме.
Урта Азиядагы коллаборацонистик формированиелар: Төркистан легионы.
Украин коллаборацонистик формированиелар: «Нахтигаль» һәм «Роланд» батальоннары, «Галичина» СС дивизиясы, УМО (Украин милләтчеләрнең организациясе, укр. Організація Українських Націоналістів)
Балтыйк буендагы коллаборацонистик формированиелар: 20нче (1нче эстон) СС гренадер дивизиясе, СС латыш легионы: 15нче (1нче латыш) СС гренадер дивизиясе, 19нче (2нче латыш) СС гренадер дивизиясе.
Белорус коллаборацонистик формированиелар: 38нче СС гренадер дивизиясе «Нибелунген», 30нче СС гренадер дивизиясе, «Дальвитц» батальоны.
-
Төркистан легионның төркмән доброволецлары
-
Латвия Республикасының нигезләнү көне хөрмәтенә латыш легионерларның парады, 1943 ел
Сугыш хәрәкәтләренең территориясе [үзгәртү]
ССРБ [үзгәртү]
Белорусия ССР, Украина ССР, Молдавия ССР, Эстония ССР, Карел-Фин ССР, Латвия ССР, Литва ССР (тулылсынча);
РСФСР [үзгәртү]
Ленинград, Мурманск, Псков, Новгород, Вологда, Калинин, Мәскәү, Тула, Калуга, Смоленск, Орёл, Брянск, Курск, Липецк, Воронеж, Ростов, Рязань һәм Сталинград өлкәләре; Краснодар, Ставрополь крайлары; Калмык, Кабарда-Балкария, Кырым, Төньяк Осетия һәм Чечня-Ингушетия АССР.
Краснодар крае (диңгездә сугыш хәрәкәтләре) , Чуаш АССР (авиаһөҗүм), Әстерхан (авиаһөҗүм), Архангельск (авиаһөҗүмнәр), Горький (авиаһөҗүмнәр), Сарыта (авиаһөҗүмнәр), Тамбов (авиаһөҗүмнәр), Ярославль (авиаһөҗүмнәр) өлкәләре; Коми АССР (десант төшерү), Красноярск крае ("Вундерланд" операциясе)
Красноярск крае
Казакъ ССР [үзгәртү]
Гурьев шәһәренә авиаһөҗүм.
Грузия ССР [үзгәртү]
Абхазия АССР.
Башка илләр [үзгәртү]
Алмания, Польша, Финляндия, Норвегия, Румыния, Болгария, Югославия, Чехословакия, Венгрия, Алмания составында булган Австрия, Хорватия һәм Словакия марионетик дәүләтләре.
Сугышның беренче периоды (22 июнь 1941 — 18 ноябрь 1942) [үзгәртү]
1941 елның җәй-көз кампаниясе [үзгәртү]
| Совет радиосының Алманиянең ССРБга һөҗүм итү турында белдерү. | |
| Текстны Ю. Левитан укый | |
| Помощь по воспроизведению | |
1941 елның 22 июньдә, 4:00 сәгатьтә, Берлин шәһәрендә империя чит ил эшләре министры Иоаким Риббентроп ССРБның Алманияда илчегә Владимир Деканозовга сугы игълан итү турында нотаны бирде. 22 июньнең иртә таңда артиллерия һәм авиация хәзрлегеннән соң алман гаскәрләре ССРБ чикне үтеп чыгалар. Будан соң Алманиянең ССРБда илче Вернер фон дер Шуленбург чит илл эшләре халык комиссарына Вячеслав Молотовга килә.
Шул ук көндә ССРБга Италия һәм Румыния сугышны игълан итә, ә 23 июньдә — Словакия сугышны игълан итә.
Балтыйк диңгезенең төньягында «Барбаросса» планның тормышка ашыру 21 июньның кичтә башланган — Финляндиядә урнашкан алман мина заградителельләре Фин култыгындаике зур мина кырларны чыргарып куйганнар. Бу мина кырлары ахыргы чиктә совет Балтыйк флотыны Фин култыгының көнчыгыш өлештә япканнар.
22 июньдә румын һәм алман гаскәрләре Прут аша чыктылар һәм Дунай аша чыгырга тырышып карадылар, ләкин совет гаскәрләре аларга буны ясарга бирмәделәр, хәтта Румыния территориясендә плацдармларны алганнар. Әмма 1941 елның июльдә-сентябрьдә алман һәм румын гаскәрләре Бессарабияне, Буковинаны, Днестр—Көньяк Буг елгалар араны басып алалар. 5 июльдә алман-румын гаскәрләре Черновцыны, 16 июльдә — Кишинёвны, 21 июльдә — Бельцыны басып алалар.
22 июньның 12:00 сәгатьтә Вячеслав Молотов ССРБ гражданнарга Алманияне Советлар Берлегенә һөҗүм итү турында хәбәр итү өчен, радиода рәсми белдерү белән чыгыш ясады, һәм Ватан сугышының башын игълан итте.
ССРБ Югары Советы Президиумының 22 июньдә язылган указга туры китереп, 23 июльдән унҗидедән ундүрт хәрби окруларда 14 возрастларның (1905—1918 елларда туганнар) мобилизация игълан ителә. Калган өч округларда (Урта Азия, Ерак Көнчыгыш һәм Байкал арты округлар) мобилизация 23 июльдә генә яшерен ысулы белән, «өйрәнү сборлар» буларак игълан ителгән.
23 июньдә Иосиф Сталин җитәкчелеге астында Югары Командованиеның Ставкасы (рус. Ставка Главного Командования) оештырыла (8 августтан Югары Башкомандованиеның Ставкасы). 8 августтан Сталин шулай ук Югары Башкомандующий булган. 30 июньдә Дәүләт Оборона Комитеты (ДКО, рус. Государственный Комитет Обороны, ГКО) оештырыла. Июньдә халык ополчениесенең формалаштыру башлана.
Финляндия үзенең территориясеннән алманнарга совет территориясенә турыдан-туры бәреп керүне рөхсәт итмәгән һәм Петсамода[7] белән Саллада урнашкан алман частьләре чикне үтеп чыгкмаска мәҗбүрләгәннәр. Совет һәм фин чик сакчылар арасында эпизодик рәвештә атышулар булганнар, ләкин тулаем алганда, совет-фин чигендә тыныч хәл булган. Әмма, 22 июньдән башлагач, люфтваффе (алман. Luftwaffe, алман хәрби һава көчләре) бомбардировщиклары фин аэродромларны ягулык салу база буларак кулланыла башлаганнар. 23 июньдә Молотов үзенә фин илчене чакыра. Молотов Финляндиядән ССРБга карата ачык позициянең билгеләнүне таләп итә, ләкин фин илче комментарийлардан тыелып калган. 25 июньдә совет командованиесы Финляндиянең 18 аэродромнарга авиаһөҗүмне ясарга карар иткән. 25 июньдә, авиаһөҗүмнәргә җавап итеп, Финляндия ССРБга сугышны игълан итә. 1941 елның июль—август дәвамында фин армиясе совет-фин сугышы нәтиҗәсендә ССРБга күчкән территорияләрне басып ала.
Венгрия 27 июньдә генә ССРБга сугышын игълан иткән; сәбәп — имештер совет аваиациянең 26 июньдәге Кошице шәһәрнең бомбардировкасы. 1941 елның 1 июльдә Алмания күрсәтмә буенча, венгр гаскәрләрнең Карпаты төркеме 12нче совет армияне атакаланган. 1941 елның көздә Алмания ягында испан доброволецлардан торган Зәңгәр дивизиясе сугыш хәрәкәтләрне башлый.
10 августта ДКО Кировоград, Днепропетровск, Николаев өлкәләрнең һәм Людино—Брянск—Севск сызыгннан көнбатыштагы районнарда 1890—1904 елларда туган хәрби хезмәттә булырга тиеш кешеләрнең һәм 1922—1923 елларда туган призывникларның мобилизация турында карарын чыгарыла[8]. 15 августтан мобилизация Крырм АССРга[9], 20 августтан — Запорожье өлкәсенә[10], 8 сентябрьдән — Орёл һәм Курск өлкәләрнең бернчә районнарына[11], 16 октябрьдән — Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә җәлдерә[12]. Гомумән 1941 елның ахырына 14 миллионнан артык кеше мобилизацияләнгәннәр[13].
Бу вакытта алманнар стратегик инициативаны алганнар һәм чик буендагы сугышларда совет гаскәрләрне җиңделәр.
1941 елның җәй-көз кампаниясенең төп вакыгалар:
- Белосток-Минск сугышы (22 июнь — 8 июль 1941)
- Дубно — Луцк — Броды өчен сугыш (24 июнь — 30 июнь 1941)
- Молдавиядә оборона операциясе
- Смоленск сугышы (10 июль — 10 сентябрь)
- Умань янында сугышлар (июльнең ахыры — 8 август 1941)
- Киев операциясе (7 август — 26 сентябрь 1941)
- Ленинград оборона операциясе һәм анаң блокаданың башы (8 сентябрь 1941 — 27 гыйнвар 1944)
- Одессаны саклау (5 август — 16 октябрь 1941)
- Севастопольны саклау (4 октябрь 1941 — 4 июль 1942)
- Мәскәү өчен сугыш (30 сентябрь — 4 декабрь 1941)
- 18нче армиянең чолганышы (5—10 октября 1941)
- Тула оборона оперциясе (24 октябрь — 5 декабрь 1941)
- Ростов операциясе (21—27 ноябрь 1941)
- Керчеь-Феодосия десант операциясе (26 декабрь 1941 — 20 май 1942)
Сугышның башлангыч периодының нәтиҗәләре [үзгәртү]
1941 елның 1 декабрьгә алман гаскәрләре Литваны, Латвияне, Белорусияне, Молдавияне, Эстонияне, РСФСР һәм Украинаның зур өлешләрен басып алганнар, ССРБ терририториясе эченә 850—1200 километрга алга чыктылар, һәм 740 меэ кеше гәнә югалтканнар (230 мең кеше үлекләр белән югалтканнар).
ССРБ иң мөһим чимал һәм сәнәгать үзәкләрне югаткан: Донбасс, Кривой Рог руда бассейны. Минск, Киев, Харьков, Смоленск, Одесса, Днепропетровск ташлап калдырганнар, Ленинград блокадада калган; оккупацияләгән территорияләрдә совет гражданнарның миллионары калганнар. Тыныч гражданнарның зур саны һәлак булганнар яки Алманияга коллыкка куып киткәннәр.
Совет гаскәрләре алманнарны Ленинград, Дондагы Ростов һәм Мәскәү тирәсендә туктатканнар — алманнар «Барбаросса» планында билгеләнгән максатларны ирешергә алмаганнар.
-
Петр Гаврилов — Брест крепосте оборонаның герое
-
Минск урамнарда әсир содатлары, 1941 ел
-
Киев җимерекләре
-
Одесса янында совет артиллерия расчёты
1941—1942 елның кышкы кампаниясе [үзгәртү]
16 ноябрендә алман гаскәрләре, Мәскәүне төньяк-көнбатыштан һәм көняк-көнбатыштан камап алырга максты белән, Мәскәүгә һөҗүмнең икенче этапны башлаганнар. Дмитров юнәлешендә алар Мәскәү—Идел каналына чыкканнар һәм Яхрома яныныда аны аркылы чыкканнар; Химки юнәлешендә Клинны, Солнечногорскны һәм Красная Полянаны басып алганнар; Красногорск юнәлешендә — Истраны алганнар. Көньяк-көнбатышында Гудериан Каширага якын килгән. Ләкин Көнбатыш фронты армияләрнең каты каршылык күрсәтүе нәтиҗәсендә, алман гаскәрләре ноябрьның ахырда — декабрьның башында барлык юнәлешләрдә туктатканнар. Мәскәүне басып алу омтылуы җимерелгән.
1941—1942 елның кышкы кампаниясе барышында совет гаскәрләре Мәскәү янында каршы һөҗүмне үткәрергән; алар дошманны көнбатышка таба 80—250 километрга чигендергәннәр, Мәскәү һәм Тула өлкәләрне (тулысынча), Калинин һәм Смоленск өлкәләрне (өлешчә) дошманнан азат иткәннәр. Көньяк фронтта кызыллар Кырымны саклаганнар.
1942 елның башында совет гаскәрләре түбәндәге һөҗүм итү операцияларне үткәрделәр: Ржев-Вязьма операциясе, Керчь-Феодосия десант операциясе һәм башкалар. Алман гаскәрләре совет гаскәрләренә карата зур югалтышлар белән барлык һөҗүмнәрне кире кайтарганнар. 1942 елның 18 гыйнварында Барвенково—Лозовая операциясе башлана; аның барышында совет гаскәрләре дошманның фронтны 100 километрлы озынлыкта өзәләр һәм көнбатыш белән көньяк-көнбатыш юнәлешендә 90—100 километрга алга китәләр.
1942 елның җәй-көз [үзгәртү]
Кышкы һөҗүме барышында вермахтның югалтулар турында ялгыш мәгълүматлар нигезендә, ССРБ Югары Командованиесы 1942 елның җәй-көз кампаниядә үз гаскәрләгә үтәп булмый торган бурычны куйган: дошманны бөтеләй тар-мар итергә һәм ССРБ территорияне тулысынча азат итергә. Төп вакыйгалар көньяк-көнбатыш юнәлешендә булганнар: Кырым фронтының җиңелүе, Харьков операциясе (12—25.05), Воронеж-Ворошиловград оборона операциясе (28.06—24.07), Сталинград оборона операциясе (17.07—18.11), Төньяк Кавказ оборона операциясе (25.07—31.12). Алманнар 500—650 километрга алга киткәннәр, Иделгә һәм Кавказга чыкканнар.
Үзәк юнәлешендә дә берничә операция үткәргәннәр: Сухиничи—Козельск районында Көнбатыш фронтның каршы һөҗүме (22—29.8) белән берләшкән Ржев-Сычёвка операциясе (30.7—23.8), шулай ук төньяк-көнбатыш юнәлеәшендә: 2нче хәлиткеч һөҗүм ясый торган армиянең (рус. 2-я ударная армия) чолганыштан чыгару опреациясе (13.5—10.7) белән берләшкән Любань һөҗүм итү операциясе (7.1—30.4).
-
Совет солдатлары Сталинград янында сугышны алып баралар.
-
Әсир совет солдатлар. Харьков районы, 1942
-
62нче армиянең командующий Василий Чуйков
Сугышның икенче преиоды (19 ноябрь 1942—1943) [үзгәртү]
1942—1943 елның кышкы кампаниясе [үзгәртү]
1942 елның 19 ноябрендә совет гаскәрләре каршы һөҗүмне башлыйлар, ә 23 ноябрьдә Сталинград һәм Көньяк-Көнбатыш фронтларның гаскәрләре Калач-на-Дону шәһәре янында тоташалар һәм дошманныкы 22 дивизяне чолгап алалар. «Малый Сатурн» операциясе нәтиҗәсендә Эрих фон Манштейн җитәкчелеге астында армияләрнең «Дон» төркеме җиңелә. Совет гаскәрләрнең икенче Ржев-Сычёвка операциясе уңышсыз булган; шуңа кармастан, 1942—1943 елның кышкы кампаниясе тулаем алганда совет гаскәрләр файдасына тәмамланган — бер алман армиясе һәм дүрт союздашларның армия юк ителгәннәр.
1943 елның җәй-көз кампаниясе [үзгәртү]
1943 елның җәй-көз кампаниясенең хәлиткеч вакыйгалар Курск сугышы һәм Днепр өчен сугышы булганнар. Кызыл Армиясе, зур югалтуларга карамастан, 500—1300 километрга алга киткән.
28 ноябрьдә — 1 декабрьдә Тәһранда Иосиф Сталин, Уинстон Черчилль һәм Франклин Рузвельтның конференциясе узган. Конференциянең төп мәсьәләсе икенче фронтының ачылуы булган.
Сугышның өченче периоды (1944 — 9 май 1945) [үзгәртү]
Моны да карагыз: Десять сталинских ударов
1943—1944 елның кыш-яз кампаниясе [үзгәртү]
1943—1944 елның кыш-яз кампанияне Кызыл Армия Украинаның Уңъягында зур һөҗүм (Днепр-Карпаты опреациясе, 24 декабрь 1943 — 17 апрель 1944) белән башлый. Дүрт айлы һөҗүм нәтиҗәсендә алман «Көньяк» һәм «А» армияләр группаларын тар-мар ителәләр; Кызыл Армия Украина Уңъягын һәм кайбер көнбатыш өлкәләрен азат итәләр, ә көньякта ССРБ дәүләт чигенә чыгалар; 28 мартта, Прут елгасы аша чыккач, совет гаскәрләре Румыния территориясынә керәләр.
Һөҗүмдә 1-нче, 2-нче, 3-нче һәм 4-нче Украина фронтларның гаскәрләре, Кара диңгез флоты һәм Азак хәрби флотилиясенең кораблары һәм партизаннар катшканнар; һөҗүм нәтиҗәсендә фронт 250—450 километрга көнбатышка, Ковель — Тернополь — Черновцы — Бельцы сызыгына күчкән.
Днепр-Карпаты опреациясе белән бер вакытта Ленинград-Новгород операциясе (14 гыйнвар — 1 март 1944) башлана. Шул операциясендә Ленинград, Волхов һәм 1-нче Балтыйк (өлешчә) буе фронтларның гаскәрләре һәм Балтыйк диңгезе флоты катнашканнар.
Һөҗүм нәтиҗәсендә 872-көнле Ленинград блокадасы өзелә, совет гаскәрләре Нарва — Чудь күле — Псков — Остров — Идрица сызыгына чыкканар.
1944 елның апрель—мае Кырым һөҗүм операциясе белән билгеле булган. Шул операция нәтиҗәсендә 17-нче алман кыр армиясе тар-мар ителә, совет гаскәрләре Кырымны азат итәләр.
1945 елның кыш-яз кампаниясе [үзгәртү]
1945 елның 16 апрель — Совет гаскәрләре Берлинны яулап алу операциясен башлый.
1945 елның 22 апрель — Кызыл армиянең алдынгы гаскәрләре
Берлинга керә.
1945 елның 9 май — Нацист Алманиянең капитуляциясе турында акт Мәскәүгә килә.
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ http://soviet-history.com/doc/1941/1941_05_01_barbarossa.php
- ↑ хәзер Голдап, Польша
- ↑ хәзерге Клайпеда, Литва
- ↑ http://bse.sci-lib.com/article003823.html
- ↑ Мельтюхов М. И. Упущенный шанс Сталина. Советский Союз и борьба за Европу: 1939—1941. — М.: Вече, 2000. — Гл. 12. Место «Восточного похода» в стратегии Германии 1940—1941 гг. и силы сторон к началу операции «Барбаросса»
- ↑ Статистический сборник № 1 (22 июня 1941 г.). Института военной истории Министерства обороны Российской Федерации. 1994.
- ↑ хәзер Печенга, Мурманск өлкәсе
- ↑ http://www.soldat.ru/doc/gko/text/0452.html
- ↑ http://www.soldat.ru/doc/gko/text/0488.html
- ↑ http://www.soldat.ru/doc/gko/text/0533.html
- ↑ http://www.soldat.ru/doc/gko/text/0639.html
- ↑ http://www.soldat.ru/doc/gko/text/0807.html
- ↑ http://www.victory.mil.ru/lib/books/h/1941/03.html
Шулай ук карагыз [үзгәртү]
| Викиҗыентыкта? Great Patriotic War |
|
|
|---|
|
ССРБга бәреп керү • Карелия • Котып аръягы • Ленинград • Ростов • Мәскәү • Севастополь • Барвенково-Лозовая • Демянск • Ржев • Харьков • Воронеж-Ворошиловград • Сталинград • Кавказ • Великие Луки • Острогожск-Россошь • Воронеж-Касторное • Курск • Смоленск • Донбасс • Днепр • Уңъяк Украина • Кырым • Белорусия • Львов-Сандомир • Яссы-Кишинёв • Көнчыгыш Карпаты • Балтыйк буе • Курляндия • Бухарест-Арад • Болгария • Дебрецен • Белград • Будапешт • Польша • Көнбатыш Карпаты • Көнчыгыш Пруссия • Түбән Силезия • Көнчыгыш Померания • Моравска-Острава • Югары Силезия • Балатон • Вена • Берлин • Прага |
| Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Великая Отечественная война (рус.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|