Белосток-Минск сугышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
1941 елның Белосток-Минск сугышы
Икенче бөтендөнья сугышы
Eastern Front 1941-06 to 1941-09.png
{{{баш исем}}}
Дата 22 июнь 19418 июль 1941
Урын Көнчыгыш Польша, Беларусия, ССРБ
Нәтиҗә Көнбатыш фронт тар-мар ителә
Көндәшләр
Нацист Алмания Советлар Берлеге
Гаскәр башлыклары
Федор фон Бок
Альберт Кессельринг
Гюнтер фон Клюге
Герман Һот
Һейнц Гудериан
Дмитрий Павлов

Белосток-Минск сугышы - Бөек Ватан сугышының башында (22.6.1941 - 8.7.1941) Совет-Алман фронтында чик янындагы бәрелеш. Бәрелеш нәтиҗәсендә Совет Көнбатыш фронты көчләре чолганып тар-мар ителгән. 28 июньдә алман гаскәрләре Минск шәһәрен басып ала.

1941 елның 22 июненә хәл[үзгәртү]

Operation Barbarossa.jpg

Алмания[үзгәртү]

1941 елның 22 июньдә ССРБ чикләре буенда өч алман армиясе төркеме (181 дивизия, шул исәптән 19 танк дивизиясе, 14 моторлаштырылган дивизия һәм 18 бригада) һәм өч һава флоты булган.

500 километрлы ГолдапВлодава сызыгында Федор фон Бок җитәкчелеге астында армияләрнең «Үзәк» төркеме (50 алман дивизиясе, 2 алман бригадасы, 2нче һава флоты ярдәме белән) урнашкан. Дивизияләр һәм 9нчы бригада (ком. Адольф Штраус) һәм 4нче кыр (ком. Һанс Гюнтер фон Клюге) армиясе, 2-нче (ком. Һейнц Гудериан) һәм 3нче (ком. Герман Һот) танклар төркеме берләштерелгән булган. Төркемнең бурычы булып флангларда зур көчләре белән һөҗүм иткәч Белорусиядә дошманның гаскәрләрен тар-мар итү торган. Аннан соң, Минскта елгыр[чыганагы?] берләшмәләрен туплагач, тиз генә Смоленск районына чыгарга; шулай итеп, Ленинград районында һәм Балтыйк буенда хәрәкәт итүче дошманның гаскәрләрне бетерү максаты белән "Төньяк" армия төркеме белән үзара йогынты ясау өчен алшартларны булдыру.

ССРБ[үзгәртү]

1941 елның 22 июньгә чик буендагы хәрби округларда һәм флотларда 3 289 250 солдат һәм офицер, 59 787 орудие һәм миномёт, 12 782 танк (шул исәптән 1475 Т-34 һәм КВ танклары), 10 743 очкыч булган. Өч флотлар эчендә якынча 220 000 кеше, 182 төп класслы кораб (3 линкор, 7 крейсер, 45 лидер һәм эсминец, 127 су асты көймәсе). Дәүләт чиген саклану чик гаскәрләре үтәгәннәр. Көнбатышыштан һөҗүмне кире кайтару Ленинград, Балтыйк буе аерым, Көнбатыш аерым, Киев аерым һәм Одесса хәрби округларына тапшырылган. Диңгездән аларга Төньяк, Балтыйк һәм Кара диңгез флоты ярдәм итә тиеш булган.

Көнбатыш аерым хәрби округының (ком. Дмитрий Павлов) гаскәрләре үз эченә 3нче (ком. Василий Кузнецов), 4нче (ком. Александр Коробков) һәм 10нчы (ком. Константин Голубев) армияләрне туплаган. Алар Литва көньяк чигеннән Припять елгасына кадәр 470 километрлы фронтта саклануны тотканнар. Шуның өстенә Минск, Слуцк һәм Могилёв янында 13нче армия формалашкан.

Нәтиҗәләр[үзгәртү]

Алман гаскәрләре сугышта җиңгәннән соң, алман көчләре 300 км алга чыгалар һәм Мәскәүгә һөҗүмне башлыйлар.

Совет гаскәрләрен тар-мар иткәннән соң, совет гаскәр башлыклары: фронт сәргаскәре Павлов, Климовских, Григорьев, Оборин, Коробков кулга алынган, һәм Сталин карары буенча атып үтерелгәннәр.

Сталин шушы җиңелү турында болай әйткән: «Ленин безгә бөек мирас калдырды, ә без - аның мирасчылары, һәммәсен тычып бетердек...» [1].

Соңрак Сталин үз гаебен акланган өчен маршал Коневка Вязьма янында шалтыраткан һәм болай әйткән: "Иптәш Сталин - хыянәтче түгел, иптәш Сталин - сатлык җан түгел, иптәш Сталин - намуслы кеше, аның бөтен ялгышы - атлы гаскәрчеләргә зур ышаныч...". [2] Шушы сөйләшүне Константин Симонов үз китабында "Сталин һәм сугыш" китергән.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Сталин: Ленин оставил нам великое наследие, а мы, его наследники, всё это просрали…
  2. К. Симонов "Сталин и Война": Товарищ Сталин не предатель, товарищ Сталин не изменник, товарищ Сталин – честный человек, вся его ошибка в том, что он слишком доверился кавалеристам..."

Чыганаклар[үзгәртү]

«Барбаросса» операциясе
Белосток-МинскРазеньяйБродыСмоленскКиевУманьЕльняТаллинОдессаДонбассРостов