Сталинград сугышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сталинград сугышы latin yazuında])
Сталинград сугышы
Төп низаг: Бөек Ватан сугышы

Сталинград җиңү байрагы
Дата

17 июль 1942 ел2 февраль 1943 ел

Урын

Сталинград, ССРБ

Нәтиҗә

Кызыл Гаскәрнең хәлиткеч җиңүе, 6-нче Паулюс алман армиясен юк итү

Көндәшләр
ССБР байрагы ССРБ Алмания байрагы (1933-1945) Өченче рейх
Румыния байрагы Румыния
Италия
Маҗарстан
Хорватия
Словакия
Сәргаскәрләр
ССБР байрагыВ.И. Чуйков (62-нче гаскәре)
ССБР байрагыС.К. Тимошенко (Сталинград фронты)
ССБР байрагы А.И. Ерёменко (Сталинград фронты)
ССБР байрагы В. Н. Гордов (Сталинград фронты)
ССБР байрагы К. К. Рокоссовский (Дон фронты)
ССБР байрагы Р. Я. Малиновский (2-нче Гвардия гаскәре)
ССБР байрагы М. С. Шумилов (64-нче гаскәре)
ССБР байрагыН. Ф. Ватутин (Көньяк-көнбатыш фронты)
ССБР байрагы Г. К. Жуков (ставка вәкиле)
ССБР байрагы А.М. Василевский (ставка вакиле)
ССБР байрагы Н. Н. Воронов (координатор)
Алмания байрагы (1933-1945)Э. фон Манштейн («Дон» гаскәрләр төркеме)
Алмания байрагы (1933-1945) М. Вейхс («B» гаскәрләр төркеме)

Алмания байрагы (1933-1945)Ф. Паулюс Әсирлеккә бирелгән (6-нче гаскәре)
Алмания байрагы (1933-1945)Һ. Гот (4-нче танк гаскәре)
Алмания байрагы (1933-1945)В. фон Рихтһофен (4-нче һава флоты)
И. Гарибольди (итальян 8-нче армия)
Г. Яни (маҗар 2-нче гаскәре)
Румыния байрагыП. Думитреску (румын 3-нче гаскәре)
Румыния байрагыКонстантинеску (румын 4-нче гаскәре)

Яклар көчләре
780 000 987 000
Югалтулар
1 129 619 кеше 841 000 кеше
237 775 әсирлеккә эләккән

Сталинград сугышы (tat.lat. Stalingrad suğışı(үле сылтама)) (17 июльдә 1942 — 2 февральдә 1943) — Кызыл Гаскәр тарафыннан Сталинград шәһәрен саклану һәм зур алманнар һәм аларның беректәшләре Дон-Идел елгалары арасындагы гаскәр төркемен тар мар итү, Бөек Ватан сугышында Кызыл Гаскәрнең хәлиткеч җиңүе, Икенче бөтендөнья сугышының иң зур коры җир бәрелеше.

Сугыш барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

май-июль, 1942 елгы Сталинград тирәсендә сугыш вазгыяте

Мәскәү янындагы сугышта җиңелгәннән соң фашист Алманиясе төп тәэмин итү торган юлын — Идел елгасын алу карарын 1942 елда кабул итә. Гитлер төп һөҗүмне Сталинградка каршы юнәлткән.

23 августта шәһәрне утка тотудан соң 40 мең Совет кешесе үтерелгән, шәһәр биналарының яртысыннан артыгы юк ителгән, Сталинградтан хәрәбәләр генә калган.

Чуйков гаскәре каһарманлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сталинград каһарманы — генерал-лейтенант Василий Чуйков

Сентябрь аенда фашистлар Сталинград эченә һөҗүм итеп кергәннәр. Һәр бина, йорт өчен каты сугыш барган. Павлов йорты, Тәгәрмән өчен сугышлар тарихта мәңгелеккә калган.

Сталинградта урам сугышы

Василий Чуйков җитәкчелегендә 62-нче гаскәр һәр йорт өчен батырлык күрсәтеп сугышкан һәм һәр көнне тупка тотуга, ачлыкка, салкынлыкка карамастан Сталинград шәһәреннән чигенмәгән. Василий Чуйков фашист гаскәрләренә Идел буйларында беркетелергә мөмкинлек бирмәгән.

Чуйков гаскәре батырлыгы Совет хәрби башлыгына "Уран" каршы һөҗүм операциясен гамәлгә ашырырга биргән. 1942 елның 19 ноябрендә "Уран" дигән совет каршы һөҗүм операциясе башлана. 23 ноябрьдә Калач шәһәрендә фашист көчләре чолгап алына.

Совет гаскәре каршы һөҗүме, мәшһүр "Катюша"

"Уран" һәм "Боҗра" операцияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ноябрь аенда фашист һәм аларның союздашлары Кызыл Гаскәр тарафыннан боҗрага чолгап алына. Декабрь аенда фашист көчләрен юк итү буенчан "Боҗра" операциясе башланган.

Фашистлар үз коткару операцияләрен декабрь аенда Манштейн җитәкчелегендә башлаганнар. Ләкин Родион Малиновский җитәкчелегендә 2-нче гвардия гаскәре Манштейн җитәкләгән алман гаскәренә боҗраны өзәргә бирмәгән. Алман көчләре бу уңышсыз операциядә 40 мең гаскәри югалтканнар, 25 декабрьдә Манштейн чигенгән.

1943 елның 22-26 гыйнварендә Совет гаскәрләре Мамай курганында берләшкән, 31 гыйнварда Константин Рокоссовский җитәкчелегендәге гаскәрләр Паулюсны һам аның ирәген (ставкасын) әсирлеккә алган.

1943 елның 2 февралендә бөтен фашист көчләре Сталинградта чигенә.

"Уран операциясе", башлангыч чоры, 19 ноябрь-24 декабрь 1942 ел
Сталинградта әсирлекта алынган фашистлар
Алман Фельдмаршалы Паулюс'ны әсирлеккә алуы, 1943 ел
"Кече Сатурн" операциясе, Үзәк Дон буйларында сугыш йөреше
Сталинград үзәге азат иткәннән соң
Совет гаскәре тарафыннан фашист көчләренең чолгавы
"Кышкы Боран" фашист Манштейн җитәкчелегендә операциясе, уңышсыз чолгавы өзүе тырышуы

Сугыш нәтиҗәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сталинград сугышы — Икенче бөтендөнья сугышының иң зур хәрби-сәяси вакыйгасы. Сталинград сугышыннан соң Совет гаскәрләре хәрби инициативаны үз кулына алганнар. Сталинград сугышында җиңүне 1943 елда Англия, АКШ һәм бүтән антифашистик илләр союздашлары бәйрәм иткәннәр. Хәтта Бөекбританиянең патшасы Георг VI Сталинград шәһәренә бүләклек кылычын җибәрә, кылычта язылган: "нык корыч кебек Сталинград кешеләренә. Батырлыгыздан таңга калган Британия халкы, Бөекбритания патшасыннан Георг VI"

Совет гаскәрләре каршы һөҗүме, 1943 ел

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сталинград сугышы дөнья тарихында зур роль уйнаган вакыйга, шуңа күрә төрле дәүләтләрдә бик күп документаль, нәфис фильмнар төшерелгән, җырлар, музыка, марка, санак уеннары булдырылган. Күп шәһәрләрдә һәйкәлләр, урамнар Сталинград сугышы истәлегенә багышлап ачылган. Иң танылган һәйкәле: Мамай Курганында урнашкан "Ватан-Ана чакыра" һәйкәле.

Сурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда төп Сталинград каһарманына — маршал Чуйков истәлегенә урам ачылган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Исаев А. В. Сталинград. За Волгой для нас земли нет. — М.: Яуза, Эксмо, 2008.
  • ВОЕННАЯ ЛИТЕРАТУРА — Исаев А. В. Сталинград. За Волгой для нас земли нет
  • Россия и СССР в войнах XX века — Потери вооружённых сил
  • Маршал Жуков. Воспоминания и размышления.
  • Маршал Чуйков. Сражение века. — М.: Советская Россия, 1975.
  • Маршал Ерёменко. Сталинград. — М.: Воен.изд. мин. обороны СССР, 1961.
  • Маршал Крылов Сталинградский рубеж. — М.: Воениздат, 1979.
  • Виктор Некрасов. В окопах Сталинграда. — М.: Русская книга, 1995.
  • Леонид Фиалковский, «Сталинградский апокалипсис. Танковая бригада в аду».
  • Жаркой Ф. М. Танковый марш. Изд. 3-е: МВАА. — СПб., 2011.
  • Иван Афанасьев. Дом солдатской славы. — М.: ДОСААФ, 1970.
  • Генерал Родимцев Дом солдатской доблести / Гвардейцы стояли насмерть. — М.: ДОСААФ, 1969. — 192 с. Тираж 100 000 экз.
  • Яков Павлов Фронтовые записки — Сталинград: Областное книгоиздательство, 1951. — 32 с. Тираж 20 000 экз.
  • Генерал Людников Дорога длиною в жизнь — Издательство «Высшая школа», 1985
  • Алексей Чуянов. Сталинградский дневник.
  • О войне и товарищах. Сборник воспоминаний. — Красноград: АО «КМП», 1996.
  • Сталинградская эпопея. Сборник. — М.: Наука, 1968.