Курск сугышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Курск сугышы
Бөек Ватан сугышы
Kursk Soviet machineguns.JPG
Совет гаскәриләре фашист һөҗүмен туктаталар
Дата 5 июль 1943 ел23 август 1943 ел
Урын Үзәк Русия, Көнчыгыш Украина СССБ
Нәтиҗә Кызыл Гаскәрнең җиңүе
Көндәшләр
СССР байрагы ССРБ Алмания байрагы (1933-1945) Өченче рейх
Гаскәр башлыклары
СССР байрагыГеоргий Жуков

СССР байрагыНиколай Ватутин
СССР байрагы Иван Конев
СССР байрагы Константин Рокоссовский

Алмания байрагы (1933-1945)Эрих фон Манштейн
Алмания байрагы (1933-1945) Гюнтер Ханс фон Клюге

Алмания байрагы (1933-1945)Вальтер Модель
Алмания байрагы (1933-1945)Герман Гот

Хәрби югалтулар
Саклау чоры:

вафат — 70 330 хәстәханәдә вафат — 107 517

  • «Кутузов» операциясе:

вафат — 112 529
хәстәханәдә вафат — 317 361

  • «Румянцев» операциясе:

вафат — 71 611
хәстәханәдә вафат — 183 955

  • Курск чыгынтысы өчен, бөтенесе :

вафат — 189 652
хәстәханәдә вафат — 406 743

  • Курск сугышында, гомуми:

~ 254 470 кеше вафат, әсир, хәбәрсез югалган,
608 833 яралы
153 мең корал берәмлеге
6064 танк һәм САУ
5245 корал һәм миномёт
1626 хәрби очкыч

Совет чыганаклары буенча:

вафат 500 мең кеше
1500 танк
1696 хәрби очкыч

  • Алман чыганаклары буенча:

103 600 вафат,
433 933 яралы

Алман-фашист "Цитадель" һөҗүме операциясе

Курск сугышы яки Курск дугасы сугышы (tat.lat. Kursk suğışı) (5 июль23 август 1943 ел) - Икенче бөтендөнья сугышының һәм Бөек Ватан сугышының иң мөһим бәрелешләренең берсе. Дөньяның тарихында иң зур танк сугышы. Курск сугышында ике миллион тирәсендә кеше, алты мең танк, дүрт мең очкыч катнаша.

Курск сугышы өч өлешенә бүленә:

Курск сугышы 49 көн сузыла. Фашист-алманннар үз һөҗүмен «Цитадель»-операциясе дип исемлиләр.

Курск сугышыннан соң стратегик инициатива Икенче бөтендөнья сугышында тулысынча Кызыл гаскәргә күчә, Кызыл гаскәре Икенче бөтендөнья сугышы тәмамына кадәр һөҗүм итә бышлый.

Курск сугышының сәбәпләре[үзгәртү]

Кызыл гаскәрнең кышкы һөҗүме һәм Вермахт Украинада каршы-һөҗүме нәтиҗәсендә совет-алман фронты үзәгендә чыккан урын (150 км тирәнлектә, 200 км киңлектә) - Курск дугасы барлыкка килә. Алман-фашист көчләре Совет гаскәрләрен камап алыр өчен Цитадель һөҗүме операциясен башлый.

Фашист һөҗүме[үзгәртү]

Алман-фашист һөҗүме

1943 елның 5 июлендә алман һөҗүме башлана. Совет гаскәр башлыгы төгәл алман һөҗүменең вакытын белеп (5 сәгатьтә Мәскәү вакыты), 22:30 һәм 2:20 (М. в.) сәгатендә контрарт-хәзерләнүен уздыра. Шуңа күрә фашист һөҗүме уңышлы булмый.

Алман-фашист "Тигр" танклары һөҗүме

Прохоровка бәрелеше[үзгәртү]

Танк сугышы

12 июльдә Дөньяның тарихында Прохоровка янында иң зур танк сугышы булган. Фашист ягыннан 700 танк тирәсендә катнаша.

Прохоровка бәрелешендә алман-фашист көчләре Прохоровканы буйсындыра алмыйлар, совет саклануын да ерый алмыйлар. Совет гаскәре алман берләшмәсен камап алмый. Ләкин алман гаскәрләре чигенергә мәҗбүр булганнар.

Прохоровка бәрелешенең нәтиҗәсе: фашист һөҗүме "Цитадель" операциясенең уңышсызлыгы.

Чаң манарасы - Прохоровка кырында һәлак булганнарына һәйкәл

Совет һөҗүм операцияләре[үзгәртү]

Орёл һөҗүм операциясе («Кутузов» операциясе)[үзгәртү]

12 июльдә Кызыл гаскәре Орёл каршы-һөҗүм операциясен башлый.

13 июльдә Кызыл гаскәр Орёл янындагы фашист саклавын ерый.

5 августта Совет көчләре Орёл шәһәрен азат итәләр. Орёл һөҗүм операциясендә 90 мең фашист юк ителә.

Белгород-Харьков һөҗүм операциясе («Румянцев» операциясе)[үзгәртү]

Көньяк фронт өлешендә Совет каршы-һөҗүме 3 августта башлана.

  • 5 августта Совет көчләре Белгород шәһәрен азат итәләр.
  • 7 августта Совет көчләре Богодухов шәһәрен азат итәләр.
  • 23 августта Кызыл гаскәр Харьков шәһәрен азат итәләр.

5 августта беренче тапкыр Бөек Ватан сугышында Мәскәүдә салют булды.

Эрих фон Манштейн алман фельдмаршалы соңрак язган:

«

Курск сугышы - Шәрекътә инициативабызның саклавы соңгы омтылышы булды. Сугыш уңышсызлыгы белән инициатива совет ягына китә. Шуңа күрә "Цитадель" операциясе - Шәрекъ фронтының хәлиткеч мизгеле.

Манштейн Э. Югалткан җиңүләр. Алман теленнән тәрҗемәсе — М., 1957.
»

Курск сугышы нәтиҗәләре[үзгәртү]

Курск сугышыннан соң стратегик инициатива Икенче бөтендөнья сугышында тулысынча Кызыл гаскәргә күчә, Кызыл гаскәре Икенче бөтендөнья сугышы тәмамына кадәр һөҗүм итә бышлый. Днепр операциясе мөмкинлеге булдырыла.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү]

  • Курская битва 1943 // Великая Отечественная война 1941 — 1945. Энциклопедия / под ред. М. М. Козлова. — М.: Советская энциклопедия, 1985. — С. 392—394. — 500 000 экз.
  • Давыдков В. И. Анализ Курской битвы (историко-документальная эпопея). — Курск, 2005.
  • Замулин В. Н. Курский излом. Решающая битва Отечественной войны. — М.: Эксмо, 2007. — 1000 с. — (Великая Отечественная: Цена Победы). — ISBN 5-699-18411-2
  • Замулин В. Н. Засекреченная Курская битва. Секретные документы свидетельствуют. — М.: Эксмо, 2007. — 784 с. — (Великая Отечественная: Цена Победы). — ISBN 978-5-699-19602-9
  • Карнацевич В. Л. Сто знаменитых сражений. — Х.: Фолио, 2004. — 543 с. — ISBN 966-03-2753-6
  • Мерников А. Г. Спектор А. А. Всемирная история войн: в 2-х тт. — Мн.: Харвест, 2005. — 768 с. — ISBN 9851317799
  • Тимохович И. В. Советская авиация в битве под Курском. — М.: Воениздат, 1959. — 120 с.
  • Битва под Курском. От Обороны к наступлению. — М.:АСТ:Б66 ХРАНИТЕЛЬ,2006.-826[6]c.-(Неизвестные войны).(Переиздание материалов двухтомника «Битва под Курском» Военно-исторического управления Генштаба ВС СССР 1946-1947 гг. с комментариями и приложением)