Константин Рокоссовский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Константин Рокоссовский

Тулы исеме Konstanty Rokossowski
Һөнәре гаскәри, хәрби җитәкче
Туу датасы 21 декабрь 1896(1896-12-21)
Туу җире Варшава, Польша
Үлем датасы 3 август 1968(1968-08-03) (71 яшь)
Үлем җире Мәскәү
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы — 29.07.1944 Совет Берлеге Каһарманы — 1.06.1945
"Җиңү" ордены
Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены Октябрь Инкыйлабы ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены
«Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренең XX-еллыгы» медале
Мәскәүне саклау өчен медаль

Русия империясе бүләкләре:

Калып:IV дәрәҗә Георгий хач
Георгий медале
Георгий медале
Георгий медале
һәм бүтән
Башка мәгълүмат Киңәш Берлеге маршалы

Константин Константин улы Рокоссовский (tat. lat. Konstantin Rokossovskiy, пол. Konstanty Rokossowski)- Совет һәм Польша гаскәр башлыгы, Совет Берлеге маршалы (1944), Польша маршалы (1949), Җиңү Тантанасы белән җитәкчелек иткән. Икенче бөтендөнья сугышының иң мәшһүр гаскәр башлыкларының берсе. Ике тапкыр Совет Берлеге Каһарманы (1944, 1945).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Варшавада 1894 елда туган.

Атлы гаскәрдә, 1916 ел

Беренче бөтендөнья сугышында Казан губернасында оештырылган 5-нче Каргополь атлы полкына керә. Балтыйк буе җирләрендә сугышкан.

Инкыйлабтан соң 1917 елның декабрендә Кызыл Гаскәргә керә.

Ватандашлар сугышы[үзгәртү]

Ватандашлар сугышында Колчак көчләренә каршы сугышкан, 1919 елда Мангыт станциясе янындагы бәрелештә Колчакның урынбасарын Вознесенскийне үзе чабып үтергән.

1921 елда Бурятиядә генерал Унгерн көчләрен җиңә, ләкин үзе Рокоссовский яраланган.

Сугышлар арасындагы чорда Ерак Шәрекътә хезмәт иткән.

Арест һәм җәзалар[үзгәртү]

1937 елның 27 июнендә ВКП(б) фиркасеннән чыгарылган, августта кулга алынган. Бастыру дәверендә ул Польша һәм Япония разведкасы белән бәйләнеш өчен гаепләнгәндер һәм хөкем ителгән.

Төрмәдә Рокоссовский азапланган: аның берничә тешләре бәреп чыгарылган, өч кабыргасы сындырылган, аякның бармаклары чүкеч белән кыйналган. 1939 елда аны төрмәнең ишегалдына чыгарып ядрәсез патрон белән атылган.

1940 елда С. Тимошенко Сталинга үтенеч язуы сәбәпле Рокоссовский төрмәдән иреккә чыгарылган һәм акланган.

Бөек ватан сугышы[үзгәртү]

Мәскәү сугышы[үзгәртү]

Рокоссовский (икенче сулда) алынган техниканы тикшерә . Мәскәү тирәсе, 1941 ел

Бөек Ватан сугышының башында Смоленск юнәлешендә сугышкан.

Рокоссовкий Мәскәү сугышының җиңүендә зур ролен уйнаган. Аның җитәкчелегендә Вязьма казаныннан чыгуы булган, Истра, Крюково, Кызыл Алан янындагы саклану бәрелешләрендә фашист һөҗүмен туктатылган. Рокоссовский җитәкчелегендә Панфилов дивизиясе Волоколамск юлында хәлиткеч мизгелдә зур фашист танк төркемен туткаткан һәм Мәскәү чиген барып җитәргә бирмәгән.

Сталинград сугышы[үзгәртү]

Сталинград сугышында Рокоссовский катнашуында "Уран" операциясе эшләнгән, шушы каршы һөҗүм нәтиҗәсендә Паулюс гаскәрен чолгап бетерелгән булган.

1943 елның 31 гыйнварында Рокоссовский гаскәрләре фельдмаршал Паулюсны, 24 алман генералны, 2500 офицерны, 90 мең гаскәрине әсирлеккә төшергән. Шушы казаныш өчен Рокоссовский Суворов ордены белән бүләкләнгән һәм Сталин Рокоссовскийне Константин Константин улы дип йөртә башлаган (Шапошниковдан соң).

Курск сугышы[үзгәртү]

Курск сугышында Рокоссовский гаскәрләре бик зур роль уйнаганнар: арт-хәзерләнү үткәреп төп фашист һөҗүмен туктаткан. Рокоссовскийнең саклау сызыгын бик нык булган һәм алманнар аны "Рокоссовский бандасы" дип йөрткән.

Курск сугышыннан соң Рокоссовский Чернигов-Припять, Гомель-Речица, Калинковичи-Мозыр операцияләрендә катнашкан.

Белоруссия операциясе – "Багратион"[үзгәртү]

Рокоссовский тарафыннан эшләнгән "Багратион" операциясе
Совет гаскәре "Багратион" операциясе нәтиҗәсендә "Майданек" концентрацион лагеренең тотканнарын азат итә
Жуков һәм Рокоссовский Берлинда, 1945 ел
Жуков, Монтгомери, Рокоссовский Бранденбург капкасы янында, 12 июль 1945 ел.

Рокоссовкийнең (бәлки бөтен Икенче Бөтендөнья сугышының) иң шөһрәтле һәм уңышлы операциясе – Беларуссияне азат итү операциясе – "Багратион".

Башта операцияне Василевский һәм Жуков белән эшләгән булган, ләкин Рокоссовский иң көтелмәгән, стандартсыз адымны тәкъдим иткән: ике төп юнәлешне бер үк вакытта һөҗүм итәргә. Сталин ике тапкыр Рокоссовскине бүлмәдән чыгарга һәм яңадан уйларга сорап ахырда аңа ышанган һәм планын раслаган.

Рокоссовский тарафыннан эшләнгән "Багратион" операциясе 1944 елның 22 июнендә башланган. 11 июлгә кадәр 105 мең фашист төркеме әсирлеккә төшерелгән инде.

Шул искиткеч уңышка Көнбатышта башта ышанмаган һәм Сталин боерыгы буенча бөтенесе алман әсирләре Мәскәү урамнары буенча барган.

Уңышлы "Багратион" операциясеннән соң Сталин Рокоссовскийне бик ихтирам итә башлаган һәм аны "Костантин Константинович" (исеме белән әтисе исеме) йөртә башлаган (Сталин Рокоссовскийдән башка тик Шапошниковны тулы исемен дип йөрткән).

Сугыш ахырында Рокоссовский Алманиядә Померания төркемен тар-мар иткән.

Җиңү Тантанасы[үзгәртү]

1945 елның 24 июнендә Сталин боерыгы буенча Рокоссовский Җиңү Тантанасы белән җитәкчелек иткән, Жуков Җиңү Тантанасын кабул иткән.

Сугыштан соң[үзгәртү]

Сугыштан соң Польшада хезмәт иткән һәм эшләгән.

1956 елда ССРБга кайткан һәм Саклау министры урынбасары (1957гә кадәр, 1958-1962) булып эшләгән.

Рокоссовский сугыш турында мәкаләрен журналда язган.

1968 едның 3 августында кысла авыруыннан үлгән, Кремль диварында күмелгән.

Истәлек[үзгәртү]

Күп шәһәрләрдә Рокоссовский исемендәге урамнар бар һәм бөек гаскәр башлыгына һәйкәлләр куелган.

Бүләкләр[үзгәртү]

  • Орден «Победа» (№ 6 — 30.03.1945)
  • 2 медали «Золотая Звезда» Героя Советского Союза (29.07.1944, 1.06.1945)
  • 7 Ленин ордены (16.08.1936, 2.01.1942, 29.07.1944, 21.02.1945, 26.12.1946, 20.12.1956, 20.12.1966)
  • Орден Октябрьской Революции (22.02.1968)
  • 6 орденов Красного Знамени (23.05.1920, 2.12.1921, 22.02.1930, 22.07.1941, 3.11.1944, 6.11.1947)
  • Орден Суворова I-й степени (28.01.1943)
  • Орден Кутузова I-й степени (27.08.1943)
  • Медаль «За оборону Москвы» (1.05.1944)
  • Медаль «За оборону Сталинграда» (22.12.1942)
  • Медаль «За оборону Киева» (21.06.1961)
  • Медаль «За победу над Германией» (9.05.1945)
  • Медаль «Двадцать лет победы в Великой Отечественной войне 1941—1945 гг.» (7.05.1965)
  • Медаль «За взятие Кенигсберга» (9.06.1945)
  • Медаль «За освобождение Варшавы» (9.06.1945)
  • «Медаль «XX лет Рабоче-Крестьянской Красной Армии»» (22.02.1938)
  • Медаль «30 лет Советской Армии и Флота» (22.02.1948)
  • Медаль «40 лет Вооружённых Сил СССР» (18.12.1957)
  • Медаль «50 лет Вооружённых Сил СССР» (26.12.1967)
  • Медаль «В память 800-летия Москвы» (12.06.1947)
  • Почётное оружие с золотым изображением Государственного герба СССР (1968)

Чит илдәге

  • Орден «Строителей Народной Польши» (Польша, 1951)
  • Орден «Виртути Милитари» I-го класса со звездой (Польша, 1945)
  • Орден «Крест Грюнвальда» I-го класса (Польша, 1945)
  • Медаль «За Варшаву» (Польша, 17.03.1946)
  • Медаль «За Одру, Нису и Балтику» (Польша, 17.03.1946)
  • Медаль «Победа и свобода» (Польша, 1946)
  • Орден Почётного легиона (Франция, 9.06.1945)
  • Военный Крест 1939—1945 (Франция, 1945)
  • Почётный Рыцарь-командор ордена Бани (Великобритания, 1945)
  • Орден «Легион Почёта» степени главнокомандующего (США, 1946)
  • Орден Боевого Красного Знамени (МНР, 1943)
  • Орден Сухэ-Батора (МНР, 18.03.1961)
  • Медаль Дружбы (МНР, 12.10.1967)
  • Медаль «За свободу» (Дания, 1947)
  • Медаль «Китайско-советской дружбы» (КНР), (1956)

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү]

  • Рокоссовский К. К. Солдатский долг. — М.: Воениздат, 1997.— 497 с., ил. — (Полководцы Великой Отечественной)
  • Рокоссовский К. К. На Берлинском и Восточнопрусском направлениях. // Военно-исторический журнал. — 1965. — № 2.
  • Рокоссовский К. К. Севернее Берлина. // Военно-исторический журнал. — 1965. — № 5.
  • Рокоссовский К. К. На Волоколамском направлении. На северных подступах к столице. // Военно-исторический журнал. — 1966. — № 11—12.
  • Рокоссовский К. К. Победа на Волге. // Военно-исторический журнал. — 1968. — № 2.
  • Рокоссовский К. К. На Центральном фронте зимой и летом 1943 года. // Военно-исторический журнал. — 1968. — № 6.
  • Рокоссовский К. К. Письмо главному редактору «Военно-исторического журнала» В. А. Мацуленко. // Военно-исторический журнал. — 1992. — № 3.
  • Кардашов В. И. Рокоссовский. — 3-е изд. — М.: Мол.гвардия, 1980.— 446 с., ил. — (Жизнь замечательных людей)
  • Соколов Б. В. Рокоссовский. — М.: Мол. гвардия, 2010. — 525 с., ил. — (Жизнь замечательных людей)
  • Носкова А. Ф. К. К. Рокоссовский в Польше. 1949—1956 гг.:неизвестные страницы биографии / Studia polonica. К 70-летию Виктора Александровича Хорева.- М.: «Индрик», 2002.- С.79-94.
  • Маршал двух народов. Варшава:, 1980.