Ватандашлар сугышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Америка ватандашлар сугышының Геттисббург бәрелешеннән (ингл.) соң, 1863
Flag of Russia.svg/Russian coa 1917.svg Русия республикасы (ингл.) демократик хөкүмәтенә каршы фетнә күтәргән коммунистларны хөкүмәтне үз кулларына алуына китергән Русия ватандашлар сугышына багышланган Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union.svg ССРБ маркасы

Бер дәүләт эчендәге[1], сирәгрәк элек бердәм дәүләтнең өлеше булган ике милли дәүләткә бүленгән[2] оешкан кеше төркемнәре арасында зур маштаблы сугышка ватандашлар сугышы диләр.

Тарафларның максаты, гадәттә, агымдагы хөкүмәтне үз сәясәтен үзгәртергә өтәрү, илдә яки аның аерым регионында хәкимиятне үз кулга алу, яки регионны бәйсез дәүләт дәрәҗәсенә чыгару[1].

Термин б.э.к. I гасыр Рим республикасындагы ватандашлар сугышларын (ингл.) билгеләү өчен кулланган латинча bellum civileдан калька.

Ватандашлар сугышы билгеләре: сугышта катнашкан ике ягын да дәүләти хәрби-сәяси структура үзлекләре булуы, вәзгыятькә бәйлә вакыйгаларның дәүләтнең бар өлешләренә тәэсир итүе, сугышның озын вакыт дәвам итүе, халыкның барлык катламнарның катнашу.

1991 елда Эфиопия ватандашлар сугышының (ингл.) азагында фетнәчеләр አዲስ አበባ Аддис-Абеба шәһәренә кергәч Т-62 танкының калдыклары

Ватандашлар сугышлары күп санлы кешеләрнең хәлак булуына (ингл.) һәм зур күләмендә файдалы ресурсларның юк ителүенә китерә ала.[3]

ONLF flag.svg Огаден Милли Азатлык Фронты (ингл.) фетнәчеләре төркеме, Хәбәшстан байрагы Хәбәшстан, 2006

1900-1944 еллар арасында барлыкка килгән ватандашлар сугышлары уртача алганда 1,5 ел дәвам итсә, Икенче бөтендөнья сугышының бетүеннән соң барлыкка килгәннәренең озынлыгы 4 елдан озагракка үсте. 1945 елдан соң урын алган ватандашлар сугышларында 25 миллионнан артык кеше хәлак булды, тагын да күбрәкләре яшәгән җирләреннән көчләп күченүгә (ингл.) дүчар булды. Өстәмә буларак, ватандашлар сугышлары икътисади коллапска китерә; Мьянма байрагы Мьянма, Уганда байрагы Уганда һәм Ангола байрагы Ангола ватандашлар сугышларга чумган алдыннан киләчәкләре өметле дип саналган илләрнең үрнәкләре булып торалар.[4] Бәрелешләр нәтиҗәсендә елга 1000 кеше хәлак булу критерие күзлегеннән караганда, 1816 белән 1997 еллар арасында 213 ватандашлар сугышы урын алды, алардан 1944-1997 арасындагылар саны - 104.[3]

Collier-Hoeffler моделендәге ватандашлар сугышы сәбәпләре[үзгәртү]

Ватандашлар сугышы сәбәпләренә тикшерүләр алып барган галимнәр бер-берсенә каршы булган - ачкүзлелек яки канәгәтьсезлек (ингл) теорияләренә тартылалар. Академик анализ ватандашлар сугышының кубарылуын фаразлауда җәмгыятьнең икътисади хәле һәм икътисади структурага бәйле факторлар кемлеккә бәйлеләргә әһәммиятлерәк булуын яклый.[5]

21 нче гасыр башында Бөтендөнья банкы теркеме ватандашлар сугышларны җентекләп өйрәнгәннәр иде. The study framework, which came to be called the Collier-Hoeffler моделе дип билгеле булган тикшеренү 1960-1999 еллар арасында төрле илләрдә ватандашлар сугышлары урын алган һәм ватандашлар сугышлары булмаган биш еллык интервалларны билгеләп, аларны регрессион анализ ярдәмендә төрле факторларның тәэсирен тикшергәннәр иде. Берәр 5 яшьлек интервал эчендә ватандашлар сугышы кубачагы ихтималына статистика күзлегеннән тәэсире сизелерлек булган факторлар арасына кергәннәре:[6]

Финанслауның булуы
Баш күтәрү/күтәрмәүнең отышлылыгы
Хәрби өстенлек
Канәгәтьсезлек
Халык саны
Соңгы баш күтәрүеннән соң узган вакыт

Башка сәбәпләр[үзгәртү]

Эволюцион психологы (ингл.) Сатоши Каназава (ингл.) төркемара низагларның әһәммиятлә сәбәпләрдән берсе - бала таба алырлык яшьтәге хатын кызларның чагыштырмача саны була алганын ассызыклады. Анын тикшеренүләре күрсәткәненчә, күпхатынлылык дәүләтара сугышлардан аермалы буларак, ватандашлар сугышларының ешлыгын үсүенә нык тәэсир итә.[7] Гледич төркеме уздырган тикшерүләре, күпхатынлылык таралган этник төркемнәр очрагында ватандашлар сугышларының ешлыгы югарырак булуын күрсәтмәсә, полигамия рәсмиләштерелгән милләтләр очракларында шундый бәйләнешнең күзәтелгәнен раслады. Алар бу феномен полигамияга караганда, мисогиния (en:misogyny) белән яхшырак аңлатыла дип нәтиҗәгә килгәннәр. Ватандашлар сугышларының ешлыгы әзәю җәмгыятьтәге кыз-хатыннарының хокукларына ихтирам дәрәҗәсе үсүе белән аңлатылганың, боларның гарантияләре булган очракта, полигамияның рәсмиләштерелү-рәсмиләштерелмәве бернинди йогынты ясавамын ассызыкладылар.[8]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 en:James Fearon, "Iraq's Civil War" in en:Foreign Affairs, March/April 2007. For further discussion on civil war classification, see the section "Formal classification".
  2. Nations, Markets, and War: Modern History and the American Civil War | Book Reviews, EH.net. «Two nations [within the U.S.] developed because of slavery.» October 2006. Retrieved July 2009.
  3. 3,0 3,1 Ann Hironaka, Neverending Wars: The International Community, Weak States, and the Perpetuation of Civil War, Harvard University Press: Cambridge, Mass., 2005, p. 3, ISBN 0-674-01532-0
  4. Hironaka (2005), pp. 1-2, 4-5
  5. See, for example, Hironaka (2005), pp. 9-10, and Collier, Paul, Anke Hoeffler and Nicholas Sambanis, "The Collier-Hoeffler Model of Civil War Onset and the Case Study Project Research Design," in Collier & Sambanis, Vol 1, p. 13
  6. Collier & Sambanis, Vol 1, p. 17
  7. Калып:Cite doi
  8. Калып:Cite doi

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]